From Wikipedia, the free encyclopedia
Армияләрнең «Үзәк» төркеме (алман Heeresgruppe Mitte) — Алман Кораллы көчләренең (вермахтның) эчендәге гаскәрләрнең оператив-стратегик берләшмәсе.
Армияләрнең «Үзәк» төркеме Heeresgruppe Mitte | |
---|---|
Оештырылу елы | җәй 1940 — 8 май 1945 |
Ил | / Өченче рейх |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Катнашу | «Барбаросса» операциясе: Белосток-Минск сугышы Смоленск сугышы Мәскәү өчен сугыш «Зейдлиц» операциясе «Цитадель» операциясе Багратион операциясе
|
Танылган командирлар | Федор фон Бок Гүнтер фон Клюге Эрнст Буш Вальтер Модель Георг Райнхардт Фердинанд Шёрнер |
1939 елның 1 сентябрьдә Алмания Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания һәм Франция Алмания сугышны игълан иткәннәр; Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә көнчыгыштан Польшага Советлар Берлеге бәреп керә.
1940 елның 16 августыннан армияләрнең «B» төркемен Көнчыгыш Пруссияга күчереп урнаштыру башланды.
1940 елның 18 декабрьдә Гитлер СССРга һөҗүм итү турындагы «Барбаросса» планны кабул иткән.
ССРБга каршы кампанияны башлау алдыннан армияләрнең «B» төркеме исемен армияләрнең «Үзәк» төркеменә алмаштырды.
1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч алман армиясе төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада) һәм өч һава флоты булган.
500 километрлы Голдап—Влодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армиянең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизияләре, 2 алман бригадасы 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Дивизияләр һәм бригадалар 9нче (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Ганс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Гейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Гот) танклар төркеме берләштерелгән. Төркемнең бурычы: флангларда зур көчләре белән һөҗүм иткәч, Белорусиядә дошманның гаскәрләрнең тар-мар итәргә. Аннан соң, Минскта елгыр берләшмәләрен туплангач, тизлектә Смоленск районына чыгарга; шулай итеп, Ленинград районында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрне бетерү максаты белән "Төньяк" армияләрнең төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.
1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 солдат һәм әфисәр, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танклары), 10 743 очкыч булган. Өч флотлар эчендә якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 керәйсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе). Дәүләт чиген саклану чик гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатышыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Әдис хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итә тиеш булган.
Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне туплаган. Алар Литва көньяк чигеннән Припять елгасына кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нче армия формалашкан.
22 июньне. Вилнүс юнәлешендә «Үзәк» армия төркеменең 3-нче танк төркеме һәм 9-нчы армиясы Төньяк-Көнбатыш фронтының 11-нче армиясының саклаун ертып, Неман аша барлык өч күперен басып алы һәм Алитус һәм Меркине районындарында елга аша чыкты.
Армияләрнең «Үзәк» төркеме Совет Берлегенең Көнбатыш фронтына каршы сугыша. Көнбатыш фронт Гродно районындагы фронтның контр-һөҗүмән үткәрә. Беларусия саклану сугышы Белосток янында үткән.
27 июнендә алманнар Белосток шәһәрән басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Белосток-Минск сугышы барышында 10-нчы совет армиясе чолганышка эләккән.
Июньдә Армияләрнең «Үзәк» төркеменең 2-нче һәм 3-нче танклар төркемнәре ССРБның 3-нче, 4-нче һәм 10-нчы армияләрен Минск шәһәре тирәсендә чолганышка эләктәргәннәр, совет Көнбатыш фронты тар-мар ителгән.
8 июльдә армияләрнең «Үзәк» төркеме Белосток һәм Минск районында чолгап алынган совет гаскәрләрен бетерүне тәмамлады.
1 октябрьне. «Үзәк» армия төркеменең Гудериан 2-нче танк төркеме үз үзәге өлештә Андрей Ерёменко Брянск фронтының 13-нче армия саклаун бөтен тирәнлеккә өзә һәм 60 км алга күчә. 1 октябрьгә 24-нче мотокорпус Севскны басып ала.
Калинин фронты 1941 елның 19 октябрендә Көнбатыш фронтының 22, 29, 30 һәм 31нче армияләреннән оештырылган Мәскәүнең төньяк-көнбатыш юнәлешендә алман "Үзәк" гаскәренә каршы сугышкан. Калинин саклау операциясендә фронт гаскәрләре шәһәрне югалтканнар, ләкин Торжок кырында дошманнарны җиңәләр.
2 октябрьне «Үзәк» армия төркеме Көнбатыш һәм Резерв фронтлар гаскәрләргә китереп бәрде.
Искәрмә. Танк төркемнәрнең пехота дивизиялары .[1]
Владимир Высоцкийның җыры «Солдаты группы „Центр“»:[2]
По выжженой равнине,
За метром метр,
Идут по Украине
Солдаты группы «Центр».
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.