хатын-кызлар хокукларына багышланган халыкара истәлекле көн From Wikipedia, the free encyclopedia
Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә.[2]
Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы БМОның Генераль Ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.
Халыкара хатын-кызлар көне | |
Нигезләнү датасы | 28 февраль 1909, 1922, 1949 һәм 8 март 1917 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | хатын-кыз |
Әүвәлгесе | Илкүләм хатын-кыз көне[d] |
Кем истәлегенә | хатын-кыз |
Елның көне | 8 март |
Рәсми веб-сайт | un.org/en/observances/womens-day(ингл.), un.org/ar/observances/womens-day(гар.), un.org/zh/observances/womens-day(кыт.), un.org/fr/observances/womens-day(фр.), un.org/ru/observances/womens-day(рус.) һәм un.org/es/observances/womens-day(исп.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | newworldencyclopedia.org/entry/International_Women's_Day(ингл.) |
Һәштәге | WomensDay һәм InternationalWomensDay[1] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 131 421 |
Халыкара хатын-кызлар көне Викиҗыентыкта |
32 дәүләттә рәсми танылган. Кайберләрендә милли бәйрәм булып тора.
Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ (en) күрсәтеп чыга.[3] Эзләнүләре Канадада 1984 елда La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage[4] китабында басыла.
Хатын-кызлар көне чарасын үзләренең хокукый тигезлеге өчен көрәшләренә халык игътибарын җәлеп итү өчен бер ысул буларак АКШның Американ хатын кызларының тавыш бирү хокукы өчен милли ассоциациясе (ингл. NAWSA) тарафыннан кулланыла башлый.
Шулай дип аталган чараларның беренчесе 1908 елның 3 маенда ( Чикаго), соңрак — 1909 елның 28 февралендә ( Нью-Йорк); һәм 1910 елның 27 февралендә ( Нью-Йорк)[3][5] булып уза, һәм соңрак та ул Милли хатын-кызлар көнен элеккечә февральнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый[6].
Кушма Штатларда шундый милли феминист активизмы 1848 елның 19-20 июль көннәрендә Нью-Йорк штатының Сенека Фоллс(en) авылында узган хатын-кыз хокуклары конвенциясендә (en) кабул ителгән Хисләр декларациясеннән (en) кабызылып китә дип әйтеп була.[7][8]
"Барлык хатын-кызларның иң кәнәгатьсезләре — бар вакытын өйдә үткәрүче хатын-кызлар икәнен бик яхшы беләм. Пешерү, балаларны юу, киемнәрне әзерләүдән тыш башка нәрсә турында да уйлаган хатын-кызларны алыйк — ун очракның тугызында аларның уңышлы ана булуларын күрсәтә алырмын сезгә.""[9]
Марта Хьюз Кеннон (en), The San Francisco Examiner (en), 1896.[10]
Үз иренең дүртенче хатыны буларак туганнарына хәбәр итмичә никахка кергән мормон хатын-кызы, сайлауларда көндәшләр арасында үз хәләл җефетен дә җиңеп 1897-1901 Юта штаты кануннар чыгару ассамблеясе сенаторы буларак хезмәт итә.[11]
АКШның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы дәвамында, ассоциация һәм бәйсез хатын-кыз хокуклары активистлары җәмгыятьнең игътибарын алга сөргән таләпләргә җәлеп итү тырышлыкларын вакытлыча туктатып калалар. Бу адым аркасында АКШ Конгрессы һәм штатларның кануннар чыгару ассамблеяләре (en) вәкилләре хатын-кызлар тавыш бирү хокукына ия булуга лаеклылыгын күрсәтүче тагын бер сәбәп дип күрәләр.[12]
Cәяси көрәшне туктатмыйча алып бару, уңайлы очракларда илнең төрле шәһәрләрендә йөрешләр оештыру аркасында, 1920 елның августында АКШ конституциясенә "хатын-кызлар ил буйлап сәяси сайлауларда тавыш бирү хокукын бирүче" 19 төзәтмәсе (en) 36 штат тарафыннан раслау алгач (соңгысы булып Теннесси, 18 август) гамәлгә керә.[12]
1920 ел башыннан NAWSA хатын-кыз хокукларын яклау мәсьәләсендәге эшчәнлеген Файл:LWV Logo.svg Кыз-хатын сайлаучылар лигасы (ингл. LWV) аша дәвам итә.
АКШта хатын-кызларның хакларын яклау өлкәсендә бүген иң активлардан берсе булган Файл:National Organization for Women logo.png Хатын-кызлар (хаклары) өчен милли оешма (ингл. NOW) 1966 елның июль аенда барлыкка килә.[13]
"Аерым Американ шәхесләр һәм гомумән кешеләр буларак хатын-кызларның хокуклары буенча аларга хас булган сайлау иреген һәм башка мөмкинлекләрен кулланырга рөхсәт итмәгән матдәләргә конкрет гамәлләр белән каршылык күрсәтү вакыты килә."
