From Wikipedia, the free encyclopedia
Калинин фронты – Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә. Фронт 1941-1943 елларда Үзәк Русиядә һәм Белорусия җирләрендә сугышкан.
Калинин фронты рус. Калининский фронт | |
---|---|
ССРБ КК эмблемасы | |
Оештырылу елы | 19 октябрь 1941 - 20 октябрь 1943 |
Ил | ССРБ |
Хәрби көчләр | ССРБ Кораллы көчләре |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Катнашу | Бөек Ватан сугышы:
Мәскәү өчен сугыш (1941—1942)
|
Танылган командирлар | Иван Степан улы Конев |
Калинин фронты 1941 елның 19 октябрендә Көнбатыш фронтының 22, 29, 30 һәм 31-нче армияләреннән оештырылган Мәскәүнең төньяк-көнбатыш юнәлешендә алман "Үзәк" гаскәренә каршы сугышкан. Калинин саклау операциясендә фронт гаскәрләре шәһәрне югалтканнар, ләкин Торжок кырында дошманнарны җиңәләр.
1941—1942 елның кышкы кампаниясе барышында Калинин фронт гаскәрләре Калинин шәһәрен, Калинин һәм Смоленск өлкәләрен (өлешчә) дошманнан азат итәләр.
1942 елның ноябрендә Калинин фронтында татар телендә Алга, дошман өстенә! дигән исемдәге икенче фронт газетасы чыга башлый.[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.