Аурупа илләре арасында эстрада җыры бәйгесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Eurovision җыр бәйгесé (ингл. Eurovision Song Contest; фр. Concours Eurovision de la chanson, татар теленә Аурукүренү дип тәрҗемә итәргә була, ләкин кайбер очракта vision — күзәтү, күрсәтү, мәгънә, караш итеп тәрҗемә ителә[1], рус. Евровидение) — Европа илләре арасында эстрада җыры бәйгесе.
Eurovision җыр бәйгесе | |
Жанр | |
---|---|
Автор | |
Җитештерүче |
Европа тапшырулары берлеге (АТБ) |
Баш тема |
Te Deum (Шарпантье) (кереш Marche en rondeau) |
Композитор |
Марк Антуан Шарпантье |
Беренче тапшыру | |
Соңгы тапшыру |
май, 2018 |
Алып бару | |
Ссылки | |
Рәсми сайт |
Һәр илдән берәр кеше яисә алты кешедән күбрәк булмаган төркем катнаша. Җыр озынлыгы 3 минуттан күбрәк булырга тиеш түгел. Җыр яңгыраганнан соң җиңүчене табыр өчен барлык илләр тавыш бирә.
Бәйге 1956 елдан бирле үткәрелә. Соңгы вакытта бәйге аудиториясе — 100 миллионнан 600 миллионга кадәр. Eurovision җыр бәйгесе Европадан тыш күрсәтелә, мәсәлән Казакъстан, Австралия, Канада, Кыргызстан, Мисыр, Һоңкоң, Һиндистан, Үрдүн, Лөбнан, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Вьетнам һәм АКШ кебек илләрдә.
Eurovision җыр бәйгесе анда катнашкан артистларның танылуына сизелерлек йогынты ясады. Мәсәлән, легендар «АББА» (ABBA, Швеция — 1974)[2], «Чыңгызхан» (Dschinghis Khan, Алмания — 1979)[3] һәм җырчы Селин Дион (Швейцария — 1988)[4] җыр фестивалендә триумфаль чыгышлардан соң бөтен дөньяга танылдылар[5][6].
Бәйге кабул итүче илләрнең туристларны җәлеп итү мөмкинлеген киңәйтә. Мәсәлән, 2005 нче елда Украина Европа Берлеге илләрендә яшәүчелар өчен гадәти visa алу кагыйдәләрен үзгәртә.[7]
Яңа бәйгегә әзерләнүне җиңгән ил балтыргы бәйгедән соң берничә атна үткәч үк башлый. Гадәттә бәйгене үткәрүче шәһар — илнең яисә берәр административ берәмлекнең башкаласы. Ике иң зур тамаша Даниянең башкаласы Коппенгагенда (2001, якынча 38 000 тамашачы) һәм Алмания шәһәре Дүсселдорфта (2011, 36 500 тамашачы) үтте. Бәйгене үткәрүче иң кечкенә берәмлек дип Ирландиядаге Миллстрит (Ирландия) санала. Бу авылда 1993 елда якынча 1 500 кеше яши иде.
Үткәрү урынын сайлаганда кунакханәләр санына, матбугат чаралары өчен уңай шартлар тудыруына зур игътибар бирелә. Мисал буларак, 2005 нче елда Киевта кунакханәләр саны җитмәү сәбәпле, оештыручылар Украина хөкүмәтен рәсми вәкилләр өчен урыннар булмавында гаепләде.
Беренче ике концерт Швейцария белән Алманиядә үткәч, киләсе бәйгеләрне җиңүче илләрдә оештырырга карар кабул ителә. 1957 нче елда Нидерланд иле җиңгәч, 1958 нче елгы бәйге шунда үтте. Биш очрактан башка, барлык елларда да әлеге кагыйдә бозылмады.
Искәрмәләр:
2015 нче елдан башлап Австралия катнашуы сәбәпле, кагыйдәләргә әлеге дәүләт җиңсә дә, бәйге анда үткәрелмәячәк дигән үзгәрешләр керде.
Элеккеге логтип Төркиядә 2004 нче елда бәйгенең визуаль аермалыгын булдыру максатыннан тәкъдим ителгән иде. Логотипның йөрәк элементы эченә хуҗа илнең байрагы куела. Ел саен кабул итүче дәүләт өстәмә темаларны һәм шигарьләрне башкара.
Ун елдан соң, ягъни 2014 тә, логотип бераз үзгәртелде. Яңа логотип беренче тапкыр 2015 нче елда, бәйгенең 60 еллык юбилеенда кулланылды.
2002 нче елдан башлап, һар бәйгенең диярлек (2009 елдан башка) үзенең шигаре бар. Шигарьгә туры китерелеп, визуаль темалар да ясала.
Ел | Кабул итүче ил | Шәһәр | Шигарь (тема) |
---|---|---|---|
2002 | Эстония | Таллин | Заманча әкият (A Modern Fairytale) |
2003 | Латвия | Рига | Тылсымлы очрашу (Magical Rendezvous) |
2004 | Төркия | Истанбул | Бер күк астында (Under The Same Sky) |
2005 | Украина | Киев | Уяну (Awakening) |
2006 | Юнан иле | Афин | Ритмны сиз! (Feel The Rhythm!) |
2007 | Финляндия | Һелсинки | Чын хыял (True Fantasy) |
2008 | Сербия | Белград | Тавыш берләшүе (Confluence of Sound) |
2010 | Норвегия | Осло | Мизгелне уртаклаш (Share The Moment) |
2011 | Алмания | Дүсселдорф | Йөрәк тибүеңне сиз! (Feel Your Heart Beat!) |
2012 | Әзербайҗан | Баку | Үз утыңны яндыр! (Light Your Fire!) |
2013 | Швеция | Малмө | Без бергә (We Are One) |
2014 | Дания | Коппенһаген | #БезгәКушыл (#JoinUs) |
2015 | Австрия | Вена | Күперләр салып (Building Bridges) |
2016 | Швеция | Стокһольм | Берләшегез (Come Together) |
2017 | Украина | Киев | Төрлелек бәйрәме (Celebrate Diversity) |
2018 | Португалия | Лиссабон | Бортка! (All Aboard!) |
2019 | Исраил | Тель-Авив | Хыялланырга җөрьәт ит (Dare To Dream) |
2020 | Нидерланд | Роттердам | Ачыл (Open up) |
"Eurovision атнасы" бәге үтә торган атнаны билгеләү өчен куллана. Җанлы шоу буларак, Eurovision бихисап репетицияләр үткәрә. 2008 нче еллан бирле шоу 3 өлешетән тора: гадәттә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичләрендә үтә торган ике ярымфинал һәм шимбә кичендәге финал). Һәр өлеш ахырыннан соң матбугат конференцияләре үза.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.