Пальма мае
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Пальма мае — зәйтүнчә пальма (Elaeis guineensis) җимешләренең итләч өлешеннән чыгарыла торган үсемлек мае. Әлеге пальманың орлыкларыннан ясалган май - пальма-төш мае дип йөртелә.
Пальма мае кызыл-әфлисун төсендә, эрү температурасы 33—39 °C, ягъни бүлмә температурасында пальма мае каты халәттә саклана.
Пальма мае триалглицеридлар (гөлсирин һәм майлы әчелекләр) кушылмасы булып тора.
Олеин - пальма маеның сыек фракциясе, эрү температурасы 19—24 °C.
Стеарин — пальма маеның каты фракциясе, эрү температурасы 47—54 °C.
Пальма маен үзләштерү 97% тәшкил итә.
Май | Үзләштерү коэффициенты, % |
---|---|
Кытай борчагы мае | 98,8 |
Кукуруз мае | 98,3* |
Мамык мае | 97,0 |
Һинд чикләвеге мае | 96,5* |
Пальма олеины | 96,4 |
Пальма мае | 95,8 |
Пальма стеарины | 94,2 |
Сөт мае | 90,7* |
Пальма маенда күп күләмдә Е һәм А витаминнары һәм холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлар (олеин, линолин әчелекләре) бар. Шулай ук пальма маенда атланмайдагы кебек үк туендырылган майлар барлыгы билгеле, әлеге туендырылган майлы әчелекләр (кислоталар) йөрәк һәм кан юллары чирләренә китерә ала.
Май | Моно-туендырылмаган майлы әчелекләр (файдалы) | Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр (иң файдалы) | Туендырылган майлы әчелекләр (зыян китерә ала) | Холестерин, мг |
---|---|---|---|---|
Пальма мае | 40 | 10 | 50 | 0 |
Җир чикләвеге мае | 39 | 42 | 19 | 0 |
Зәйтүн мае | 75 | 10 | 15 | 0 |
Кукуруз мае | 30 | 54 | 16 | 0 |
Кытай борчагы мае | 25 | 69 | 15 | 0 |
Көнбагыш мае | 13 | 77 | 10 | 0 |
Һинд чикләвеге мае | 5 | 1 | 94 | 0 |
Атланмай | 21 | 3 | 51 | 215 |
Ләкин атланмайдан аермалы буларак пальма маенда холестерин юк.
Кайбер чыганаклар буенча пальма мае кальций үзләштерүен киметә (57,4% тан 37,5% ка кадәр).
Пальма мае ашамлык җитештерү сәнәгатендә киң кулланыла, аннан эрүчән сырлар, маргарин, прәннекләр, кәнфитләр, какао мае эквиваленты, сөт мае алмаштыргычы һ.б. ясала.
Шулай ук косметика, крем, сабын җитештерүдә кулланыла.
Пальма маен иң эре җитештерүчеләр - Малайзия (17 млн тонн), Индонезия (20 млн тонн).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.