From Wikipedia, the free encyclopedia
17-нче армия (алман. 17. Armee) – Икенче бөтендөнья сугышында Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә (бөтен гаскәрле армия).
17-нче армия алман. 17. Armee | |
---|---|
Оештырылу елы | 20 декабрь 1940 — 9 май 1945 |
Ил | / Өченче рейх |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Командирлары |
Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4-нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1-нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6-нче (ком. Фридрих Паулюс), 11-нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17-нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4-нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы.
1944 елның апрель—мае Кырым һөҗүм операциясе белән билгеле булган. Шул операция нәтиҗәсендә 17-нче алман кыр армиясе тар-мар ителә, совет гаскәрләре Кырымны азат итәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.