Кояштан дүртенче планета From Wikipedia, the free encyclopedia
Марс, Мәрих[12][13] — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Аны Җирнең тышкы «күршесе» дип тәбабанета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 %-тын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә[14], шунлыктан аны «кызыл планета» дип тә атыйлар[15][16][17].
Марс | |
Нигезләнү датасы | 245033 тысячелетие до н. э. |
---|---|
ХФӘ билгесе | maʁs |
Масса | 641,71 ± 0,01 йоттаграмм[1] |
... хөрмәтенә аталган | Марс[d] һәм Ares |
Демоним | Martian, مِرِّيخِيّ, Marsjanin, Marsano, mangal, Martien, marciano, marcià, Martienne, Marsbewoner, Marsman, Marsvrouw, Marspersoon, марсианин, марсианка, марсиане, Marsovec, Marsovka, Marsovci, марсіянін, марсіянка һәм марсіяне |
Урын | Кояш системасының эчке өлеше[d] |
Иң югары ноктасы | Олимп[d][2] |
Иң түбән ноктасы | Долины Маринер[d] |
Кайда өйрәнелә | геология Марса[d], Исследование Марса[d] һәм areology[d] |
Бала җисем | Фобос[d], Деймос[d], Mars Reconnaissance Orbiter[d], Маринер-9[d], Марс-экспресс[d], Mars Global Surveyor[d], Марс Одиссей[d], Викинг-1[d], Викинг-2[d], Марс-2[d], MAVEN[d], Марс-3[d], Марс-5[d], Марсианский научный орбитальный аппарат[d], Фобос-2[d] һәм Mangalyaan[d] |
Ана җисем | Кояш |
Апоүзәк | 249 232 432 km |
Периүзәк | 206 655 215 km |
Периүзәк аргументы | 336,05637041 °[3] |
Җирдән ераклык | 54 600 000 km һәм 401 000 000 km |
Поляр йомылуы | 0,00589 |
Орбита эксцентриты | 0,0933941[3] |
Орбита авышлыгы | 1,84969142 °[3], 5,65 ° һәм 1,67 °[3] |
Орбита дәвере | 686,98 тәүлек[1] |
Синодический период | 779,94 тәүлек[4] |
Әйләнү периоды | 24,6229 сәг[5] |
Зур ярымкүчәр | 227 936 637 ± 1 km һәм 1,523679 ± 1,0E−6 а.б. |
Калка төен озынлыгы | 49,55953892 °[3] |
Уртача аномалия | 19,3564 ° |
Күренмә йолдызча зурлык | −2,94 |
Альбедо | 0,17 һәм 0,25 |
Тыгызлык | 3933 кубик смга ... грамм[5] |
Температура | −63 °C[5], −143 °C[6] һәм 35 °C[7] |
Мәйдан | 144 798 500 км²[5] |
Күләм | 163 180 000 000 ± 10 000 000 кубический километр[5] |
Радиюс | 3389,5 ± 0,2 km[8], 3396,19 ± 0,1 km[8] һәм 3396,19 ± 0,1 km[8] |
Диаметры | 6791,432 km[9] |
Һәштәге | Mars |
Тематик география | поверхность Марса[d] |
Билгесе | символ Марса[d] |
Чор | J2000.0[d] |
Тизлек | 24,077 км/сәг |
Угловой диаметр | 3,5 ″ һәм 25,1 ″[10] |
Авышлык | 52,8865 ° |
Өслек гравитациясе | 3,7 метр в секунду в квадрате[5] |
Ссылка на полнокруговую панораму | conze.pt/app/mars-map/index.html |
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме | [d] |
Нәрсәгә карый | Җир[11] |
Марс Викиҗыентыкта |
Марс | ||||
Марс, 2007 елның февралендә планета яныннан Розетта космик аппараты очып үткәндә, аппараттагы OSIRIS инструменты төшереп алган, планетаның асыл төсен күрсәтүче рәсемдә | ||||
Башка атамалар |
Мәрих, Мәррих, Кызыл планета | |||
---|---|---|---|---|
Ачыш | ||||
Беренче ачыш ясаучы |
Асаф Һолл | |||
Орбиталь үзенчәлекләре | ||||
Дәвер: J2000 | ||||
Орбитаның эксцентриситеты (e) |
0,0933941[3] | |||
Нәрсәнең иярчене | ||||
Иярченнәре |
Фобос һәм Деймос | |||
Физик үзенчәлекләре | ||||
Поляр тыгызлану |
0,00589 | |||
Масса (m) |
6,4185×1023 кг | |||
| ||||
| ||||
Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Үз күчәре тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.
Марстагы Олимп исемле тау (лат. Olympus Mons) 22 километр биеклегендә Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон (лат. Valles Marineris) — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның 40 %-ын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала[18][19].
Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос (борынгы юнанча «паника/курку» һәм «дәһшәт/курку»). Икесе дә кечкенә һәм иррегуляр шәкелле. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероидлар булырга мөмкин[20][21].
Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләп, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Марс 2020 һәм ЭкзоМарс гизәрләре[22][23][24][25]. Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының 1 %-ыннан да кимрәк[26]), Марс өслегендә су сыек килеш саклана алмый, мәгәр иң тирән иңкүлекләрдә һәм күпмедер вакыт тора алса гына[27][28] (сыек су булуы исә тереклек булуның бер шарты дип карала). Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый[29][30]. Планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә, хасил булган су планета өслеген 11 метр тирәнлектәге су тышчасы белән капларга җитәр иде[31]. 2016 елның 22 ноябрендә НАСА Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итте. Табылган су күләме якынча Төньяк Америкада урнашкан Югары күлдәге (ингл. Lake Superior) су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем)[32][33][34]. Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 23 600 км3 булса[35], Югары күлдә ул 12 100 км3 тәшкил итә[36]).
Марсны һәм аның кызгылт төсен Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91-гә җитә[37], бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җир өстендә урнашкан оптик телескоплар, Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да, киңлеге 300 километрдан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра[38].
Элек татар телендә планета исеме буларак гарәп алынмасы Мәррих (иске тат. مريح) кулланылган[12], ләкин хәзерге вакытта бу исем бик сирәк кулланыла.
Марсның диаметры Җир диаметрының якынча яртысы кадәр, өслек мәйданы исә Җирдәге коры җир мәйданыннан бераз гына кимрәк[37]. Марсның тыгызлыгы Җирнекеннән түбәнрәк булып, күләме Җир күләменең 15%, ә массасы Җир массасының 11% кадәр. Нәтиҗәдә гравитация көче Җир өстендәге гравитация көченең 38% тәшкил итә. Марс өслегенең кызыл/кызгылт-сары күренешенә тимер (III) оксиды, ягъни күгәрек сәбәпче[39]. Якыннан караганда исә — иярчендәге яки марсгизәрдәге камералардан — Марсның күп өлеше ирис төсендә булып та күренергә, ә кайбер өлкәләре, нинди минераллар булуына карап, алтын төсендә, көрән һәм яшькелт тә булырга мөмкин[40].
Җир кебек үк, Марс тыгыз металлик төшкә һәм ул төш тирәсендәге көпшәгрәк матдәләрдән торучы катламнарга бүленгән[41]. Планетаның эчке төзелешенең бүгенге модельләренә күрә, төшенең радиусы 1794±65 км тәшкил итә, ул төш башлыча тимер белән никельдән һәм 16–17% тирәсе күкерттән тора[42]. Бу тимер (II) сульфидлы төш җиңел элементларга Җир төшеннән ике тапкыр байрак дип исәпләнә[43]. Төш силикатлардан торучы мантия белән әйләндереп алынган. Бу мантия планетаның күп кенә тектоник һәм вулканик үзенчәлекләрен формалаштырган, әмма хәзер сүнгән булырга охшый. Чакматаш (кремний) һәм кислородтан кала, Марс кабыгында иң күп очраучы элементлар булып тимер, магний, алюминий, кальций һәм калий торалар. Планета кабыгының уртача калынлыгы 50 км тирәсе, максималь калынлыгы — 125 км[43]. Җир кабыгының уртача калынлыгы исә 40 км тәшкил итә.
Марс планетасы — җирсыман планета; аның җисемен чакматаш белән кислородтан торучы минераллар, металлар һәм гадәттә тау токымы составында була торган башка элементлар тәшкил итә. Марсның өслеге башлыча толеитик базальттан тора[44], әмма кайбер өлешләре гадәти базальттан кремний диоксидына байрак булырга һәм Җирдәге андезит ташларга һәм кремний пыяласына охшарга мөмкин. Планетаның түбән альбедолы өлкәләрендә плагиоклаз кыр шпатлары бар дип уйларга җирлек бар. Төньяк түбән альбедолы өлкәләр исә табак силикатларның һәм кремнийга бай пыяланың гадәттәгедән күбрәк микъдарына ия. Көньяк калкулыкларның кайбер өлешләрендә барлыгы сизелерлек микъдарда кальцийга бай пироксен бар. Шулай ук кайбер өлкәләргә генә хас гематит һәм оливин тупланмалары да табыла[45]. Планета өслегенең күпчелек өлеше вак бөртекле тимер (III) оксиды тузаны белән капланган[46][47].
Марсның структуралашкан глобаль магнит кыры булуы хакында бернинди дәлилләр булмаса да[49], күзәтүләр планета кабыгының кайбер өлешләре магнитлашкан булуын күрсәтә. Бу факт исә элек планетаның диполь кырының котыплары чиратлашканы хакында сөйли. Марстагы магнетизмга хисчән минералларның палеомагнетизмы, ягъни үзләрендә ул минераллар формалашкан вакыттагы планетаның магнетик кыры хакында мәгълүмат саклавы, Җирдәге океан төбендә күзәтелгән, инглизчә magnetic striping дип аталучы бер процесска охшый. 1999 елда нәшер ителгән һәм 2005 елның октябрендә (Марс Глобал Сарвейор аппараты ярдәмендә) янәдән тикшерелгән бер теория буенча, Марста шундый төрдәге кырлы җир тасмалары булуы планетаның литосферасын тәшкил итүче плитәләрнең 4 миллиард ел элек — әле Марсның динамосы сүнгәнче һәм магнетик кыры югалганчы — урын алган хәрәкәте белән бәйле[50].
Кояш системасы формалашкан вакытта, Марс Кояш тирәли әйләнгән протопланета дискыннан аерылган матдәләрнең бергә җыелуыннан гыйбарәт бер стохастик, ягъни очраклы процесс нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйланыла. Марсның аның Кояш системасындагы урыны белән аңлатылучы күп кенә химик үзенчәлекләре бар. Хлор, фосфор, күкерт кебек чагыштырмача түбән кайнау температуралы элементлар Марста Җиргә караганда күбрәк таралган; бу элементлар шул вакыттагы яшь Кояшның көчле җиле тарафыннан тышка этеп чыгарылган булырга тиеш[51].
