From Wikipedia, the free encyclopedia
Молдова Республикасы (Молдова; рум. Republica Moldova/Република Молдова, Moldova/Молдова) — Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.
Молдова | |
рум. Republica Moldova | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 27 август 1991[1] |
---|---|
Рәсми исем | Republica Moldova, Republiken Moldavien[2] һәм República da Moldova[3] |
Кыскача исем | 🇲🇩 |
Гомер озынлыгы | 71,61 ел[4] |
... хөрмәтенә аталган | Молдова кенәзлеге[d] |
Демоним | moldáv, Moldavian, Moldovan, Moldovano, Moldavänan, مولدوفي, مولدوفية, مولدوفيون, moldau, moldava, moldaus, молдаванин, молдаванка, молдаване[5], מולדובי, מולדובית, moldoveni, moldovean, moldoveancă, মলদোভীয়, moldavo, moldava, moldavi, moldave, moldovan, moldavu, moldava, Moldave[6], moldava, moldave, moldavi, moldavo, moldavo, Moldauer, مولدوڤي, مولدوڤية, مولدوڤيين, مولدوڤيات һәм Moldóvach[7] |
Рәсми тел | румын теле[1][8] |
Гимн | Молдова гимны |
Мәдәният | культура Молдавии[d] |
Шигарь тексты | Discover the routes of life һәм Dewch i Ddarganfod Taith Bywyd |
Дөнья кисәге | Европа[9] |
Дәүләт | Молдова |
Башкала | Кишинёв |
Сәгать поясы | UTC+02:00 |
Иң көнчыгыш ноктасы | 46°24′49″ т. к. 30°09′44″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 48°29′ т. к. 27°35′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 45°28′08″ т. к. 28°12′47″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 48°16′27″ т. к. 26°37′01″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Moldova.map |
Иң югары ноктасы | Баланешты[d] |
Иң түбән ноктасы | Днестр |
Идарә итү формасы | парламент республикасы[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Молдова президенты[d] |
Ил башлыгы | Майя Санду |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Молдова премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Дорин Речан[10] |
Канунбирү органы | Молдова парламенты[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Италия, Германия, Беларусь, Украина, Словения, Австрия, Дания, Румыния, Испания, Швейцария, Аурупа Берлеге, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Швеция, Россия, Греция, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[11], Маҗарстан һәм Кытай |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Аурупа шурасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Евроконтроль[d], Интерпол[12][13], ХКТО[d][14][15], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[16], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[17][18], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][19], Франкофония[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[20], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[21], БДБ, ГУАМ[d], БДБ Ирекле сәүдә зонасы[d] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][22] |
Рәсми бәйрәм | Молдова бәйсезлеге көне[d] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Халык саны | 2 603 813 (2022) |
Ир-ат халкы | 1 266 405[23], 1 251 834[23], 1 232 180[23] һәм 1 208 783[23] |
Хатын-кыз халкы | 1 397 819[23], 1 383 296[23], 1 363 630[23] һәм 1 330 111[23] |
Административ бүленеше | Новоаненский район[d], Бессарабский район[d], Бричанский район[d], Кагульский район[d], Кантемирский район[d], Каларашский район[d], Каушанский район[d], Чимишлийский район[d], Криулен районы[d], Дондюшанский район[d], Дрокиевский район[d], Дубоссарский район[d], Единецкий район[d], Фалештский район[d], Флорешт районы[d], Глодянский район[d], Хынчештский район[d], Яловенский район[d], Леовский район[d], Ниспоренский район[d], Окницкий район[d], Оргеевский район[d], Резинский район[d], Рышканский район[d], Сынжерейский район[d], Сорокский район[d], Страшенский район[d], Шолдынешт районы[d], Штефан-Водский район[d], Тараклийский район[d], Теленештский район[d], Унгенский район[d], Кишинёв[d], Муниципий Бельцы[d], Bender Municipality[d], Gagauziä һәм Днестр сул яр буе административ-территориаль берәмлекләре[d] |
Акча берәмлеге | Молдова лее[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 13 692 230 147 $[24] һәм 14 420 947 884 $[24] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,767[25] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,711[26] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3 ± 1 процент[27] |
