Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Искәндәр Зөлкарнәйн[2], яки Александр Македонияле (бор. грек. Ἀλέξανδρος Γ' ὁ Μέγας, 21 июль 356 б.э.к — 10 июнь 323 б.э.к), Александр III Бөек — Борынгы Македониянең мәшһүр патшасы, гаскәр җитәкчесе, дөньякүләм империяләрнең (Македония империясе) берсенә нигез салучы. Мөселман халыкларында күбесенчә Искәндәр дип йөртелә. Көнбатыш фәнендә Александр Бөек дип атала. Инде борынгы заманнан ук аны тарихта иң уңышлы гаскәр башлыгы дип атаганнар.
Искәндәр Зөлкарнәйн | |
---|---|
Македония патшасы | |
Вазыйфада 336 ел (б. э. к.) – 323 ел (б. э. к.) | |
Аңа кадәр | Филипп II |
Дәвамчысы | Филипп III Арридей |
Туган | 356 б.э.к елның 21 июле Пелла, Борынгы Македония |
Үлгән | 323 б.э.к елның (32 ел) 10 июне Вавилон, Македония империясе |
Җефет | Роксана[1], Статира[d] һәм Парисатида[d] |
Балалар | Геракл (Барсинадан) Александр (Роксанадан) |
Әни | Олимпиада |
Әти | Филипп II Македонияле |
Сугышлар/бәрелешләр | Сражения Александра Македонского[d] |
Татар фольклорында Искәндәр тиңдәшсез каһарман, Идел буе Болгары дәүләтенең кайбер шәһәрләренә нигез салучы дип тасвирлана.
Б.э.к. 334 елда Искәндәр Зөлкарнәйн, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының (ru) төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.