Планеталар формалашкач, аларның барысы да «соң авыр бомбалау» дип аталучы бер процесска дучар була. Ул процесс яңа формалашкан планеталарга күпсанлы астероидлар бәрелүдән гыйбарәт. Марс өслегенең якынча 60 процентында шул заманда булып үткән астероидлар белән бәрелү эзләре күренә[52][53][54]. Планетаның калган өлешләрендә дә андый кратер-иңкүлекләр бар, алар күмелеп кенә калганнар дип фаразлана. Планетаның төньяк ярымшарында 10600×8500 километрлык бер бәрмә кратер булуы хакында дәлилләр бар. Бу кратер мәйданы әлегә кадәр билгеле булган иң зур бәрмә кратер — Айдагы Көньяк котып/Эткен бассейны — мәйданыннан дүрт тапкыр зуррак дигән сүз[18][19]. Бер теория буенча, якынча дүрт миллиард ел элек Марс Плутон зурлыгындагы бер башка җисем белән бәрелешкән. Ул вакыйга нәтиҗәсендә планетаның 40 процентын биләүче Бореалис бассейны барлыкка килгән, һәм әлеге вакыйга төньяк һәм көньяк ярымшарларның дихотомиясенә, ягъни бер-берсенә охшамаган булуына да сәбәпче дип уйланыла.[55][56].
Марсның геология тарихы берничә дәвергә бүленә ала, шулай да түбәндәге өч иң эреләре[58][59]:
Марста әле дә геологик активлыклар бара. Athabasca Valles — якынча 200 миллион ел элек хасил булган лава ташкыннары булган җир. Cerberus Fossae атлы грабеннардагы су агымнары 20 миллион элек пәйда булганнар, һәм шул ук замандагы вулкан интрузияләренә (магманың җир кабыгына тулуы) ишарә итәләр[60]. 2008 елның 19 февралендә Mars Reconnaissance орбитерыннан килгән сүрәтләр 700 метрлы кыядан төшкән таш ташкыны өчен дәлилләр күрсәтте[61].
Феникс җиргә иңүче космик аппараты Марс туфрагының бераз акбурлы булуын һәм аның составында магний, натрий, калий һәм хлор кебек элементларның булуын күрсәтүче мәгълүмат кайтарды. Бу элементлар Җир туфрагында да бар, һәм алар үсемлекләр үсеше өчен кирәк[62]. Космик аппарат ярдәмендә үткәрелгән тәҗрибәләр Марс туфрагының нигез pH күрсәткече 7,7 икәнен һәм аның составында 0,6% тоз перхлораты бар икәнен күрсәтте[63][64][65][66].
Марс өслегендә буй-буй сырлар, ягъни эзләр табыла; кратер, трог һәм үзәнлекләрнең текә ярлары өстендә еш кына яңалары да хасил булып тора. Ул эзләр башта кара төстә булалар, аннан вакыт кичкәч агаралар. Кайбер сырлар кечкенә мәйданда башланып, йөзләрчә метрга тарала. Аларның кыя ташларны һәм юлларындагы башка киртәләрне урап узулары да күзәтелә. Аларның барлыкка килү сәбәпләре хакында берничә теория бар. Ешрак тәкъдим ителгәннәре арасында ул сырлар ачык төстәге тузан өермәләреннән соң ачылып калган, аңа кадәр тирәндәрәк урнашкан булган кара туфрак икәне турында сөйләүче теория бар[67]. Башка аңлатмалар да бар, шул исәптән су белән һәм хәтта тере организмнар үсеше белән бәйлеләре дә[68][69].
Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле — Җирдәге атмосфера басымының 1 процентыннан да кимрәк[26] — иң тирән иңкүлекләрдәге кыска вакытлардан кала, Марс өстендә су сыек килеш тора алмый[27][28]. Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшаган[29][30]. Көньяк боз бүрегендәге су бозлары эресә, хасил булган су планетаның бар мәйданын 11 м тирәнлегендәге "юрган" белән капларга җитәр иде[31]. Мәңгелек туң котыптан алып якынча 60° киңлеккә кадәр җәелә[29]. Марсның калын криосферасында бик зур күләмдә боз хәлендәге су саклана дип уйланыла. Марс Экспресстан һәм Mars Reconnaissance орбитерыннан килгән радар мәгълүматы ике котыпта да (2005 елның июле)[70][71] һәм урта киңлекләрдә дә (2008 елның ноябре)[72] зур күләмдә су бозы булуын күрсәтте. Феникс лэндеры исә 2008 елның 31 июлендә Марс туфрагында табылган су бозы үрнәкләрен китерде[73].
Хәзергесе көнне Марс өслегендә күренгән шәкелләр-формалар заманында планета өслегендә сыек су булган дип уйларга мәҗбүр итә — якынча 25 урында планета өслеге гаять зур ерганаклар белән яргаланган (ташып чыгу ерганаклары дип аталалар). Бу ерганаклар җир астындагы куышлардан ташып чыккан суның җирне эрозияләве, ягъни ашавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйланыла, әмма кайберләре сыек су ташкыннары түгел, ә бозлык шуып төшү яисә лава ташкыннары аркасында барлыкка килгән, дип тә фаразлана[74][75]. Ул ерганакларның иң зурларының берсе — Маадим үзәне исемлесе (лат. Ma'adim Vallis) — 700 километр озынлыгында һәм 20 километр киңлеге һәм урыны белән 2 километр тирәнлеге белән Җирдәге Бөек каньоннан күпкә зуррак. Ул ерганак Марсның бик борынгы тарихында аккан сулар тарафыннан казылган дип уйланыла[76]. Галимнәр бу ерганакларның иң яшьләре моннан “нибары” берничә миллион ел әүвәл формалашкан дигән фикердә[77]. Башка җирләрдә, аерым алганда Марс өслегенең иң борынгы өлкәләрендә, ландшафтның байтак өлешендә кечерәк, бер-берсе белән тоташкан һәм бер челтәр хасил итүче үзәннәр җәелгән. Үзәннәрнең сыйфатлары һәм таралышы ул үзәннәр Марсның иртә тарихында явым-төшем нәтиҗәсендә хасил булган су агымнары тарафыннан уелганлыгы хакында сөйли. Кайбер үзән челтәрләрен барлыкка китерүдә җирасты су агымнары һәм грунт суларының туфракны юуы ярдәмче роль уйнаган булырга мөмкин, әмма шулай да явым-төшемнәр барлык очракларда да диярлек төп сәбәп булган шикелле[78].
Марста шулай ук Җирдәге ерымнарга охшаш меңләрчә үзенчәлекләр бар. Ул ерымнар күбрәк көньяк ярымшардагы калкулыкларда урнашкан һәм экваторга карыйлар; күпчелеге 30° һәм аннан да югарырак киңлекләрдә урнашкан. Берничә галим фикеренчә, ул ерымнарның формалашу процессы сыек су белән бәйле (бик ихтимал, боз эрүеннән хасил булган су беләндер)[79][80], әмма башкалары углерод диоксиды бозлары яисә коры тузан хәрәкәте белән бәйле формалашу механизмнарын яклый[81][82]. Өлешчә ишелгән ерымнар һәм ерымнарга метеорит бәрелү эзләре күзәтелми, ягъни болар барысы да яңа формалашкан үзенчәлекләр, ихтимал формалашулары әле дә бер актив процесс булган үзенчәлекләрдер[80]. Елга дельталары һәм аллювиаль конуслар кебек кратерларда сакланган башка геологик үзенчәлекләр иртә Марс тарихындагы бәгъзе инвервал йә интервалларда планетада җылырак һәм дымлырак һава шартлары булганына тагын бер дәлил[83]. Андый һава шартлары булсын өчен, планета өслегенең гаять зур өлешендә күп санда кратер күлләре булуы кирәк; ул күлләр өчен дә аерым минералогик, седиментологик һәм геоморфологик дәлилләр бар[84].
Заманында Марс өслегендә сыек су булганына өстәмә дәлил — планетада гематит һәм гетит кебек су булганда гына формалашучы минераллар табылуы[85]. 2004 елда Оппортьюнити аппараты ярозит исемле тагын бер минерал таба. Ул минерал әчеле су булганда гына хасил була, бу да элек Марста сыек су булын аңлата[86]. Сыек су өчен яңа дәлилләр 2011 елның декабрендә НАСА-ның шул ук Оппортьюнити роверы тарафыннан планета өслегендә гипс минералы табылудан килә[87][88]. Марсның өске мантиясендә кимендә Җир мантиясендәге хәтле су бар дип уйланыла, төгәлрәк әйткәндә миллион кисәкчәгә 50-300 кисәкчә күләмендә. Моның кадәр су белән бөтен планетаны 200-1000 метр тирәнлегендәге су белән каплап булыр иде. Ул су гидроксид ионнары формасында Марстагы минераллар эчендә саклана[89].
2013 елның 18 мартында НАСА минералларның гидратлашу процессы хакында Кьюриосити роверындагы кораллар ярдәмендә табылган мәгълүмат бирде (гидратлашу процессы — минералларның кристал структурасына суның өстәлүеннән гыйбарәт бер процесс). Аерым алганда, "Tintina", "Sutton Inlier", "Knorr" һәм "Wernicke" дип исемләнгән таш кисәкләре эчендә гидратлашу эзләре, бик ихтимал гидратлашкан кальций сульфаты табыла[90][91][92]. Ровердагы нейтроннарның динамик альбедосы (НДА) коралы ярдәмендә башкарылган анализ ровер Брэдбери Лендинг дигән җирдән Гленелг дигән җирнең Йелоунайф бэй исемле өлкәсенә күчкәндә җир астында, 60 сантиметр тирәнлектә, җир асты сулары булуын ачыклады[90]. 2015 елның 28 сентябрендә НАСА, кайбер тау битләренең караңгырак буй-буй сырлар булып күренгән өлешләрен спектрометр ярдәмендә анализлауга нигезләнеп, ул тау битләрендә тозлы су агынтылары табылуы турында хәбәр итә[93][94][95]. Әлеге күзәтүләр әйтеп үтелгән буй-буй сырларның хасил булу сәбәбен җир астында, бик сайда агучы су агымнарында күргән гипотезаның дөрес икәнен аңлата. Андый гипотеза буй-буй сырларның барлыкка килү вакыты — җылы айлар — һәм үсеш тизлегенә нигезләнеп туган була[96]. Ул буй-буй сырлар эчендә гидратлашкан тозлар — кристалларында су молекулалары булган перхлоратлар бар[97] Марста җәй һәм температура -23 Цельсий градусыннан югарырак булганда, ул сырлар тауга түбән юнәлештә үсәләр (җир астыннан су агу аркасында), салкынрак һава булганда исә үсүдән туктыйлар[98].
