From Wikipedia, the free encyclopedia
PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.
Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә.
Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез:
Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.
Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.
Чиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH−]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә.
Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия.
Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.
Шул чак: [H+] > [OH−] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH−] > [H+] очракта — нигезле дип атала.
Эремәдә OH− ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә:
|
Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.