Нәрсә белән чиктәш | Украина һәм Румыния |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][28] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[29] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][29] һәм Schuko[d][29] |
Әүвәлгесе | Молдавия Совет Социалистик Республикасы |
Алыштырган | Молдавия Совет Социалистик Республикасы һәм СССР |
Кулланылган тел | румын теле, рус теле, гагауз теле һәм молдован ишарә теле[d] |
Мәйдан | 33 843,5 км²[30] |
Рәсми веб-сайт | moldova.md(рум.)(ингл.)(рус.) |
Һәштәге | Moldova |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .md |
Тематик география | Молдова географиясе[d] |
Тимер юл хәрәкәте ягы | уң[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Government Open Data Portal Moldova[d] |
Феноменның икътисады | Молдова икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Молдова халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 75 391[31] |
Джини коэффициенты | 26[32] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 20 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,256[33] |
Шәһәр халкы | 1 138 316[23], 1 129 127[23], 1 116 146[23] һәм 1 096 117[23] |
Авыл халкы | 1 525 908[23], 1 506 003[23], 1 479 663[23] һәм 1 442 777[23] |
Демократия индексы | 5,78[34] |
BTI Governance Index | 3,5[35], 4,46[35], 4,49[35], 5,39[35], 5,5[35], 5,31[35], 5,15[35], 4,89[35] һәм 4,99[36] |
BTI Status Index | 5,06[35], 5,93[35], 5,79[35], 6,24[35], 6,33[35], 5,96[35], 5,78[35] һәм 5,91[36] |
Туым күрсәткече | 12,894[23], 12,481[23], 12,432[23] һәм 12,148[23] |
Үлем күрсәткече | 13,089[23], 14,445[23], 16,36[23] һәм 16,609[23] |
Happy Planet Index score | 51[37] |
Илнең мобиль коды | 259 |
Илнең телефон коды | +373 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d] |
Илнең GS1 коды | 484 |
Номер тамгасы коды | MD |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 214 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Молдовада җирләнгәннәр[d] |
Молдова Викиҗыентыкта |
2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).[38]
Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле[39].
Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.
Молдова Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.
Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.
Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.
Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5…22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.
Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.
XIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.
1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.
XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.
1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.
1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.
1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 1989—1992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.
1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.
Халык | 1959[40] | 1970[41] | 1979[42] | 1989[43] | 2004,[44] Молдова |
2004,[45] ДМР |
2004, Барлык | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с.1 | % | К. с.2 | % | К. с.2 | % | |
молдаваннар | 1 886 566 | 65,4% | 2 303 916 | 64,6% | 2 525 687 | 63,9% | 2 794 749 | 64,5% | 2 564 849 | 75,8% | 177 382 | 31,9% | 2 742 231 | 69,6% |
украиннар | 420 820 | 14,6% | 505 730 | 14,2% | 560 679 | 14,2% | 600 366 | 13,8% | 282 406 | 8,3% | 160 069 | 28,8% | 442 475 | 11,2% |
руслар | 292 930 | 10,2% | 414 444 | 11,6% | 505 730 | 12,8% | 562 069 | 13,0% | 201 218 | 5,9% | 168 678 | 30,4% | 369 896 | 9,4% |
гагаузлар | 95 856 | 3,3% | 124 902 | 3,5% | 138 000 | 3,5% | 153 458 | 3,5% | 147 500 | 4,4% | 4 096 | 0,7% | 151 596 | 3,8% |
румыннар | 1 663 | 0,1% | 1 581 | ~0,0% | 1 657 | ~0,0% | 2 477 | 0,1% | 73 276 | 2,2% | ? | ? | ~73 276 | ~1,9% |
болгарлар | 61 652 | 2,1% | 73 776 | 2,1% | 80 665 | 2,0% | 76 005 | 2,0% | 65 662 | 1,9% | 13 858 | 2,5% | 79 520 | 2,0% |
башкалар | 124 990 | 4,3% | 143 694 | 4,0% | 137 338 | 3,5% | 52 485 | 1,4% | 48 421 | 1,4% | 31 264 | 5,6% | ~79 685 | ~2,0% |
барлык | 2 884 477 | 100,0% | 3 568 873 | 100,0% | 3 949 756 | 100,0% | 4 335 360 | 100,0% | 3 383 332 | 100.0% | 555 347 | 100.0% | 3 938 679 | 100.0% |
АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[46]. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [47].