Марсның төньягындагы уйсулыкларда элек берничә йөз метр тирән океан булган дип уйлаучы галимнәр бар, әмма бу фикер каршылыклы фикер булып кала бирә[99]. 2015 елның март аенда ул фаразланган океанның Җирдәге Төньяк Боз океаны зурлыгында булган булуы мөмкин дигән фикер әйтелә. Бу фикер хәзерге Марс атмосферасындагы суның дейтерийга чагыштырмасның шул ук матдәләрнең Җирдәге чагыштырмасы белән чагыштыруга нигезләнгән. Марста Җиргә караганда сигез тапкыр күбрәк дейтерий бар, бу элек Марста су күпкә күбрәк булганы хакында сөйли. Curiosity роверыннан алынган нәтиҗәләр Гейл кратерында дейтерийның өлеше югары булуын ачыклады, әмма шулай да ул кратерда элек океан булган икән дип әйтерлек дәрәҗәдә югары түгел. Башка галимнәр исә бу нәтиҗәләр расланмаган икәнен искәртә, һәм Марс планетасының климат модельләре элек планета сыек сулы сулыклар сакларлык дәрәҗәдә җылы булганын күрсәтмәделәр икәне хакында яза[100].
Марсның ике даими котып боз бүреге бар. Котыпта кыш булганда, ул котып, планета өслеген суытып һәм атмосфераның 25-30 процентын тәшкил иткән углерод диоксидының (CO2) коры боз кисәкләренә десублимациясенә, ягъни газ халәтеннән каты халәткә күчүенә сәбәпче булып, тоташ караңгылыкта ята[101]. Котыпларга янәдән кояш нурлары ирешкәч, ул коры бозлар кире газ халәтенә күчәләр, ягъни сублимацияләнәр. Бу процесс котыплар тирәсендә сәгатенә 400 км тизлек белән исүче җилләр барлыкка килүгә китерә. Ул сезонлы җилләр исә зур микъдарда тузан һәм бу, ягъни су парларын хәрәкәткә китерәләр һәм Җирдәге кебек бәс һәм каурыйсыман болытлар хасил булуына сәбәпче булалар. 2004 елда Opportunity роверы шундый су-боз болытларын рәсемгә төшереп алган иде[102].
Ике котыптагы бүрекләр дә башлыча (70%) боз хәлендәге судан тора. Төньяк ярымшарда, ул ярымшарда кыш булганда, туңган углерод диоксиды якынча 1 метр калынлыгындагы чагыштырмача юка бер катлам булып җыела, көньяк котыпның исә якынча 8 метр калынлыгындагы даими бер коры боз (CO2 бозы дип аңларга кирәк) катламы бар. Ул көньяк котыпның даими боз катламында сай, тигез төпле, күбрәк түгәрәк, швейцар пәйнир-сырындагы тишекләрне хәтерләтүче бихисап чокырлар күренә. Ул чокырларның һәр ел саен берничә метрга киңәюе күзәтелә; бу факт көньяк котып өстендәге CO2 катламының вакыт кичкән саен кимүен аңлата[103]. Планетаның төньяк ярымшарында җәй булганда төньяк котып боз бүрегенең диаметры якынча 1000 километр була[104] һәм ул боз бүреге якынча 1,6 миллион км3 боз саклый. Әгәр дә ул боз бүрек өстендә тигез булып җәелсә, аның калынлыгы 2 километр булыр иде[105] (чагыштыру өчен: Гренландия боз калканындагы боз күләме 2,85 куб километрга тигез). Көньяк котып бүрегенең исә диаметры 350 километр һәм калынлыгы 2 километр[106]. Көньяк котып бүрегендәге бозның һәм янәшә яткан тупланмаларның гомуми күләме 1,6 миллион куб километр дип бәяләнә[107]. Котып бүрекләренең икесендә дә спираль троглар (U хәрефе яки тагарак формасындагы профильле үзәннәр) бар. Боз эченә үтеп керә алучы SHARAD исемле радар ярдәмендә башкарылган анализ ул трогларның Кориолис көче нәтиҗәсендә исүче катабатик җил эше булуын күрсәтте[108][109].
Көньяк котып боз бүрегенә якын өлкәләрнең сезонлы туңуы җир өстендә 1 метр калынлыгындагы үтә күренмәле коры боз плитәләре хасил булуга сәбәп була. Яз килү белән, кояш нурлары ул боз астындагы җирне җылыта, һәм плитә астында сублимацияләнүче CO2 газының басымы арта, нәтиҗәдә ул плитә башта кабара, һәм ахырда сына. Бу вакыйга кара базальт комы яки тузан белән буталган CO2 газының боздан гейзер кебек бәреп чыгуына китерә. Бу процесс тиз уза һәм берничә көн, атна я ай аралыгында күзәтелә. Плитәнең астыннан гейзер бәреп чыккан җиргә китүче газ боз астында үрмәкүч пәрәвезенә охшаган радиаль каналлар хасил итә. Бу процесс бер тишектән бәреп чыккан су агынтылары тарафыннан формалашкан эрозия процессының кире эквиваленты булып тора[110][111][112][113].
Беренче чиратта Ай картасын төзүчеләр буларак билгеле булсалар да, Йоһанн Һайнрих Мәдлер һәм Вилһелм Беер беренче "ареограф" булалар һәм Айга кагылышлы гына түгел, Марска кагылышлы хариталар да төзиләр. Эшләрен алар Марс өслегендә күренгән күпчелек үзенчәлекләрнең үзгәрмәс булуын ачыклаудан һәм планетаның әйләнү периодын төгәлрәк билгеләүдән башлый. 1840 елда Мәдлер унъеллык күзәтүләрне берләштерә һәм Марсның беренче харитасын төзи. Харитадагы өлкәләргә исемнәр бирү урынына, Беер һәм Мәдлер аларны хәрефләр белән генә билгелиләр; әйтик, Меридиан култыгы (Sinus Meridiani) "a" хәрефен ала[114].
Хәзерге заманда Марстагы үзенчәлекләргә бирелүче исемнәр төрле чыганаклардан алына. Альбедо үзенчәлекләренең исемнәре классик мифологиядән килә. 60 чакрымнан зуррак булган кратерлар мәрһүм галим, язучы һәм Марсны өйрәнүгә өлеш керткән башка шәхесләр исемен йөртә. 60 километрдан кечерәк кратерлар исә халык саны 100 меңнән азрак булган шәһәр һәм авыл исемнәре белән атала. Зур үзәннәр төрле телләрдәге "Марс" һәм "йолдыз" сүзләре белән исемләнә; кечкенә үзәннәргә Җирдәге елга исемнәре бирелә[115].
Зур альбедо үзенчәлекләренең шактыеның беренчел исемнәре шул килеш кала бирә, әмма еш кына ул исемнәр үзенчәлекләрнең табигате хакында яңа ачылган мәгълүматны чагылдыручы исемнәр белән алыштырыла. Мәсәлән, Nix Olympica (Олимп карлары) хәзер Olympus Mons (Олимп тавы) дип атала[116]. Марсның өслеге, Җирдән караганда төрле альбедолы булуына күрә, ике төрле өлкәгә бүленә. Тузан һәм кызыл тимер оксидларына бай ком белән капланган ачыграк төстәге өлкәләр элек Марс "кыйтгалары" дип саналганнар һәм Arabia Terra (Гарәпстан җире) һәм Amazonis Planitia (Амазоннар үзәнлеге) кебек исемнәр алганнар. Марс өслегендәге караңгы өлкәләр элек диңгез дип исәпләнгәннәр, шул сәбәпле алар Mare Erythraeum (латинча Эритрея диңгезе), Mare Sirenum (латинча Сиреналар диңгезе) һәм Aurorae Sinus (латинча Аврора (таң) култыгы) дип исемләнгән. Җирдән күренгән иң караңгы үзенчәлек — Зур Сирт платосы (лат. Syrtis Major Planum)[117]. Даими төньяк котып боз бүреге Planum Boreum дип, көньяк боз бүреге исә Planum Australe дип атала.
Марсның экваторы аның әйләнүенә күрә билгеләнә, әмма аның Нуленче меридианы, Җирдә Гринвич сайланган кебек, очраклы бер нокта сайлап билгеләнә. Мәдлер һәм Беер 1830 елда үзләре төзегән Марсның беренче хариталарында шундый бер сызык сайлыйлар. Маринер 9 космик корабы 1972 елда Марсның күпсанлы сурәтләрен кайтаргач, Sinus Meridiani'да ("Урта култык" я дә "Меридиан култыгы") урнашкан кечкенә бер кратер (соңрак Эйри-0 кратеры дип атала), Мәдлер һәм Беер сайлаган оригиналь нуленче меридиан белән тәңгәл килсен өчен, 0,0° озынлык билгеләмәсе итеп сайлана[118].
Марсның океаны булмаганлыктан (бу сәбәпле аның "диңгез өсте тигезлеге" дә юк), чагыштыру өчен 0 биеклегендә диелгән бер урын сайларга кирәк була; бу урын — Җирдәге геоидка охшаш рәвештә — Марсның ареоиды дип атала[119] (Җир грекча "Гео" булса, Марс исә "Арес" дип атала). Нуль биеклеге дип атмосфера басымы 610,5 Паскаль (6,105 миллибар) булган биеклек билгеләнгән[120]. Бу басым суның өчлек ноктасына туры килә, һәм Җирдәге диңгез өсте тигезлегендә булган басымның якынча 0,6 процентына тигез (0,006 атмосфер)[121]. Гамәлдә хәзер бу биеклек иярченнәрдән килгән гравитация көченең үлчәмнәреннән чыгып билгеләнә.
Харита төзегәндә, Америка Кушма Штатларының Геология Хезмәте Марс өслеген 30 "дүртпочмакка" бүлә. Һәркайсының исеме ул дүртпочмакта урнашкан мөһим бер физиографик үзенчәлеккә карап бирелгән[122][123]. Ул дүртпочмакларны түбәндәге интерактив харитада күреп һәм ачып карап булачак.
Марс топографиясенең дихотомиясе күзгә бәрелә — лава ташкыннары тарафыннан тигезләнгән төньяк ярымшардагы үзәнлекләр, борынгы кратерлар белән яргаланган һәм батынкылыклары күп булган көньяк калкулыклардан аерылып тора. 2008 елдагы бер тикшеренү 1980 елда ук тәкъдим ителгән теориягә дәлилләр китерде, ул теориягә күрә, 4 миллиард ел элек, Марсның төньяк ярымшарына Айның уннан береннән алып өчтән икесенә кадәр зурлыктагы бер җисем килеп бәрелгән. Әгәр дә әлеге теория расланса, Марсның төньяк ярымшары буе 10600 километр һәм иңе 8500 километр булган бер бәрмә кратер урнашкан җиргә әйләнә дигән сүз. Бу мәйдан якынча Европа, Азия һәм Австралия берлектә ия булган мәйданга тигез, һәм әлегә кадәр Кояш системасында иң зур бәрмә кратер саналган Айдагы Көньяк котып–Эйткен бассейны мәйданыннан да зуррак[18][19].
