Алабуга шәһәренең дәүләт югары уку йорты From Wikipedia, the free encyclopedia
Алабуга дәүләт педагогика университеты (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) — Алабугада 1952 елдан институт буларак эшләп килгән педагогик юнәлешле югары уку йорты.
Эшләү еллары | 1939 |
---|---|
Ректор | Илшат Гафуров Елена Мерзон (филиал директоры) |
Адрес | 423604, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ., Казан урамы, 89 |
Сайт | kpfu.ru/elabuga |
1903-1918 елларда — Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы, 1930нчы елларда — педучилище, 1928 елдан — педтехникум, 1939 елда — укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. 150 студент белем ала торган ике факультетлы институт буларак эшли башлый. Аның экспонатларга бай музей материаллары шул хакта дәлилле һәм образлы итеп сөйли.
АДПУ бүгенге көндә Татарстан, Русиянең алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора. Алты факультетта студентлар белем ала. Институт үз диварларыннан 25 меңләп укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында 15 РСФСР, 40 тан артык Татарстанның атказанган укытучысы, 200 гә якын Русиянең Мәгариф отличнигы бар.
Бүгенге көндә АДПУга 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 7 музей, агробиология станциясе, 20ләп лаборатория, спорткомплекс, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак керә. Укытучылар саны - 250.
2011 елның 2 февралендә уку йорты Казан (Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган.
Моны да карагыз: Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.