Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, рус. Мензелинский сельскохозяйственный техникум — Уфа губернасы Минзәлә өязенең (1920 елдан Татарстан АССР, 1991 елдан Татарстан) Минзәлә шәһәрендә 1889 елдан эшләп килүче, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче урта һөнәри уку йорты, дәүләт бюджет һөнәри белем оешмасы. Татарстанда иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2014 елда укуханә ачылуга 125 ел тула[1]. Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгара.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы | |
Тармак | авыл хуҗалыгы |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1889 |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Уртак хезмәттәшлек | Казан дәүләт аграр университеты һәм Социаль һәм гуманитар белемнәр институты[d] |
Адрес | 423700, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Минзәлә шәһәре, Чернышевский урамы, 14 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/menzelinsk/org6205 |
Тарих
- 1889 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак ачыла[2].
- 1904 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесы итеп үзгәртелә.
- 1920-1927 елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.
- 1927 елда Татарстан АССР халык мәгарифе комиссариаты һәм Татарстан АССР халык җир комиссариаты карары белән Минзәлә зоотехник техникумы итеп үзгәртелә.
- 1935 елдан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.
- 1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә районы Воровский совхозы базасында Минзәлә совхоз-техникумы оештырыла[3]. «Агрономия», «зоотехния», «җиләк-җимеш үстерү», «зоотехник-оештыручы» белгечлекләре буенча көндезге бүлектә 750, читтән торып 1200 студент укый. Һәр елны 540-550 белгеч әзерләп чыгара. Әлмәттә филиалы (Һерцен урамы, 86)[4], Байлар Сабасында укыту-консультация пункты ачыла. 3,5 мең га сөрү җире, 100 га бакчасы була. Совхоз-техникумның 4нче бүлекчәсе урынында «Минзәлә симертү совхозы», 3нче-5нче бүлекчәләре урынында «Маяк» совхозы оештырыла. Техникумда үзәк бүлекчә һәм Сарсазтау бүлекчәсе генә кала.
- 1991 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә[5].
- 2001 елдан урта һөнәри белем бирүче федераль дәүләт белем бирү йорты.
- 2012 елда ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына бирелә[6].
- 2013 елда ТР фән һәм мәгариф министрлыгы карамагына күчерелә[7].
- Казан авыл хуҗалыгы академиясенең вәкиллеге эшли.
- Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты вәкиллеген ачкан.
Белгечлекләр
125 ел эчендә техникум 20 000 белгеч әзерләп чыгара[8].
9 һәм 11 сыйныф базасында бюджет һәм бюджеттан тыш түбәндәге белгечләрне әзерли:
- Агрономия
- Зоотехния
- Ветеринария
- Бал корты карау
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
- Хокук белеме
- Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт
- Электр корылмаларын кору һәм файдалану
Кызыклы факт
Минзәләдә туып үскән эшмәкәр, хәзер «Русский стандарт» холдингы һ.б. ширкәтләр хуҗасы Рөстәм Тариконың (17.03.1962) әнисе Роза Нәҗип кызы Тарико 1970 елларда совхоз-техникумда укыткан[9].
Шәхесләр
Директорлар
- ????
- 1985-1986 Мокреев А.И.
- 1986-1990 Каюмов И.Р.
- 1990-2007 Хәмитов Ф.М., ТР атказанган укытучысы.
- 2007-2011 Ханов И.Р.
- 2011 елдан — Фәттахова Эльвира Шәрип кызы, ТР атказанган укытучысы.
Укытучылар
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Кузьма Наякшин | 1900-10-27 | Кара-Елга | галим | Пермь дәүләт университеты Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты |
1982-04-14 | |||
Хәлиулла Кәлимуллин | 1924-01-07 | Иске Кыязлы | No/unknown value | |||||
Мөҗип Низамиев | 1934-05-01 | Күтәмәле | 2012-01-15 | |||||
Ильяс Зиннуров | 1952-04-06 | Торыш (Мөслим районы) | ||||||
1999 | Камил Нәҗмиев | 1974-09-29 | Тауасты Байлар | manager | Минзәлә педагогика көллияте Сетевая компания Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы |
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.