NOW Максатлары декларациясе[14]
1923 елда башланган "Тигез хокуклар төзәтмәсе"н (ингл. Equal Rights Amendment (ERA)) кабул итү өстәндә сәяси көрәш дәвам итә. 1972 елда АКШ Конгрессында кабул ителгән тексты АКШ конституциясенә рәсми төзәтмә буларак керү өчен канун буенча билгеләнгән вакыт өчендә кирәк булган 38 штатның канун чыгаручы ассамблеяләренең яклау тавышларыннан 35 генә җыела. Соңгы тапкыр ERA мәсьәләсе 2013 елның 5 март көнендә 113 җыелыш АКШ Конгрессына Сенатының 10 санлы уртак резолюциясе белән яңадан кертелә.[15][16]
Бәйрәмне халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү тәкъдиме 1910 елның 23 август — 3 сентябрь арасында Дания башкаласы Копенгагенда узган Икенче социалистик интернационалның конгрессы (de) дәвамында 26-27 августта урын алган икенче Халыкара социалист хатын-кызларның конференциясендә кабул ителә. Еллык чара буларак Халыкара хатын-кыз көне билгеләү тәкъдиме белән американ социалистлар үрнәге белән рухландырылган алман социалисты Луиза Зиец (алман. Luise Zietz) чыга, социалист беректәше һәм соңрак коммунист лидеры Клара Цеткин (en) тарафыннан якланыла, тик бу конференция дәвамында махсус көн билгеләнми.[6][18] 17 илдән җыелган 100 хатын-кыз делегат, бу фикерне хатын-кызлар өчен тигез хокуклар, шулай ук сайлау хокукы өчен, көрәшүдә бер стратегия буларак куллануга килешә.[19]
Беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында узган халыкара хатын-кызлар көне чараларында / Австро-Венгрия империясе, - Алман империясе, Дания һәм Швейцариядә бер миллионнан артык кеше катнаша. Австро-Венгрия империясендә 300 демонстрация уза, Венада хатын-кызлар демонстрациягә Париж коммунасы (en) корбаннарын искә алучы плакатлар белән чыга.[6] Хатын-кызлар сайлау һәм дәүләт вазыйфаларын башкару өчен сайлану хокукларын таләп итәләр, шулай ук эш урынындагы дискриминациягә каршы протест белдерәләр.[2]
Россия империясендә Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр шул чор Россиясендә кулланылган юлиан тәкъвиме буенча 1913 елгы февраль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелгән (гамәлдәге григориан милади тәкъвим буенча — мартның икенче атнасы). Хатын-кызлар оештырган хезмәт ташлаулары, маршлар һәм башка протестлар 1914 елга кадәр дәвам итсә дә, 8 мартка берсе дә туры килмәгән.[3]
1914 елгы Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә төшкән 8 март көнендә билгеләнә.[3][4] 1914 елгы чаралар - Алман империясендә "сайлау хокукы" тәләпләренә багышланган иде (1918 елда гына ирешелә).[4][20]
"23 февраль (8 март) Халыкара хатын-кызлар көне булуы сәбәпле, очрашулар һәм чаралар булачагы көтелгән иде. Тик бу ‘Хатын-кызлар көне’ инкыйлабның башлануын билгелиячәге уйга да килмәде. Инкыйлабка юнәлгән гамәлләр планлаштырылса да, көне билгеләнәде. Тик иртүк, киресенә фәрманнарына карамастан, берничә текстиль фабрикасы эшчеләре эш урынын ташлап адымнарын башкалар да якласын өчен үз делегатларын җибәрде… бу киң күләмдә аларның эшләрен ташлап чыгуга әверелде.. кешеләр урамнарга агылды."
Лев Троцкий[4]
1917 елда юлиан тәкъвиме буенча февральның соңгы якшәмбесендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Санкт-Петербург демонстрацияләре илдә Февраль инкыйлабын башлата.[2] Шул көнне Санкт-Петербург хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык" шигаре белән чыга — Беренче бөтендөнья сугышын һәм Россиядә ашамлыклар дефицитын бетерүне таләп итеп урамга чыга.[3]
Октябрь инкыйлабыннан соң большевик Александра Коллонтай Владимир Ленинны чараны Советлар берлегендә рәсми бәйрәм буларак игълан итергә күндерә, ләкин 1965 елга кадәр ул эш көне буларак кала.
