Салихов — төрки фамилия. Гарәп теленнән кергән Салих (гарәп. صالح: яхшы, изге эш кылучы) яки пәйгамбәр (Салих) исеменнән ясалган.
- Альберт Салихов (1962), IV чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.
- Әхәт Салихов:
- Әхәт Салих улы Салихов (1938), Казан дәүләт аграр университеты профессоры.
- Әхәт Гобәй улы Салихов (1966), Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) бүлек мөдире, Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреаты (2013).
- Әхәт Салих улы Салихов (1915, хәзерге Сарман районы Әлмәт авылы ― 4.3.1945, Польша, Слуп воеводалыгы, Штарзен), Бөек Ватан сугышында яраланып, вафат булган кызылармияче.
- Бадыйк Салихов (1910—1956), Дан орденының тулы кавалеры.
- Гатаулла Салихов (1924—2012), пулеметчы, өлкән лейтенант, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Данил Салихов (1958), драматург, ТР язучылар берлеге рәисе (2016 елдан), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2000).
- Җәүдәт Салихов (1959), ТР президенты иминлек хезмәте башлыгы (1998—2002), ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе (2002—2010), ТР суд департаменты идарәсе җитәкчесе (2012 елдан). Х. М. Салиховның энесе.
- Илдар Салихов (1941), табиб-терапевт, фән докторы.
- Илгиз Салихов (1953), 2003 елдан «Татнефть» ААҖ «Норлатнефть» НГДУ башлыгы.
- Ирек Салихов (1927), табиб-хирург, фән докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1975).
- Кев Салихов (1936), физик, фән докторы, ТР ФА академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе (1995), Ленин премиясе (1986).
- Маркис Салихов (Миркас Салихов, 1896—1958), генерал-майор (1940).
- Мидхәт Салихов (1923—1994), Советлар Берлеге Каһарманы (1944), генерал-лейтенант (1985).
- Мәхәммәтшакир Салихов (?—1929), педагог, тел белгече, фольклорчы.
- Радик Салихов
- Радик Салихов (1965), тарихчы, академик. Р. Г. Салиховның улы.
- Радик Салихов (1989), спортчы (футбол, ярымсакчы)[1]
- Рафаэль Салихов (1932—2017), театр актёры. БР халык артисты (1993) (Салават)
- Рим Салихов (1937), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, АДПИ профессоры.
- Фәнәви Салихов (1957), опера җырчысы, педагог, профессор (2008). РФ атказанган (2008), БР халык (2003) артисты.
- Харис Салихов (Харис Салихҗан, 1927), дин эшлеклесе, Тукай бүләге (2017).
- Хафиз Салихов (1950), ТР сәүдә министры (1998—2007).
- Һарун Салихов (1913―1971), физика-математика фәннәре докторы, профессор.
- Һибәтулла Салихов (Һибәтулла Салихбаттал, 1794—1867), татар шагыйре, дин эшлеклесе.
- Энмарк Салихов (1934), композитор, Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) (Ташкәнт).
- Эсед Салихов (1919—1944) — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Салихова
- Лидия Салихова (1983 елны туган) — азәрбайҗан спортчысы.
- Роза Салихова
- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.