From Wikipedia, the free encyclopedia
Наилә Вәлитова, Вәлитова Наилә Минһаҗ кызы (15 март 1946 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара эшчеләр бистәсе) – матур әдәбият тәрҗемәчесе, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1989 елдан),[1] Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында редактор.
Тугач бирелгән исеме: | Вәлитова Наилә Минһаҗ кызы |
---|---|
Туу датасы: | 15 март 1946 (78 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | тәрҗемәче |
Иҗат итү еллары: | 1970-еллар — х. в. |
Иҗат итү теле: | татарча |
Премияләр: | Татарстан Республикасының Мактау грамотасы |
Яшәү җире | Казан |
1946 елның 15 мартында Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә туа. 1954 елда әтисе Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына колхоз рәисе итеп билгеләнгәч, гаиләләре белән шунда күченеп китәләр. Наилә Иж-Бубыйдагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1963 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. Аны 1968 елда тәмамлый һәм Иж-Бубыйга укытучы булып эшләргә кайта.
1971 елның көзендә Наилә Вәлитова Казанга күченә һәм Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Иң элек кече редактор, соңрак матур әдәбият редакциясендә редактор һәм баш редактор вазифаларын башкара. Наилә Вәлитова гомеренең 30 елын китап нәшриятенә багышлый һәм 2001 елның июлендә Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе «Фән» нәшриятында шулай ук редактор буларак эшли башлый.
Татартсан язучылар берлегенә 1989 елда кабул ителә.[1]
Бүгенге әдәбият дөньясында Наилә Вәлитова оста тәрҗемәче буларак танылган. Бу юнәлештә үз эшчәнлеген ул 1974 елда рус язучысы С.Баруздинның «Шел по улице солдат» («Солдат бара урамнан») балалар өчен язган хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итү белән башлап җибәрә. Һәм инде 50 елга якын вакыт арада Наилә тәрҗемә иткән чит ил, рус һәм башка милләт язучыларының дистәгә якын хикәя, повесть җыентыклары һәм романнары татар телендә басылып чыга.
Наилә Вәлитова 1994 елда Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Тәрҗемәләр:
Күмәк җыентыклар:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.