1917 Совет инкыйлабыннан соң, Совет республикасында рәсми чара буларак кабул ителүдән соң, бәйрәм күбесенчә коммунист һәм социалист илләрендә үткәрелеп килде. Кытай коммунистлары аны 1922 елда, испания коммунистлары — 1936 елда билгели башлыйлар.[21] 1949 елның 1 октябрьда Кытай Халык Җөмһүрияте нигезләнүеннән соң, 23 декабрь көнендә кабул ителгән дәүләт прокламациясе белән 8 мартка рәсми статус, хатын-кызларга исә бу көнне ярты көн генә эшләү хакы бирелә.[22]
Көнбатыш илләрендә Халыкара хатын-кызлар көне 1977 елда БМОның Генераль Ассамблеясе әгъза-илләрен 8 мартны Хатын-кыз хокуклары һәм дөньяда тынычлык урнаштыруга (en) юнәлгән халыкара истәлекле көн буларак игълан итергә чакыруыннан соң гына киң бәйрәм ителә башлый.[23]
БМОның Хатын-кызлар статусы буенча комиссиясе (en) әзерләгән "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы декларациясе"н (en) БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1967 елда кабул ителә, 1981 елда халыкара хокукый тәртипне билгеләүче "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы конвенциясе"(ингл. CEDAW) гамәлгә керә.
Бүгенге көндә, халыкара дәрәҗәсендә хатын-кызлар хокукларын үстерү белән 2010 елда барлыкка килгән аерым БМО махсус агентлыгы ингл. UN Women шөгыльләнә.
Ел | БМО темасы[24] |
---|---|
1996 | Үткәнне бәйрәм итү, киләчәккә планнар кору |
1997 | Хатын-кызлар һәм тынычлык өстәле |
1998 | Хатын-кызлар һәм кеше хокуклары |
1999 | Хатын-кызларга карата көч кулланудан азат дөнья |
2000 | Тынычлык өчен берләшкән хатын-кызлар |
2001 | Хатын-кызлар һәм тынычлык: хатын-кызларның конфликтларны чишүе |
2002 | Бүгенге афган хатын-кызлары: чынбарлыклар һәм мөмкинлекләр |
2003 | Гендер тигезлеге һәм меңеллык үсеш максатлары |
2004 | Хатын-кызлар һәм КИВ/БИДС |
2005 | 2005 елдан соң гендер тигезлек мәсьәләләре; иминрәк киләчәкне төзү |
2006 | Карарлар кабул итүдә хатын-кызлар урыны |
2007 | Хатын-кызлар һәм кыз балаларга каршы көч куллану өчен җәзасызлыкка нокта кую |
2008 | Хатын-кызларга һәм кыз балаларга ресурслар һәм мөмкинлекләр бирү |
2009 | Хатын-кызларның һәм ир кешеләрнең кыз балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләрне туктату өчен берләшүләре |
2010 | Уртак хокуклар, уртак мөмкинлекләр: барысы өчен прогресс |
2011 | Технология, фән, мәгариф системасына һәм тренингларга ирешүдә тигезлек: хатын-кызларга кабул ителерлек эш мөмкинлекләренең ачылуга юл |
2012 | Авылларда яшәүче хатын-кызларга мөмкинлекләр ачу, фәкыйрьлекне һәм ачлыкны бетерү |
2013 | Бирелгән вәгъдә — вәгъдә булып кала: хатын-кызларга карата җинаятьләрне туктатырга вакыт |
2014 | Хатын-кызлар өчен тигезлек — барыбыз өчен прогресс |
2015 | Хатын-кызлар кулына көч бирү — кешелекне көчләндерү: Күз алдыгызга китерегезче![25] |
2016 | 2030 елга — 50/50 Планетасы: Гендер тигезлелеккә басым[26] |
2017 | Үзгәрә торган эш дөньясында хатын-кызларның роле: 2030 елга — 50/50 Планетасы[27] |
2018 | Вакыты — хәзер үк: Авыл җирләрендә һәм шәһәрләшкән мохитләрдәге активистлар хатын-кызларның тормышларын үзгәртә[28] |
Санкт-Петербургта 1917 елда хатын-кызларның ашамлыклар дефицитына каршы юнәлгән протестлары Россия инкыйлабын башлаткан чараларының йөз еллыгы 2017 елда булачак. Бу вакыйгалар 2 (15) март көнне Россия императоры Николай II тәхеттән ваз кичүенә китерә. Бу уңаеннан 2017 елның 8 мартта халыкара бәйрәм итүләр һәм постановкалар планлаштырылган. Украин хатын-кызлары башлаган FEMEN халыкара феминист туры гамәлләр хәрәкәте (en) туган илләренең "хатын-кызларын тетрәндерергә, иҗтимагый яктан җанландырырга; 2017 елда хатын-кызлар инкыйлабын оештырырга" әзерләнә.[29] Бу көнне глобаль хатын-кызлар забастовкасына (en), башкалар арасында Халыкара секс тармагы хезмәткәрләре берлеге (en) дә секс-забастовкасы (en) белән катнашырга чакыра.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.