Марс күпсанлы бәрмә кратерлар белән яргаланган: барлыгы диаметры 5 километр я күбрәк булган 43000 кратер табылган[129]. Расланганнырының иң зурысы — Һеллас бәрмә кратеры; Җирдән караганда ачык күренүче ачык альбедо детале[130]. Марсның кечерәк массасына күрә, башка берәр җисемнең Марс белән бәрелү ихтималы Җир белән бәрелү ихтималының якынча яртысын тәшкил итә. Марс астероидлар билбавына якынрак урнашкан, шул сәбәпле ул чыганактан килгән материаллар белән бәрелү ихтималы да арта. Марсның кыска периодлы, ягъни Юпитер орбитасы эчендә урнашкан, кометалар белән бәрелү ихтималы зуррак[131]. Моңа карамастан, Ай белән чагыштырганда, Марста кратерлар саны әзрәк. Сәбәбе — Марсның атмосферасы кечкенә метеоритларга каршы саклау функциясен үти. Моннан тыш, кайбер кратерлар соңыннан эрозиягә дучар булып югалган.
Марс кратерлары ул кратерларны хасил иткән метеор Марска сугылгач Марс туфрагы юешләнгән икәнен күрсәтүче морфологиягә ия була ала[132].
Калкан вулканы Olympus Mons ("Олимп тавы") Фарсис исемле бер калкулыклар өлкәсендә урнашкан сүнгән бер вулкан. Ул өлкәдә башка янар таулар да бар. Олимп тавы Эверест тавыннан якынча өч тапкыр биегрәк (чагыштыру өчен — соңгысының биеклеге 8.8 километр)[133]. Ничек үлчәнүенә карап, ул Кояш системасында иң биек я дә икенче иң биек тау. Төрле чыганаклар тауның биеклеге дип 21 километр белән 27 километр арасындагы төрле саннарны атый[134][135].
Valles Marineris исемле зур каньон (латинча "Маринер үзәннәре" дигән сүз) 4000 чакрым озынлыгында һәм 7 чакрымга кадәр тирәнлектә. Маринер үзәннәренең озынлыгы Европаның озынлыгына я дә планета әйләнәсенең биштән беренә бәрабәр. Чагыштыру өчен, Җирдәге Бөек каньонны атап була — аның озынлыгы нибары 446 чакрым һәм тирәнлеге дә якынча 2 чакрым гына. Маринер үзәне Фарсис өлкәсендәге кабару аркасында формалашкан, ул кабару Маринер өлкәсендәге кабыкның сынуына китергән. 2012 елда Маринер үзәненең бер грабен гына түгел, ә ике плитә ялганган урын булуы хакындагы фикер әйтелә. Бу чыннан да шулай булса, Марс ике тектоник плитәле корылышка ия дигән сүз[136][137].
NASA'ның Марс Одиссей орбитерындагы термаль эмиссияне рәсемгә алу системасы (THEMIS) төшергән рәсемнәр Арсиа тавы исемле янар тау сыртларында җиде мәгарә авызы бар икәнен күрсәтте[138]. Ул мәгарәләргә аларны ачучыларның хатыннары исемнәре бирелгән, һәм алар барысы бергә "җиде сеңел" исеме астында билгеле[139]. Мәгарә авызлары 100 метрдан алып 252 метрга кадәр киң, тирәнлекләре исә кимендә 73-96 метр дип уйланыла. Яктылык күпчелек мәгарәләрнең төбенә кадәр җитмәгәч, тәгаен әйтеп булмый – аларның тирәнлекләре алдагы җөмләдә китерелгән кыйммәтләрдән зуррак булуы һәм мәгарәләрнең җир астында киңәюләре дә бар. Бу мөмкинлек мәгарәләрнең "Дина" исемлесенә генә кагылмый — аның төбе күренә һәм тирәнлеге 130 метр икәне төгәл билгеле. Бу мәгарәләрнең эче микрометеоритлардан, ультрафиолет радиациядән, кояштагы кабынулардан һәм планета өслеген бомбалаучы югары энергияле кисәкчекләрдән сакланган булырга мөмкин — башкача әйткәндә, шушы җиде мәгарә эче Марста тереклекнең гади формалары яши алырлык бердәнбер урын булырга мөмкин[140].
Күпсанлы астероидлар сугылу аркасындамы[141], Марс үзенең магнитосферасын 4 миллиард ел элек җуйган[142]. Моның нәтиҗәсендә кояш җиле Марс ионосферасына турыдан-туры йогынты ясап, аның тышкы өлешендәге атомнарны кубара һәм атмосфера тыгызлыгын киметә. Һәм Mars Global Surveyor аппараты, һәм Mars Express аппараты Марс артыннан космоста бер эз булып калучы ионлашкан атмосфера кисәкчекләрен таптылар[142][143], һәм бу атмосфера югалуын MAVEN орбиталь аппараты өйрәнә. Җир белән чагыштырганда, Марсның атмосферасы бик сыек, ягъни сирәк. Бүгенге көндә Марстагы атмосфера басымы Олимп тавында күзәтелгән 30 паскальдан (0.030 килопаскаль) алып, Эллада тигезлегендә күзәтелгән 1115 паскальга (1,155 килопаскаль) кадәр; планета өслегендәге уртача басым исә 600 паскаль (0,60 килопаскаль)[144]. Марстагы иң югары атмосфера тыгызлыгы да Җир өстеннән 35 километр биеклектә табылган атмосфера тыгызлыгына гына тигез[145]. Нәтиҗәдә планета өслегендәге уртача атмосфера басымы Җирдәгенең (101,3 килопаскаль) 0,6 проценты гына. Атмосфераның шкала биеклеге[и 1] якынча 10,8 километр[146], ягъни Җирнең шкала биеклегеннән зуррак (6 километр). Моның сәбәбе — Марс өслегендәге гравитация көченең Җирдәге гравитация көченең нибары 38 процентын тәшкил итүендә. Бу эффект Марсның түбәнрәк температурасы һәм 50% югарырак уртача молекуляр авырлыгы белән баланслана.
Марс атмосферасы якынча 96% углерод диоксидыннан, 1,93% аргоннан, 1,89% азоттан һәм берникадәр кислород белән судан тора[37][147]. Атмосферасы бик тузанлы, составындә диаметрлары 1,5 микрометр булган кисәкчекләр бар. Бу тузан кисәкчекләре аркасында Марс күге Марстан караганда җирән-көрән (ингл. tawny) төстә була[148]. Әмма тимер оксиды кисәкчекләре күп булса, ал төскә дә керә ала[17].
Марс атмосферасында бер миллиардта утыз кисәкчә микъдарында метан табыла[149][150]. Ул озын шлейфлар булып тарала, һәм анализлар аның төрле дискрет, ягъни бер-берсенә күрше булмаган өлкәләрдән чыгуын күрсәтә. Төньяк ярымшарда җәй уртасы булганда, шлейфларның зуррагы 19000 тонна метан саклаганы билгеле, чыганак көче секундына 0,6 килограм дип бәяләнә[151][152]. Анализлар ике чыганакка ишарә итәләр, берсенең үзәге 30° т. к. 260° кб. о.HGЯO координаталарында, икенчесенеке — 0° т. к. 310° кб. о.HGЯO тирәсендә[151]. Марс елына 270 тонна метан "җитештерә" дип фаразлана[151][153].
Марс атмосферасында метан, таркалганчыга кадәр, чикләнгән вакыт кына тора ала — аның "гомер озынлыгы" 0,6 ел белән 4 ел арасында дип бәяләнә[151][154]. Метанның шундый кыска гомерле булуына карамастан планетада очравы ул газның даими чыганагы булырга тиеш дигәнне аңлата. Вулканик активлык, кометалар тәэсире һәм метаноген микроорганизмнар ихтимал чыганаклар арасында. Метан су, углерод диоксиды һәм Марста күп булган оливин минералы белән бәйле серпентинлашу исемле гайре биологик бер процесс нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ала[155].
2012 елның августында Марска иңгән Кьюриосити роверы метанның төрле изотопологлары арасында аера алучы үлчәүләр башкара ала[157], әмма миссиянең максаты Марстагы метанның чыганагы микроорганизмнармы икәнен ачыклау булса да, андый микроорганизмнар булган тәкъдирдә дә, алар тирәндә булырга тиеш — ровер ирешә алмаслык тирәнлектә[158]. Көйләнә алучы лазер спектрометры ярдәмендә башкарылган беренче үлчәүләр ул үлчәү башкарылган җирдә һәм вакытта метанның микъдары миллиардта биш кисәкчәдән әзрәк икәнен күрсәтте[159][160][161][162]. 2013 елның 19 сентябрендә НАСА галимнәре, Кьюриосити роверы башкарган соңгырак үлчәүләргә нигезләнеп, атмосферик метанның табылмавы турында хәбәр итте[163][164][165].
Һиндстан тарафыннан җибәрелгән Марс Орбитер миссиясе Марс атмосферасында метан эзләү белән мәшгуль[166]. 2016 елда җибәрелергә тиеш булган ExoMars Trace Gas орбитеры да метанны һәм метан таркалгач барлыкка килүче формальдегид һәм метанол кебек маддәләрне өйрәнәчәк дип уйланыла[167].
2014 елның 16 декабрендә НАСА, Кьюриосити роверы Марс атмосферасындагы метан микдарының "кинәттән 10 тапкыр артуын" ачыклады дип хәбәр итә. "20 ай эчендә алынган дистәләгән" үлчәүләр 2013 елның ахырында һәм 2014 елның башында атмосферадагы метанның артуын һәм "атмосферада уртача бер миллиард кисәкчәдә 7 кисәкчә метан булуын күрсәтә". Аннан әүвәл һәм аннан соң башкарылган үлчәүләрнең уртача кыйммәте бу санның уннан бере тирәсендә генә була[168][169].
Марс Экспресс иярчене тарафыннан Марста аммиак та табыла, әмма ул маддәнең кыска гомере аркасында аның ни сәбәпле барлыкка килүе ачык түгел[170]. Марс атмосферасында аммиак стабиль түгел һәм берничә сәгать эчендә таркала. Аммиакның чыганагы вулкан эшчәнлеге булырга мөмкин[170].
1994 елда Европа космик агентлыгының Марс Экспресс аппараты көньяк ярымшардагы "магнит зонтларыннан" чыгучы ультрафиолет балкыш таба. Марсның атмосферага үтеп керүче корылмалы кисәкчекләрне юнәлтүче глобаль магнит кыры юк, әмма, башлыча көньяк ярымшарда, кулчатыр формасындагы берничә магнит кыры бар. Ул кырлар берничә миллиард ел элек юкка чыккан глобаль магнит кырының калдыклары булып торалар.