Исем | Үзәк | Мәйдан (км²) | Халык саны (2011) | Халык тыгызлыгы | ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Анений Ной районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной) | Анений Ной | 892 | 83,100 | 93.2 | 45 |
Басарабәска районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска) | Басарабәска | 295 | 29,200 | 99.0 | 10 |
Бричени районы (Raionul Briceni/Районул Бричень) | Бричени | 814 | 75,300 | 92.5 | 39 |
Каһул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул) | Каһул | 1,546 | 124,800 | 80.7 | 56 |
Кантимер районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир) | Кантимер | 870 | 62,800 | 72.2 | 51 |
Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь) | Калараш | 753 | 78,800 | 104.6 | 54 |
Кэушени районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень) | Кэушени | 1,163 | 92,300 | 79.3 | 48 |
Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимишлия) | Чимишлия | 923 | 61,700 | 66.8 | 39 |
Криулени районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень) | Криулени | 688 | 73,100 | 106.2 | 43 |
Дондушени районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень) | Дондушени | 645 | 45,100 | 70.0 | 30 |
Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия) | Дрокия | 1,000 | 90,100 | 90.1 | 40 |
Дубэсари районы[48] (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь) | Дубэсари | 309 | 35,200 | 113.9 | 15 |
Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец) | Единец | 933 | 82,900 | 88.9 | 49 |
Фэлешти районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть) | Фэлешти | 1,073 | 92,600 | 86.3 | 76 |
Флорешти районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть) | Флорешти | 1,108 | 90,000 | 81.2 | 74 |
Глодени районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень) | Глодени | 754 | 61,900 | 82.1 | 35 |
Хынчешти районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть) | Хынчешти | 1,484 | 122,000 | 82.2 | 63 |
Яловени районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень) | Яловени | 783 | 99,100 | 126.5 | 34 |
Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова) | Леова | 775 | 53,800 | 69.4 | 39 |
Ниспорени районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень) | Ниспорени | 630 | 66,800 | 106.0 | 39 |
Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница) | Окница | 597 | 56,100 | 94.0 | 33 |
Орһей районы (Raionul Orhei/Районул Орхей) | Орһей | 1,228 | 125,900 | 102.5 | 75 |
Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина) | Резина | 621 | 52,600 | 84.7 | 41 |
Рышкани районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань) | Рышкани | 936 | 70,000 | 74.8 | 55 |
Сынҗерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей) | Сынҗерей | 1,033 | 93,400 | 90.4 | 70 |
Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока) | Сорока | 1,043 | 100,400 | 96.3 | 68 |
Стрэшени районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень) | Стрэшени | 730 | 91,300 | 125.1 | 39 |
Шолдэнешти районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть) | Шолдэнешти | 598 | 43,300 | 72.4 | 33 |
Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ) | Штефан-Водэ | 998 | 71,900 | 72.0 | 26 |
Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия) | Тараклия | 674 | 44,200 | 65.6 | 26 |
Теленешти районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть) | Теленешти | 849 | 74,200 | 87.4 | 54 |
Унгени районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень) | Унгени | 1,083 | 117,400 | 108.4 | 74 |
Исем | Үзәк | Мәйдан (км²) | Халык саны (2011) | Халык тыгызлыгы | ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Бэлци (Bălţi/Бэлць) | Бэлци | 78 | 148,900 | 1909.0 | 3 |
Бендер (Bender/Бендер)[49] | Бендер | 97 | 101,000 | 1041.2 | 2 |
Кишенәү (Chişinău/Кишинэу) | Кишенәү | 635 | 789,500 | 1243.3 | 35 |
Исем | Үзәк | Мәйдан (км²) | Халык саны (2011) | Халык тыгызлыгы | ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Гагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия) | Комрат | 1,832 | 160,700 | 87.7 | 35 |
Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)[49] | Тирасполь | 4,163 | 518,700 | 124.6 | 147 |
Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.
Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).
Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.