From Wikipedia, the free encyclopedia
Көнбагыш мае яки айбагар мае — берьеллык көнбагыш (Heliánthus ánnuus) орлыгыннан чыгарыла торган үсемлек мае. Россиядә һәм Украинада иң таралган үсемлек мае, бу илләрдә дөньяда иң күп көнбагыш мае җитештерелә.
1829 елда Россиядә Даниил Бокарев көнбагышны эшкәртү ысулын уйлап чыгара, 1835 елда чит илгә экспорт башлана, 1860 елга 160 май сыгу заводы була.
Чи көнбагыш мае хуш тәменә һәм исенә ия. Тыгызлыгы 920—927 кг/м3 (10 °C), эрү температурасы −16 до −19 °C, кабыну температурасы 180°С, төтәү температурасы 232 °C.
Чи тазартылмаган көнбагыш мае:
Көнбагыш маенда түбәндәге майлы әчелекләр бар:
Көнбагыш маен холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлы әчелекләр белән бай.
Май | Моно-туендырылмаган майлы әчелекләр (файдалы) | Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр (иң файдалы) | Туендырылган майлы әчелекләр (зыян китерә ала) | Холестерин, мг |
---|---|---|---|---|
Пальма мае | 40 | 10 | 50 | 0 |
Җир чикләвеге мае | 39 | 42 | 19 | 0 |
Зәйтүн мае | 75 | 10 | 15 | 0 |
Кукуруз мае | 30 | 54 | 16 | 0 |
Кытай борчагы мае | 25 | 69 | 15 | 0 |
Көнбагыш мае | 13 | 77 | 10 | 0 |
Һинд чикләвеге мае | 5 | 1 | 94 | 0 |
Атланмай | 21 | 3 | 51 | 215 |
Көнбагыш маенда поли-туендырылмаган майлы әчелекләрдән "омега-3" нибары 1%, ә Омега-6 өстенлек итә.
Көнбагыш маенда күп Е витамины бар, чагыштыру өчен:
Ике төр майда күп F витамины.
Е витамины буенча 100 грамм көнбагыш маенда 293%, җитен маенда 179%, кукуруз маенда 124%, зәйтүн маенда 81% тәүлек нормасына ия.
Көнбагыш мае элекке ССРБда төп кулланыла торган үсемлек мае, мөһим халык-хуҗалык әһәмиятенә ия. Ашамлык сәнәгатендә киң кулланыла, аннан маргарин һәм гидролаштыру ярдәмендә кулинар майлар җитештерелә.
Көнбагыш мае консервлар җитештерүдә, шулай ук буяулар сәнәгатендә, сабын җитештерүдә кулланыла. Көнбагыш мае төрле мазьларга керә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.