2014 елның декабрь ахырында НАСАның MAVEN космик аппараты Марсның төньяә ярымшарында киң таралган балкышлар таба, һәм төньяк киңлекнең 20-30 градусына түбән төшә. Балкыш хасил итүче кисәкчәләр Марс атмосферасына үтеп керәләр һәм 100 километрдан түбәнрәк биеклектә балкыш барлыкка китерәләр. Җир өстендәге балкышлар исә 100 километр белән 500 километр арасындагы биеклектә була. Кояш җилендәге магнетик кырлар Марсны бер япма кебек каплап ала, һәм аның "итәкләре" атмосферага салынып тора, һәм корылмалы кисәкчәләр Кояш җиленең магнит кыры сызыклары буенча атмосферага үтеп керә. Нәтиҗәдә авроралар магнетик кулчатырларның тышында да барлыкка килә[171].
2015 елның 18 мартында НАСА Марс атмосферасында табигатләре тулысынча аңлашылып җитмәгән бер аврора һәм бер тузан болыты табылуы хакында хәбәр итә [172].
Кояш системасындагы бөтен планеталардан, Марстагы ел фасыллары Җир ел фасылларына иң ныкъ охшый. Моның сәбәбе — ике планетаның да күчәрләре бертөрле авыш булуда. Марс ел фасыллары Җир ел фасылларыннан якынча ике тапкыр озынрак, чөнки Марс Кояштан еракграк урнашканга Марстагы бер ел якынча Җирдәге ике ел кадәр.
Марс өслегендәге температура кыш көне котып боз бүрекләрендә күзәтелгән -143° Цельсийдан алып[173], җәй көне экваторда күзәтелгән 35° Цельсийга кадәр[174]. Иң түбән температура белән иң югары температура арасындагы мондый зур аерманың сәбәпләре планетаның атмосферасы нәзек (шунлыктан ул Кояш җылысын күп итеп саклый алмый), атмосфера басымының түбән һәм Марс туфрагының күләми җылы сыйдырышлыгы (ингл. Volumetric heat capacity) түбән булуда[175]. Җир белән чагыштырганда, Марс Кояштан 1,52 тапкыр ераграк; нәтиҗәдә Марска Җиргә эләккән кояш нурларының 43 проценты кадәр генә кояш нурлары эләгә[175].
Әгәр Марсның орбитасы Җир орбитасына охшаган булса, аның ел фасыллары Җир ел фасыллары кебек булыр иде, чөнки Марсның күчәр авышлыгы Җирнекенә охшаган. Марс орбитасының чагыштырмача югары эксцентриклыгының яки тышмәркәзлегенең әһәмиятле тәэсире бар. Көньяк ярымшарында җәй һәм төньяк ярымшарында кыш булганда Марс перигелийгә якын, көньяк ярымшарында кыш һәм төньяк ярымшарында җәй булганда исә афелийгә якын була. Моның нәтиҗәсе буларак, көньяк ярымшарда ел фасыллары көтелгәннән кискенрәк, төньяк ярымшарда исә көтелгәннән йомшаграк булалар. Көньяктагы җәйге температуралар төньяктагы эквивалент җәйге температуралардан 30 кельвинга (30 °C; 54 °F) кадәр җылырак була ала[176].
Марс — Кояш системасында иң зур тузан бураннарына сәхнә булучы планета. Ул бураннар төрле-төрле — кечкенә өлкә өстендә уйнаучы бураннардан алып, бөтен планетаны каплап алучы бураннарга кадәр. Бураннар күбрәк Марс Кояшка якын вакыт була. Аларның глобаль температураны арттырулары да күрсәтелде[177].
Марстан Кояшка кадәрге уртача ераклык 230 миллион километр тирәсе, планетаның Кояш тирәли әйләнү периоды 687 Җир тәүлеге тәшкил итә. Марстагы Кояш тәүлеге исә (сол, Марсның бер тапкыр үз күчәре тирәсендә әйләнү вакыты) Җир тәүлегеннән берәз генә озаграк: 24 сәгать, 39 минут һәм 35.244 секунд[178]. Бер Марс елы 1,8809 Җир елына тигез, яки 1 ел, 320 көн һәм 18,2 сәгать[37].
Марсның күчәр авышлыгы, аның орбита яссылыгына карата, 25,19 дәрәҗә тәшкил итә. Бу сан Җирнең күчәр авышлыгына якын[37]. Моның нәтиҗәсе буларак, Җирдә булган кебек, Марста да ел фасыллары бар, әмма Марсның Кояш тирәли әйләнү вакыты Җирнекеннән ике тапкыр озынрак булганга, аның ел фасыллары да ике тапкыр озынрак. Хәзерге дәвердә Марсның төньяк котыбының юнәлеше Денеб йолдызына якын[179]. Марс афелиен 2010 елның мартында[180], перигелиен 2011 елның мартында кичә. Аннан соңгы афелий 2012 елның февралендә[181] һәм аннан соңгы перигелий 2013 елның гыйнварында була[181].
Марс орбитасының эксцентриклыгы (тышмәркәзлеге) чагыштырмача зур һәм якынча 0,09га тигез; Кояш системасындагы калган җиде планетадан Меркурий орбитасы гына зуррак эксцентриклыкка ия. Элек Марс орбитасының түгәрәгрәк, ягъни аның эксцентриклыгының түбәнрәк булганы билгеле. Бер мәлдә, моннан 1,35 миллион Җир елы әүвәл, Марс орбитасының эксцентриклыгы 0,002 гә тигез була — хәзерге көндәге Җир эксцентриклыгыннан күпкә түбәнрәк[182].
Планетаның яшәргә яраклылыгы хакындагы, ягъни планетада тормыш барлыкка килүгә мөмкинлек бирүче табигать шартлары булуы хакындагы бүгенге күзаллаулар өслегендә сыек су булган планеталарга өстенлек бирә. Күпчелек очракта бу планетаның орбитасы яшәргә яраклы планеталар зонасы эчендә булуын таләп итә. Кояш системасында ул зона Венерадан алып якынча Марсның зур ярымкүчәренә кадәр сузыла[183] (Юпитерның һәм Сатурнның яшәргә яраклы яшәү өлкәсе исәпкә алынмыйча). Перигелий вакытында, Марс әлеге зона эчендә була, әмма планетаның сирәк (басымы түбән) атмосферасы суга озак вакыт сыек килеш торырга мөмкинлек бирми. Элекке заманда планетада су агынтылары булуы планетаның тереклек өчен потенциалы булганын күрсәтә, әмма әлеге агынтылар хакындагы яңа ачылган мәгълүмат элек Марс өстендә булган суларның Җирдәге кебек тереклек саклар өчен артык тозлы я әчеле булганы хакында сөйли[184].
Магнитосфера юклыгы һәм Марсның бик юка атмосферасы тереклек сакламый. Җитмәсә, планетада җылылык агымнары күчми диярлек, Марсның өслеге Кояш җиле кисәкчәләре тарафыннан бомбалана, моннан тыш су җылынганда түбән басым сәбәпле сыек хәлне үтмичә шул ук вакытта буга әйләнә. Ләкин метан, оксидлар булуы ниндидер тереклек формасына күрсәтергә мөмкин. Геологик яктан караганда, Марс тулысынча диярлек, бәлки тулысынчадыр да, үле. Вулканик активлыкның бетүе аркасында, күрәсең, планетаның өслеге белән эчке өлешләре арасында химик матдәләрнең һәм минералларның алмашы да тукталган[185].
Марс өстендәге тикшеренүләр Викинг белән Феникс лэндерлары (ягъни планета өстенә иңеп, күчемсез торучы космик аппаратлар) һәм Спирит, Оппортьюнити һәм Кьюриосити исемле марсгизәрләр тарафыннан башкарыла. Ул аппаратлар китергән мәгълүмат Марсның заманында тереклек өчен күпкә уңайрак урын булганы хакында сөйли, әмма планета өстендә кайчан да булса тере организмнарның булу-булмавы җавапсыз сорау булып кала бирә. 1970-еллар уртасындагы "Викинг" исемле Марсны өйрәнү программасы кысаларында Марс туфрагында микроорганизмнар бармы-юкмы икәнен ачыклар өчен "Викинг" космик аппараты төшкән урында экспериментлар үткәрелә. Ул экспериментлар уңай нәтиҗә бирә, шул исәптән, туфракка су һәм туклыклы матдәлар керткәч, CO2 барлыкка килү вакытлыча күбәя. Тереклекнең барлыгын мондый ысул белән билгеләү соңрак галимнәр арасында бәхәсләр уята, ул бәхәсләр әлегә кадәр тынмый. Гилберт Левин исемле НАСА галиме Викинг космик аппараты Марста тереклеккә юлыккан булырга мөмкин дип саный. Викинг китергән мәгълүматларны, экстремофил тереклек формалары хакындагы бүгенге белемнәргә таянып, яңадан анализлау Викинг башкарган экспериментлар тереклекнең бу формаларын билгели алырлык дәрәҗәдә камил түгел дигән фикер тудыра. Викинг аппараты башкарган тестлар (фараз ителгән) тереклек формаларын үтергән булулары да мөмкин[187]. Феникс Марс иңмә космик аппараты Марс туфрагының селтеле pHка ия булуын һәм аның составындә магний, натрий, калий һәм хлор бар икәнен күрсәтте[188]. Бу матдәләр тереклек булсын өчен җитәрлек була ала, әмма тереклек булган очракта да организмнар исән калсын өчен аларның Марста кискен булган ультрафиолет нурланыштан сакланган булулары кирәк[189]. EETA79001 исемле Марс метероитына күптән түгел ясалган анализ миллионда 0,6 кисәкчә ClO4−, миллионда 1,4 кисәкчә ClO3− һәм миллионда 16 кисәкчә күләмендә NO3− тапты. Барысының да чыганагы Марс булырга тиеш. ClO3− матдәсе табылу ClO2− яки ClO кебек хлорның ультрафиолет нурлар тәэсирендә оксидлашуы һәм ClO4−ның рентген нурлары тәэсирендә радиолизлануы нәтиҗәсендә хасил булучы, югары дәрәҗәдә оксидлашучы оксихлоринларга ишарә итә. Бәс, Марста бик чыдам һәм/яки яхшы сакланган (җир асты) организмнарының гына исән калуы мөмкин[190]. Phoenix лэндерындагы Wet chemistry lab исемле (якынча: "су белән бәйле химия лабораториясе") җиһаз ярдәмендә 2014 елда башкарылган анализ Марс туфрагындагы Ca(ClO4)2 матдәсенең сыек су белән бернинди бәйләнешкә кермәгәнлеген күрсәтте (моның 600 миллион ел буена шулай булганлыгы мөмкин). Әгәр дә әлеге матдә су белән бәйләнешкә кергән булса иде, суда бик яхшы эрүчән Ca(ClO4)2 нибары CaSO4 матдәсен хасил итәр иде (ә андый матдә табылмый). Димәк, Марста тирәлек бик коры булырга тиеш, ул тирәлектә су я бөтенләй юк, я бик аз күләмдә[191].
