Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рамил Хәйретдинов, Рамил Равил улы Хәйретдинов, рус. Хайрутдинов Рамиль Равилович (1964 елның 16 июне, ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы) — тарихчы галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры (2013―2024), тарих фәннәре кандидаты (1993), доцент, кафедра мөдире. ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2016) лауреаты.
Рамил Хәйретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Равил улы Хәйретдинов |
Туган | 16 июнь 1964 (60 яшь) ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы |
Яшәгән урын | Меридиян урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан Кирмәне һәм К(И)ФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
1964 елның 16 июнендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетын «бик яхшы»га (1986), КДУ аспирантурасын (1989) тәмамлаган. «XVIII гасыр азагы — XIX гасырның беренче чиреге Казан губернасы авылы белән идарә итү» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993, фәнни җитәкчесе Миркасыйм Госманов). «Татарстан республикасында мәдәни мирасны саклау. 1920-1950 еллар» темасына докторлык диссертациясе әзер[2].
2024 елның апрелендә акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп, кулга алынган[3]. Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры в.б. итеп Раил Равил улы Фәхретдинов билгеләнгән.
130 фәнни публикация авторы, шул исәптән XVIII-XIX гасырларда Казан краенда җирле идарә, татар халкы тарихын, ядкарьләрен өйрәнү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханилары тарихына багышланган 20 китап һәм күмәк монография (Р.Р. Салихов белән берлектә) авторы.
1996-2001 елларда ТР ономастика комиссиясе рәисе.
1997 елдан РФ территориясендәге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләрен табу, өйрәнү, паспортлаштыру экспедицияләре катнашучысы һәм җитәкчесе.
Мәдәни кыйммәтләр буенча аттестация үткән федераль белгеч-эксперт.
2006 елдан ТР президенты каршындагы Геральдика шурасы рәисе (2002 елдан рәис урынбасары).
2013 елдан Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге шурасы рәисе.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.