Һиндстан
Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Һиндстан Җөмһүрияте яки Быһарат (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакьстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивалар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.
| |||||
Һиндстан милли һимны | |||||
Рәсми телләр | һинд теле[1][2] һәм инглиз теле[1][2] | ||||
Башкала | Yaña Dähli | ||||
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} | {{{Җитәкчеләр}}} | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 1 326 093 247 (июль 2020)[3] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
3 150 306 834 280 $[4] һәм 3 385 089 881 935 $[4] $ | ||||
КПҮИ | 0,633[5] | ||||
Акча берәмлеге | Һиндстан рупиясе[d] | ||||
Интернет-домен | .in[6], .ભારત[d], .भारत[d], .ଭାରତ[d], .ਭਾਰਤ[d], .ভারত[d], .இந்தியா[d], .భారత్[d], .ভাৰত[d], .بھارت[d], .ಭಾರತ[d] һәм .ഭാരതം[d] | ||||
ISO коды | IN | ||||
ХОК коды | IND | ||||
Телефон коды | +91 | ||||
Сәгать кушаклары | Һиндстан стандарт вакыты[d] һәм Asia/Kolkata[d][7] | ||||
Җини коэффициенты | 35,7[8] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.
Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.