Кайбер галимнәр тарафыннан, ALH84001 метеоритында (ул метеоритның чыганагы Марс дип уйланыла) табылган углерод глобулалары әлеге метеорит Марска 15 миллион ел элек башка метеорлар сугылу аркасында Марстан аерылган вакыттан калган, хәзер күмергә әйләнгән микроб калдыклары дигән гипотеза тәкъдим ителә. Әмма бу гипотезага шикләнеп караучы галимнәр дә күп, һәм метеориттагы формаларның чыганагы тулысынча гайре органик табигатьле диюче икенче бер фикер тәкъдим ителә[192].
Марс орбитерлары тарафыннан формальдегид һәм метанның кечкенә микъдары табылу "Марста тереклек бар" дигән тезис өчен аргумент буларак кулланыла. Сәбәбе — даими чыганаклары булмаса, ул ике кушма матдә Марс атмосферасында бик тиз таркалыр иде[193][194]. Шулай да, әлеге матдәләр вулкан эшчәнлеге я серпентинлашу кебек башка геологик процесслар нәтиҗәсендә дә хасил була ала[155].
Марстагы бәрмә кратерлар өстендә импактитлар табыла (планетага метеор бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килүче таш төре). Җир өстендәге импактитларның тереклек эзләрен саклаулары күзәтелә[195][196]. Җирдәге кебек, Марстагы бәрмә кратерлардагы импактит пыяланың да тереклек эзләрен саклавы мөмкин (әгәр дә ул өлкәдә тереклек гомумән булган булса, билгеле)[197][198][199].
2017 елның май аенда Көнбатыш Австралиянең Пилбара кратоны исемле өлкәсендә 3,48 миллиард еллык гейзерит ташы һәм аңа бәйле ташлар табыла (бу төр ташлар еш кына кайнар чыганаклар һәм гейзерлар тирәсендә очрый). Әлеге табылган ташлар эчендә Җир планетасының коры җирендәге билгеле булган иң тәүге тереклек формалары саклана дигән фараз бар. Шулай була калса, әлеге табылдыклар Марста да тәүге тереклек галәмәтләрен кайдан эзләргә кирәк икәне хакында файдалы мәгълүмат бирә ала[200][201].
Марсның ике, чагыштырмача кечкенә, табигый иярчене бар: Фобос (диаметры якынча 22 км) һәм Деймос (диаметры якынча 12 км). Икесенең дә орбиталары Марска якын. Күпчелек галимнәр "ул иярченнәр — планетага якынаеп, аның тартылу көченә килеп эләккән астероидлар" диюче теорияне хуплый, әмма аларның килеп чыгышы билгесез булып кала бирә [202]. Иярченнең икесе дә 1877 елда америкалы астроном Асаф Холл тарафыннан ачылган; исемнәрен грек мифологиясендәге затлардан алалар — аталары сугыш алласы Ареска көрәш кырында юлдаш булучы Фобос (паника/курку) һәм Деймостан (дәһшәт/курку). Рим мифологиясендәге Марс грек мифологиясендәге Ареска туры килә[203][204]. Хәзерге заман грек телендә планета бүген дә Арес дип атала (Aris: Άρης)[205].
Марс өстеннән караганда, Фобос һәм Деймосның хәрәкәте Айның хәрәкәтеннән үзгә булып күренә. Фобос көнбатышта калкып, көнчыгышта бата, һәм нибары 11 сәгать соңрак инде ул янәдән калка. Деймос, тышкы синхрон орбитада булу сәбәпле — синхрон орбитадагы иярченнең әйләнү вакыты планетаның әйләнү вакытына тигез — көтелгәнчә көнчыгышта күтәрелә, әмма (Фобостан) әкренрәк.
Ике иярченнең дә чыганагы ачык түгел. Аларның түбән альбедолы һәм углеродлы кодриттән тәшкил ителгән булулары аларны астероидларга охшата. Бу факт исә "тотылу теориясенә" җирлек бирә — әлеге теория буенча, Фобос та, Деймос та Марска якынлашып, аның тарафыннан "тотылган" астероидлар. Фобосның стабиль булмаган орбитасы аның чагыштырмача күптән түгел тотылган булуын аңлатырга мөмкин. Әмма икесенең дә экваторга якын әйләнә орбиталары бар, тотылган объектлар өчен бу гадәти булмаган күренеш, һәм катлаулы тотылу динамикаларын таләп итә. Иярченнәр Марсның иртә тарихында, Марс үзе кебек үк кисәкчәләрнең бергә туплануыннан гыйбарәт процесс нәтиҗәсендә хасил булган булырга мөмкин, әмма бу чыннан да шулай булган булса, иярченнәрнең составы сораулар тудыра — әйтелгәнчә, тәркипләре ягыннан иярченнәр астероидларны хәтерләтә, Марсны түгел.
Өченче мөмкинлек — өченче җисемнең катнашы булуы я Марска башка бер җисем бәрелеп, аннан матдә кубуы[206]. Фобос хакындагы иң соңгы мәгълүмат — аның югары дәрәҗәдә тишекле интерьергә ия булуы[207] һәм башлыча филосиликатлардан һәм Марста очраучы башка минераллардан тәшкил ителгән булуы[208] — иярчен Марска метеор бәрелү нәтиҗәсендә Марстан купкан һәм соңыннан Марс орбитасында янәдән бергә тупланган матдәләрдән хасил булган дип уйларга нигез бирә[209]. Әлеге гипотеза Айның хасил булуы хакындагы төп теориягә охшаш.
Марс иярченнәренең күренгән һәм якын-инфракызыл спектрумы тышкы зонадагы астероидларга охшаса да, Фобосның термаль инфракызыл спектрумы бер сыйныф хондритлар спектрумы белән дә тәңгәл түгел[208].
Марсның диаметрлары 50-100 метрдан кечерәк булган башка иярченнәре булырга мөмкин. Фобос белән Деймос арасында тузаннан тәшкил ителгән боҗра бар дип фараз ителә[21].
Марсның өслеген, климатын, геологиясен өйрәнер өчен Советлар Берлеге, Америка Кушма Штатлары, Европа һәм Һиндстан тарафыннан Марска дистәләгән космик аппарат җибәрелде. Ул аппаратның берсе дә кеше йөретмәде. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Марста сигез функциональ космик аппарат бар иде. Шуның алтысы Марс өстендә түгел, ә аның тирәли әйләнә иделәр (болар 2001 Mars Odyssey, Mars Express, Mars Reconnaisance Orbiter, MAVEN, Mars Orbier Mission һәм ExoMars Trace Gas Orbiter исемле аппаратлар) һәм икесе Марсның нәкъ өслегендә иделәр (Mars Exploration Laboratory һәм Mars Science Laboratory ''Curiosity'' исемлеләр). Mars Reconnaissance орбитеры ясаган күзәтүләр Марста иң җылы айларда агымсулар булуы мөмкин икәнен ачыклады[210]. 2013 елда NASA-ның Curiosity роверы Марс туфрагында масса өлеше буенча 1.5 проценттан алып 3 процентка кадәр су булуын ачыклады (әмма ул су башка, катнаш матдәләр эчендә һәм бу сәбәпле җиңел генә ирешүле түгел)[211]. Mars Reconnaissance орбитерының HiWish программасы аша теләгән кеше Марс сүрәтләрен таләп итә ала.
NASA'ның Марс фәнни лабораториясе программасы кысаларында 2011 елның 26 ноябрендә Марска Кьюриосити (ингл. Curiosity, кызыксынучанлык) исемле марсгизәр җибәрелә, һәм ул планетага Гринвич вакыты буенча 2012 елның 6 августында барып җитә. Әлеге марсгизәр Mars Exploration Rovers исемле башка марсгизәрдән зуррак һәм камилрәк була һәм сәгатенә 90 метр тизлек белән хәрәкәт итә ала[212]. Өстенә 7 метр ераклыктан да ташларның составын анализларга мөмкинлек бирүче бер лазер җиһаз куелган була[213]. 2013 елның 10 февраль көнне Curiosity үзенең боравы ярдәмендә тирәнрәктән таш мисалларын казып алуга ирешә — Җирдән башка бер планетадан алынган тәүге ташларны[214].
2014 елның 24 сентябрендә Һиндстан Космосны Өйрәнү Оешмасы тарафыннан җибәрелгән Марс Орбитер Миссиясе Марс орбитасына барып җитә. Һиндстан Космосны Өйрәнү Оешмасы әлеге космик аппаратны 2013 елның 5 ноябрендә, Марс атмосферасын һәм топографиясен анализлау максаты белән җибәргән була. Җирнең гравитация тәэсиреннән аерылу һәм тугыз айлык сәяхәткә кузгалыр өчен Марс Орбитер Миссиясе Һоһманн траекториясеннән файдалана. Бу миссия Азия тарихында беренче планетаара миссия иде[215].
2016 елның 14 мартында, Европа космик агентлыгы, Роскосмос белән берлектә, Марска ExoMars Trace Gas Orbiter һәм Schiaparelli исемле космик аппаратлар җибәрде[216] Трейс Газ орбитеры 2016 елның 19 октябрендә уңышлы гына Марс орбитасына керсә дә, Скиапарелли Марска төшү барышында һәлакәткә очрый.[217].
Европа космик агентлыгы 2020 елның июлендә Марска, планета өслегендә тикшеренүләр үткәрү өчен, ExoMars гизәрен һәм ExoMars 2020 платформасын җибәрәчәк[218].
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Mars Hope орбитерын, ягъни планета тирәли әйләнәчәк иярченен җибәрү шулай ук 2020 елга тәгаенләнгән. Ул иярчен Марска 2021 елда барып җитәчәк һәм Марсның атмосферасын өйрәнер өчен кулланылачак дип көтелә[219].
XX гасыр дәвамында һәм XXI гасыр башында Марска кеше җибәрү хакында берничә план тәкъдим ителә, әмма аларда 2020 елга кадәр кешенең Марска аяк басуы каралмаган. SpaceX ширкәтенә нигез салучы Элон Маск 2016 елның сентябрендә якынча 10 миллиард доллар чыгымнар таләп итүче бер планы хакында игълан итте, ул планга күрә, иң тизе, 2024 елда Марска космик туристлар бара алачак[220]
2016 елның октябрендә Америка Кушма Штатлары президенты Барак Обама 2030-елларда Марска кеше җибәрүне максат итеп куйган АКШ программасын янәдән раслады. Әлеге программа кысаларында халыкара космик станцияне технологияләр инкубаторы буларак куллануны дәвам итү каралган[221][222].
