From Wikipedia, the free encyclopedia
Җитен мае (лат. oleum lini) — җитен орлыгыннан чыгарыла торган үсемлек мае.
Җитен мае тиз кибә торган майларга карый. Шушы үзенчәлеге туендырылмаган майлы әчелекләрнең югары барлыгы белән аңлатыла: линолен әчелеге (Омега-3) 44-61%, линолик әчелек (Омега-6) 15-30%, олеин әчелеге (Омега-9) 13-29%. Туендырылган әчелекләр 9-11% тәшкил итә.
Җитен маенда күп токоферол (Е витамины), фолик әчелек (В9 витамины), эстроген сыман фитогормоннарга ия.
Кинематик үзлелеге 15,5·10−6 м²/сек (20 °C), йод саны 175-204.
Җитен мае мөһим техник әһәмияткә ия, аннан лаклар, олифа, сыек сиптергечләр, буяулар, линолеум җитештерелә.
Җитен мае файдалы Омега-3 һәм Омега-6 барлыгы өчен ашамлык һәм дару буларак кулланыла. Кеше организмы үзе шушы матдәләрне ясый алмый һәм җитен мае шифалы майлы әчелекләрнең чыганагы булып тора.
Җитен маенда Омега-3 барлыгы балык маендагына караганда 2 тапкыр күбрәк. Җитен маеның бу үзлекләре холестеринны, кан үзлелеген киметә, кан тамырлары сыгылмалылыгын арттыра, бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.
Ләкин кайбер тикшеренүләр буенча җитен маенда күп фитоэстрогеннар булуы зыян китерә ала.
Җитен мае тиз бозыла, шуңа күрә аны ябык шешәдә, караңгы урында сакларга кирәк. Җитен маенда кыздырырга ярамый, чөнки анда эпоксидлар, кетоннар, альдегидлар барлыкка килә һәм зыян китерә ала.
Ачык шешәдә торган җитен мае ике атнадан файдалы үзлекләрен югалта.
Төзелеш[1]:
Төзелеш | Омега әчелекләре | 100 граммда состав |
---|---|---|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.