From Wikipedia, the free encyclopedia
Радик Салихов, Радик Рим улы Салихов (1965 елның 10 апреле, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Купай) — тарих фәннәре докторы (2006), ТР ФА академигы (2016), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2008), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2016). 2011—2020 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, 2020 елның 19 октябреннән[1] директор (9 июньнән директор в. б.)[2].
Радик Салихов | |
---|---|
Туган телдә исем | Радик Рим улы Салихов |
Туган | 10 апрель 1965 (59 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Купай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы, академик |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
1965 елның 10 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Купай авылында туган. Әтисе — район газетасы журналисты, соңрак Алабуга дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Рим Гариф улы Салихов (1937 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туган). Әнисе — башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Семен кызы. Бертуганы Марат[3][4]. Радик Рим улы Казан дәүләт университетының филология факультетын (1989), Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасын (1994) тәмамлаган. Архив-эзләнү эшләренең үзенчәлеген белә, фән белән студент эскәмиясеннән үк шөгыльләнә. XVIII — XX гасырлар башындагы татар халкы тарихының күп кенә проблемалары буенча әйдәп баручы белгеч булып тора[5].
«XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Казанның татар буржуазиясенең иҗтимагый-реформатор эшчәнлеге» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына (1998), «Россия империясенең татар буржуазиясе: җәмгыять һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр (XIX гасырның икенче яртысы — ХХ гасыр башы)» темасына тарих фәннәре докторлыгына (2006)[6] диссертацияләр яклаган. 2011 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп, 2016 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[7].
1989—1990 елларда — Казан шәһәренең 11нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1990—1997 елларда — ТР ФА Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының һәйкәлләр җыентыгы бүлегенең кече, фәнни һәм өлкән фәнни хезмәткәре.
1997—2007 елларда — ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, 2007—2011 елларда — яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге мөдире.
2011—2020 елларда — ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары. 2020 елның 9 июненнән — директор в. б.[8][9].
Татар эшкуарлыгы тарихын, мөселман җәмгыятьләренең, торак пунктларның һәм татар халкының тарихын һәм Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү.
Татар халкының рухи һәм матди мәдәният һәйкәлләрен, XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы татар җәмгыятенең социаль структурасын, җәдитчелекнең мөселман җәмгыятенә йогынтысы, милли сәүдә-сәнәгать сыйныфы барлыкка килү проблемалары, төбәкнең икътисадый тарихы, шулай ук Татарстан Республикасының тарихи һәм заманча территориаль геральдикасын, төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алабуга һәм Казан шәһәрләренең 1000 еллыгын фәнни нигезләгән тикшеренү төркеменә кергән.
Казанның меңьеллыгына багышланган берничә фәнни һәм фәнни-популяр басманың (шул исәптән, «Казан шәһәренең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыентыгы», «Казан тарихы», «Казанның тарихи мәчетләре», «Тартарика» сериясенең 3 томы) авторларыннан һәм җаваплы мөхәррирләреннән берсе була.
2007—2009 елларда Р. Р. Салихов «Инкыйлабка кадәрге Россиядә эшмәкәрлек элиталары: XIX гасырда — XX гасыр башында этноконфессиональ структурасы һәм төбәкләрдә үсеше» (Рейн университеты (Бонн), РФ ФА Тарих институты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә) проектында катнаша.
Р. Р. Салихов — Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, ТР милли музее, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы Гыйльми шуралары әгъзасы, ТР Министрлар Кабинеты Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-методик шура әгъзасы, Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең фәнни-методик шурасы әгъзасы, ТР мәдәният министрлыгының монументаль сәнгать комиссиясе әгъзасы[10].
Аның фәнни җитәкчелегендә 8 тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация якланган. 8 монография, 80 нән артык фәнни мәкалә авторы.
1996—2001 елларда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» канунны гамәлгә ашыру буенча республика ономастик комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстанның географик объектлары атамаларын дәүләти җайга салу һәм стандартлаштыру өлкәсендә канун проектларын әзерләү төркеме әгъзасы булып тора. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе әгъзасы булып эшли.
2002—2006 елларда ТР Президенты каршындагы Геральдика шурасы җаваплы сәркатибе, 2006 елдан Геральдика шурасы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара[11].
Төп фәнни хезмәтләре |
---|
|
Әтисе ― Рим Гариф улы Салихов, филология фәннәре докторы, профессор, Алабуга дәүләт педагогика институтының (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) татар филологиясе кафедрасы мөдире, әнисе Светлана Семен кызы ― башлангыч сыйныф укытучысы. Бертуганы Марат. Хатыны ягыннан туганнары: Рөстәм Габәшев (1941―2010), археолог, неолит чоры белгече, тарих фәннәре кандидаты. Рөстәмнең әтисе ― Солтан Габәши (1891―1942), татар композиторы, музыка теоретигы. Солтанның әтисе ― Хәсәнгата Габәши (1863―1936), дин әһеле, тарихчы.
Олы улы Марат Мәскәүдәге Россия икътисад мәктәбе[d] (РЭШ) профессоры [14], Мәскәү өлкәсендәге «Сколково» идарә мәктәбе[d] доценты [15].
Кече улы Рәшит МГИМО юридик факультетында магистратура тәмамлый[16].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.