Төрле-төрле орбитерларның, иңмә космик аппаратларның һәм марсгизәрләрнең булуы Марс өслегеннән астрономик күзәтүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Марсның табигый иярчене булган Фобосның почмак диаметры Җирдән күренгән тулы Айның якынча өчтән беренә тигез, Деймос азмы-күпме йолдызга охшый, һәм ул Чулпан йолдызын Җирдән күзәткәндәгедән бераз гына яктырак булып күренә[223].
Җир планетасыннан күренгән төрле феноменнар Марстан да күзәтелә, әйтик метеорлар һәм котып балкышлары[224]. Фобос һәм Деймосның күренмәле үлчәмнәре Кояшныкыннан шактый кечерәк; бәс, алар тарафыннан Кояшның өлешчә "тотылуын" транзитлар дип карау кирәк [225][226]. Марстан Меркурийның һәм Венераның транзитлары күзәтелә. Җирнең транзиты 2084 елның 10 ноябрендә урын алачак[227].
2014 елның 19 октябрендә Марска ифрат якын арада Сайдинг Спринг (ингл. Siding Spring) кометасы узып үтте. Комета Марска шулкадәр якын булды ки, кометаның комасы Марсны бөтенләй уратып алган булырга мөмкин[228][229][230][231][232][233].
Марсның орбитасы эксцентрик булганлыктан, аның йолдызча зурлыгы Марс Кояшка каршы торган вакытта -3,0 нән -1,4 кә кадәр үзгәрә ала. Марс гадәттә сары, әфлисун төсендә я кызыл була. Марсның асыл төсе ирис төсенә якын, ә безгә күренгән кызыллык планета атмосферасындагы тузаннан гына килә. НАСАның Спирит роверы зәңгәр-соры кыялар һәм ачык кызыл ком "таплары" күренгән яшел-көрән, балчык төсендәге ландшафт рәсемнәрен төшергән иде[234]. Марс Җирдән иң ерак булганда иң якын чагыннан җиде тапкыр ерак була. Күзәтергә иң кыен җирдә урнашканда, Марс Кояш нурларында айларча юк була ала. Күзәтергә иң кулай вакытларда — 15 я 17 еллык интервалларда һәм һәрвакыт июль ахыры белән сентябрь башы арасында — телескоп белән Марс өслегенең шактый детальләрен карап була. Телескопта бик якынайтмыйча караганда да иң нык күзгә бәрелгәне ул котып боз бүрекләре[235].
Марс Кояшка каршы торуга якынлашканда Марсның ретроград хәрәкәт периоды башлана. Бу да түбәндәгене аңлата: Марс арткы фондагы йолдызларга карата элмәк кебек траектория буенча кирегә таба хәрәкәт итә. Бу ретроград рәвештә хәрәкәт итү якынча 72 көн дәвам итә, һәм бу период уртасында Марс үзенең иң югары парлаклыгына, ягъни яктылыгына ирешә[236].
Марсның геоцентрик озынлыгы Кояшныкыннан 180° аермалы булган нокта каршы тору дип атала. Бу нокта Марсның Җиргә иң якын булган вакытына якын. Каршы тору вакыты Марсның Җиргә иң якын килү вакытыннан 8,5 көнгә кадәр аерыла ала. Планеталарның эллиптик орбиталары аркасында якынлашу вакытында алар арасындагы ераклык 54[237] миллион километрдан алып 103 миллион километрга кадәр була ала, бу исә почмак үлчәвендә дә бәрабәр вариациягә китерә[238]. Соңгы тапкыр Марс каршы торуы 2016 елның 22 маенда, якынча 76 миллион километр ераклыкта, урын алды[239]. Киләчәк Марс каршы торуы 2018 елның 27 июлендә, якынча 58 миллион километр ераклыкта булачак[239]. Марсның бер-бер артлы ике каршы торуы арасындагы уртача вакыт — Марсның синодик периоды — 780 көн тәшкил итә; әмма әлеге вакыт 764 көннән алып 812 көнгә кадәр сузыла ала[240].
2003 елның 27 августында, бөтендөнья килештерелгән вакыт буенча сәгать 9:51:13-тә, якынча соңгы 60000 ел эчендә Марс Җиргә иң якын арага килде (55 758 006 километр) һәм шул еллар эчендә иң югары йолдызча зурлыкка иреште (−2.88-гә). Бу вакыйга Марс каршы тору ноктасыннан бер көн ара булганда һәм аның перигелиеннан якынча өч көнлек арада булганда була, нәтиҗәдә Марсны Җирдән җиңел күреп була. Соңгы тапкыр Марс Җиргә ул кадәр якын б.э.к. 57617 елның 12 сентябрендә килгән булган, һәм икенче тапкыр 2287 елда килүе көтелә[241]. Бу рекордлы кыска арага якынлашу соңгы вакытта булып узган якын килүләрдән бераз гына якынрак. Мисал өчен, 1924 елның 22 августындагы минималь ераклык 0,37285 астрономик берәмлеккә тигез була, 2208 елның 24 августындагы минималь ераклык исә 0,37279 астрономик берәмлек булачак дип көтелә[242].
2005 елда, радардан килгән мәгълүмат ике котыпта да[70] һәм урта киңлекләрдә дә [72][243] зур күләмдә су бозы бар икәнен күрсәтте. 2007 елның март аенда Спирит роверы тәркибләрендә су булган химик кушылма мисалларын тапты. 2008 елның 31 июлендә Феникс иңмә космик аппараты Марс туфрагында су бозының үзен тапты[73]. 2015 елның 28 сентябрендә НАСА Марс өслегендә тозлы су агынтылары табылу турында хәбәр итте[244].
Марсны күзәтү тарихы Марсның каршы торулары белән бәйле. Бу вакыт Марс Җиргә иң якын була һәм нәтиҗәдә иң яхшы күренә. Мондый каршы торулар берничә ел саен булып тора. Марсның перигелик каршы торулары тагын да зуррак игътибарга лаек. Перигелик каршы торулар һәр 15 я 17 ел саен булып тора һәм Марсның перигелийгә якын булуы белән үзенчәлекле. Нәтиҗәдә ул Җиргә тагын да якынрак килә.
Беренче булып Марс планетасын, төнге күк гөмбәзендә күчеп йөрүче бер җисем итеп, борынгы Мисыр астрономнары терки. Безнең эрага кадәр 1534 елга инде алар планетаның ретроград (ягъни күк йөзендәге башка җисемнәрнең хәрәкәтенә кире якка) хәрәкәте белән таныш була[245]. Яңа Бабил империясе чорында, Бабил астрономнары планеталарның торышын даими рәвештә теркәп бара һәм аларның хәрәкәте хакында системалы күзәтүләр ясый. Марс хакында алар планета 79 ел саен 37 синодик әйләнү, яки 42 зодиак буенча әйләнү ясый икәнен белә. Бабил астрономнары шулай ук планеталарның фаразланган вәзгыятенә кирәкле кечкенә төзәтмәләр кертүнең арифметик ысулларын уйлап таба[246][247].
Безнең эрага кадәр дүртенче гасырда, Аристотель каплану процессы вакытында Марсның Ай артында юк булуына игътибар итә, һәм бу факт планетаның ерактарак урнашуы хакында сөйли дип яза.[248]. Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек галиме Птолемей[249] Марсның орбиталь хәрәкәте мәсьәләсенә ачыклык кертергә тырыша. Птолемей үз моделен һәм астрономия хакындагы хезмәтләрен берничә томлы Әлмагест исемле китабында тасвирлый. Бу китап астрономиядә 14 гасыр буена әһәмиятен югалтмаган хезмәткә әйләнә[250]. Борынгы Кытай чыганаклары Марсның иң соңы безнең эрага кадәр дүртенче гасырда Кытай астрономнарына билгеле булганы хакында сөйли[251]. Һиндстан астрономиясеннән, безнең эраның бишенче гасырында язылган Сурья сиддханта исемле бер текстта Марсның диаметры бәяләнә[252]. Көнчыгыш Азия мәдәниятләрендә Марс, биш элемент хакындагы күзаллауларга нигезләнеп, традицион рәвештә "ут йолдызы" (кыт. 火星) дип атала[253][254][255].
Унҗиденче гасырда, Тихо Браге Марсның көнлек параллаксын үлчи. Ул санны Йоһаннес Кеплер Җирдән Марска кадәрге араны якынча исәпләү өчен куллана[256]. Телескоп пәйда булгач, Марсның көнлек параллаксы, Җир-Марс арасын билгеләр өчен, янәдән үлчәнә. Моны беренче булып 1672 елда Джованни Доменико Кассини башкара. Башта параллаксны үлчәү җиһазларның начар сыйфаты аркасында кыен була[257].
Марсның Венера тарафыннан бердәнбер томалануы 1590 елның 13 октябрендә Михаэль Мәстлин тарафыннан Һайделбергта күзәтелә[258]. 1610 елда Галилео Галилей, беренче булып, Марсны телескоп аша карый ала[259]. Марсның беренче рельеф үзенчәлекләрен күрсәтүче харитасын төзүче кеше Нидерланд астрономы Кристиан Гюйгенс була[260].
XIX гасырга, телескопларның көче Марс өслегендәге үзенчәлекләрне аермачык күрсәтерлек дәрәҗәгә җитешә. Марсның перигелик каршы торуы 1877 елның 5 сентябрь көнне була. Ул елны итальян астрономы Джованни Скиапарелли, Марсның беренче детальле харитасын төзер өчен, Миланда 22 сантиметрлы телескоптан файдалана. Ул хариталарда Скиапарелли canali (үзәннәр) дип атаган үзенчәлекләр күрсәтелгән була. Соңрак ул үзәннәрнең оптик иллюзия булганлыгы ачыклана. Ул каналар фаразан Марс өслегендәге озын, туры сызыклар була, һәм Скиапарелли аларга Җирдәге атаклы елга исемнәрен бирә. Итальян телендә "canal" сүзе "үзән" (елга үзәне) дигән мәгънәгә ия. Ягъни сүз кешеләр тарафыннан төзелгән ясалма каналлар турында бармый. Шулай да canali сүзе инглиз теленә башта ялгыш "canals" ("каналлар") дип тәрҗемә ителә[261][262].
Бу күзәтүләрдән тәэсирләнгән ориенталист-галим Персивал Лоуэл үлчәмнәре 30 сантиметр һәм 40 сантиметр булган телескопларга ия обсерваториягә нигез сала. Обсерватория Марсны тикшерү өчен 1894 елдагы иң яхшы форсат вакытында һәм дә аңардан соңгы отышсызрак каршы торулар вакытында кулланыла. Лоуэлл Марс һәм аңардагы тормыш хакында җәмгыятькә зур тәэсире булган берничә китап нәшер итә[263][264]. Каналлар (canali), мөстәкыйль рәвештә, башка астрономнар тарафыннан да табыла, мәсәлән Ниццедагы ул замандагы иң зур телескоптан файдаланган Һенри Джозеф Перротин һәм Луи Толлон тарафыннан[265][266].
Марстагы сезонлы үзгәрешләр (әйтик, котып бүрекләренең кечерәюе һәм буй-буй кара сырлар хасил булуы) һәм инде телгә алынган каналлар табылуы Марста тормыш булуы хакындагы фаразлар тудыра, озак вакыт дәвамында Марста зур диңгезләр һәм үсемлекләр бар дип уйланыла. Телескоплар һичбер заман төрле имеш-мимешләргә дәлил китерерлек күрсәтү көченә ирешми. Зуррак телескоплар кулланылган саен, әзрәк санда озын, туры каналлар күзәтелә. 1909 елда Камил Фламарион тарафыннан 84 сантиметрлык телескоп ярдәмендә башкарылган күзәтү барышында иррегуляр шәкелле формалар күзәтелә, әмма каналлар күренми[267].
Хәтта 1960-елларда Марс биологиясе хакындагы мәкаләләр нәшер ителә, һәм әлеге мәкаләләрдә Марстагы сезонлы үзгәрешләрне аңлатканда тереклектән башка сәбәпләр бөтенләй игътибарга алынмый. Функциональ экосистема өчен химик цикллар һәм метаболизмның детальле сценарийлары нәшер ителә[268].
60 һәм 70 елларда НАСА-ның Маринер программасы кысаларында планетага космик кораблар ирешкәч, Марстагы тереклек хакындагы әлеге күзаллаулар чәлпәрәмә килә. Викинг миссиясе кысаларындагы экспериментлар нәтиҗәсендә Марсның кискен шартлы, үле планета булуы хакындагы гипотеза гомум кабул ителә[269].
Маринер 9 һәм Викинг бу миссияләрдә тупланган мәгълүматларга нигезләнеп Марсның яхшырак хариталарын төзергә ярдәм итте. Тикшеренүләрдә алга таба икенче зур адым ул Mars Global Surveyor миссиясе иде. Әлеге проект 1996 елда башлый һәм 2006 елга кадәр дәвам итә, аның кысаларында Марс топографиясе, магнетик кыры һәм аның өслегендәге минералларның тулы һәм гаять детальле хариталары төзелә[270]. Әлеге хариталарны Интернетта карап була, мәсәлән, Google Mars сәхифәсендә. Mars Reconnaissance Orbiter һәм Mars Express Марсны яңа җиһазлар ярдәмендә өйрәнүне һәм җиргә иңүче космик аппаратларга ярдәм күрсәтүне дәвам итте. НАСА ике онлайн кулланма тәкъдим итә — болар 50 еллык тикшеренүләрдән килгән мәгълүматка нигезләнгән визуализацияләр күрсәтүче Mars Trek һәм 3D режимында Кьюриосити марсгизәрендә сәяхәт итүне симуляцияләүче Experience Curiosity сайтлары.
Марс Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы исемен йөртә. Төрле мәдәниятләрдә Марс ирлек һәм яшьлек символы булып тора. Марсның символы исә — өске уң чатка күрсәтүче бер угы булган әйләнә — ир җенесе символы.
Марска космик аппарат җибәрүдәге уңышсызлыклар бу уңышсызлыкларның сәбәбен Җир-Марс "Бермуда өчпочмагына", "Марс ләгънәтенә" һәм космик кораблар ашаучы "Зур галактик аждаһа"га сылтаучы сатирик искә алулар тудырды[271].
Марста акылга ия марсианнар яшәве хакындагы фикер XIX гасыр ахырында зур популярлык казана. Скиапареллинең Марстагы "каналларны" ачуы һәм Персиваль Лоуэлл китаплары бу планета хакында, ул коры, бушап калган, җансыз, борынгы цивилизацияләр төзегән ирригация каналлары сакланган бер урын, дигән күзаллау тудыра[272].
Мәшһүр шәхесләр тарафыннан әйтелгән фикерләр һәм ачыкламалар соңрак "Марс бизгәге" исемен алган вәзгыятькә тагын да "утын өсти"[273]. 1899 елда, Колорадо Спрингс лабораториясендә үз радиоалгычлары ярдәмендә атмосферадан килгән радио шаулауны өйрәнүче Никола Тесла кабатланучы сигналларга юлыга. Соңрак ул, бу сигналларның башка планетадан, бәлки дә Марстан килгән радио хәбәрләр булган булуы мөмкин дигән фикер әйтә. 1901 елгы бер интервьюсында Тесла болай ди:
Бераз вакыт кичкәч минем акылыма кинәттән шундый фикер килде — мин күзәткән шаулаулар акыллы идарә нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга мөмкин. Аларның мәгънәсен ачыклый алмасам да, аларның бөтенләй очраклы рәвештә генә барлыкка килүенә ышана алмыйм. Торган саен миндә "мин бер планетаның икенче бер планетаны сәламләвен ишеткән беренче кеше" дигән хис ныграк үсә[274].
Тесланың теорияләре Вильям Кельвин тарафыннан да яклау таба. "Кельвин, 1902 елда Америка Кушма Штатларында сәяхәт иткән вакытында, Тесла хакында "Тесла Марстан Америкага җибәрелгән сигналларны кабул итте дип уйлыйм" дип әйтте" диюче чыганаклар бар[275]. Америкадан китәр алдыннан Кельвин бу сүзләрне "катгый рәвештә" кире кага: "Чынлыкта минем әйткәнем бу иде: Марста яшәүчеләр, әгәр андыйлар булса, шөбһәсез Нью-Йоркны, аеруча электр утларын күрә алыр иде"[276].
1901 елгы New York Times мәкаләсендә Һарвард колледжы обсерваториясенең директоры Эдвард Чарьз Пикеринг аларга Аризонадагы Лоуэлл обсерваториясеннән Марсның Җир белән элемтәгә керергә тырышуын расларга охшаган телеграмма килүе хакында яза[277].
1900 елның декабре башында без Аризонадагы Лоуэлл обсерваториясеннән 70 минут дәвамында Марстан чыккан яктылык угы хакында хәбәр итүче бер телеграм кабул иттек (Лоуэлл Обсерваториясе Марста специальләшә). Мин бу фактлар хакында Европага телеграмма җибәрдем һәм ил эчендә дә копияләр җибәрдем. Андагы күзәтүче игътибарлы, ышанычлы кеше, һәм бу яктылыкның чыннан да булганлыгына шикләнергә сәбәп юк. Марстагы яхшы беленгән географик ноктадан чыкканлыгы хәбәр ителә. Барысы да шушы иде. Инде бу хикәя дөньяны әйләнеп чыкты. Европада мин Марс белән элемтәдә булганмын диелә һәм һәртөрле күпертеп сөйләүләр таралган. Әлеге яктылык ни булганлыгын белергә безнең мөмкинлегебез юк. Аның “акылы” булганмы, юкмы, моны беркем дә әйтә алмый. Моны һич аңлатып булмый[277].
Пикеринг соңрак марслыларга сигнал бирү өчен Техаста көзге комплексы урнаштырырга тәкъдим итә[278]. Соңгы унъеллыкларда, Марсның өслеген югары сыйфатлы хариталарга төшерү барышында, аерым алганда Mars Global Surveyor программасы кысаларында, "акыллы" тереклекнең бернинди эзләре дә табылмый. Моңа карамастан, Ричард Хогленд кебек комментаторлар тарафыннан Марста акыллы тереклек формалары булуы хакындагы ялган-фәнни фаразлаулар дәвам итә. Әлеге фаразлаулар космик кораблар төшергән рәсемнәрдәге кечкенә зурлыктагы үзенчәлекләрне "пирамидалар" һәм "Марстагы йөз" дип интерпретацияләүгә нигезләнгән һәм "каналлар" хакындагы бәхәсне хәтерләтә. Карл Саган исемле планетар астроном түбәндәгене яза:
Марс безнең Җир белән бәйле өметләребезнең һәм куркуларыбызның шәүләсе белән капланган бер мифик арена төренә әйләнде[262].
Марсның җете кызыл төсе һәм XIX гасыр фәненең планета өслегендә тереклек кенә түгел, ә хәтта акылга ия тереклек булуы хакындагы спекуляцияләре аның нәфис әдәбиятта ничек тасвирлануына йогынты ясый[279]. Марс турында хикәяләүче бихисап фәнни фантастика әсәрләре языла, шулар арасында Һерберт Уэллсның 1898 елда дөнья күргән Галәмнәр сугышы романы (ингл. The War of the Worlds; татар теленә безгә мәгълүм тәрҗемә — Фәрвәз Миңнуллин тәрҗемәсе, 1987 ел[280]). Бу романда марслыларның үзләренең үлеп баручы планеталарыннан күченер өчен Җирне яулап алырга тырышулары тасвирлана. Моннан тыш Рей Брэдбериның Марс хроникалары, Эдгар Райс Борроузның Барсум, Клайв Льюисның Out of the Silent Planet исемле әсәрләрен[281] һәм Роберт Һайнлайнның 1960-еллар уртасына кадәр язылган хикәяләрен атап үтәргә була[282].
Джонатан Свифт үзенең Гулливер сәяхәтләре романының 19-нчы бүлегендә Марс иярченнәрен искәртә — ул иярченнәр Асаф Һолл тарафыннан ачылудан 150 ел әүвәл — һәм аларның орбиталары хакында шактый төгәл мәгълүмат бирә[283].
Уорнер Бразерс (ингл. Warner Brothers) ширкәте чыгарган Луни Тюнс (ингл. Looney Tunes) мультфильмындагы акыллы марслының — Марслы Марвинның — көлкеле образы экраннарга 1948 елда чыга һәм әле хәзер дә билгеле образ булып кала бирә[284].
Маринер һәм Викинг космик кораблары Марсның җансыз һәм каналларсыз дөнья икәнен күрсәтүче рәсемнәр җибәргәч, Марс хакындагы әлеге күзаллаулардан ваз кичелә һәм алар урынына Марска күченеп, анда үз колонияләрен булдырган кешеләр турындагы төгәлрәк, реалистиграк әсәрләр пәйда була башлый. Алар арасында иң киң танылу алганы — ул Ким Стенли Робинсонның Марс трилогиясе.
Марстагы йөз һәм планетаара космик станцияләр тарафыннан рәсемгә алынган башка серле күренешләр хакындагы псевдо-фәнни сөйләшүләр борынгы цивилизацияләрнең фәнни фантастикада, бигрәк тә кинематографта популяр булып калуын аңлата[285].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.