кыйтга From Wikipedia, the free encyclopedia
Азия — халык иң күп яши торган дөнья кисәге, башлыча көнчыгыш һәм төньяк ярымшарларда урнашкан. Европа белән Евразия кыйтгасын төзи. Азия- 44 579 000 чакрым (км²) мәйданны били, бу Җир планетасындагы барлык коры җирнең якынча 30%ын һәм гомуми планета өслегенең 8,7%ын тәшкил итә. Азия кешелекнең күпчелек өлеше өчен туган җир булган[2], монда беренче цивилизацияләр барлыкка килгән. Дөньяның бу кисәге тыгыз һәм зур шәһәрләре һәм халык бик күп булып яшәгән төбәкләре белән дә үзенчәлекле. Азиядә 4,5 миллиард кеше яши – бу дөнья халкының якынча 60% дигән сүз.
Азия | |
... хөрмәтенә аталган | Азия[d] |
---|---|
Демоним | Aziaat, ázsiai, Asian, asiatisch, Asiatique, asiatico, asiatica, asiatici, asiatiche, asiáticu, asiática, asiáticos, asiátiques, азиаты, Aziano, एशियाई һәм آسيوي |
Сәгать поясы | NPT[d], Sri Lanka Standard Time[d], Филипин стандарт вакыты[d], МСК+8[d], AMT[d], HKT[d], Һиндстан стандарт вакыты[d], VLAT[d], KST[d], JST[d], BTT[d], UTC+06:00, Кытай вакыты[d], DAZD[d], YEKT[d], IRKT[d], YAKT[d], Азәрбайҗан вакыты[d], Израиль стандарт вакыты[d], IRDT[d], KRAT[d], NST[d], WIB[d], WITA[d], ASEAN Common Time[d], WPM[d], PKT[d], Бангладеш стандарт вакыты[d] һәм Сингапур вакыты[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Көнчыгыш ярымшар[d] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 66°05′ т. к. 169°39′ кб. о. |
Иң төньяк ноктасы | 81°50′35″ т. к. 59°14′22″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 11°00′27″ к. к. 122°52′29″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 40°07′30″ т. к. 25°39′56″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Asia Flickr.map |
Иң югары ноктасы | Җомолуңма |
Иң түбән ноктасы | Үле диңгез |
Халык саны | 4 164 252 000 (2011) |
Нәрсә белән чиктәш | Европа һәм Африка |
Кайда өйрәнелә | востоковедение[d] һәм шәрекъ белеме[d] |
Мәйдан | 44 614 500 км² |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .asia[d] |
Тематик география | Азия географиясе[d] |
Феноменның икътисады | Азия икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Азиядә яшәүчеләр[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 143 000 000[1] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Азиядә җирләнгәннәре[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Азиядә төшерелгән фильмнар[d] |
Азия Викиҗыентыкта |
Гомумән алганда, Азия көнчыгышта Тын океан, көньякта Һинд океаны, ә төньякта Төньяк Боз океаны белән чикләшә. Азия белән Европаның чиге исә тарихи һәм мәдәни бер конструкт булып тора, чөнки аларның икесе арасында ачык бер матди яки географик аерма-чик юк. Ике дөнья кисәгенең чиге бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә; бүгенге чик классик антик чорда барлыкка килгән беренче концепциядән аерыла. Евразиянең ике кисәккә бүленүе Көнчыгыш һәм Көнбатышның (Шәрекъ белән Мәгърибнең) мәдәни, лингвистик һәм этник аермалыкларын чагылдыра. Күпчелек тарафыннан кабул ителгән чикләргә күрә, Сүәеш муентыгы көнчыгыш ягыннан Азияне Африкадан аера; Төрек бугазлары, Урал таулары һәм Җаек елгасының көнчыгыш яклары, Кавказ тауларының көньягы, Хәзәр һәм Кара диңгезләр Азияне Европадан аера[3].
Кытай белән Һиндстан безнең чорның унсигез гасыры дәвамында дөньяның иң зур икътисадлары булып торган. Кытай, галәмәт зур икътисади көчкә ия дәүләт буларак, күпләрне Шәрекъкә юнәлергә ымсындырып торган, Һиндстан исә, үзенең риваятьләргә кергән байлыгы һәм борынгы чорлардагы чәчәк аткан цивилизациясе белән, бөтен Азияне гәүдәләндергән, Европа сәүдәсен һәм колониализмны кызыктырган[4][5][6] . Христофор Колумбның очраклы рәвештә Европадан Америкага Атлантик океан аша юлны ачуы Һиндстанның аурупалылар аңында тоткан урынын күрсәтә, чөнки данлыклы сәяхәт нәкъ Һиндстанга яңа юл эзләүгә багышланган була. Бөек ефәк юлы Азиядә Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыра торган төп сәүдә юлына әйләнә, Малакка бугазы исә төп диңгез сәүдә юлы була. XX гасырда Азиядә ныклы икътисадый үсеш күзәтелә (аерым алганда, Көнчыгыш Азиядә), шул ук вакытта халык саны да нык арта[7]. Азия планета халкы табына торган күпчелек диннең Ватаны – христианлык, ислам, яһүд дине, һинд дине, буддачылык, конфуцийчылык, даочылык, җәйничелек, сикхчылык, зәрдөштлек һәм тагын башка күп кенә диннәр Азия җирләрендә барлыкка килгән.
Нигездә көнчыгыш ярымшарда (Чукотка ярымутравын исәпләмичә) экватордан төньякта урнашкан. Европа белән чикне нигездә Урал тауларының көнчыгыш итәге буенча, Мугалжар, Эмба елгасы, аннары Каспий диңгезе, Аракс елгасы, Кара һәм Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазы һәм Дарданеллар буенча уза.
Африка белән Азияне Сүәеш муентыгы, Төньяк Америка белән исә Беринг бугазы аера.
Азиянең геополитик чикләре берникадәр дәрәҗәдә табигый чикләрдән аерыла. Аны Архангельск өлкәсенең көнчыгыш чикләре, Коми республикасы, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең көнбатыш чикләре, Казакъстан, аннары төньяк Кавказның тау итәге буенча Азак диңгезенә кадәр үткәрәләр.
Азия территориясендә бүгенге көндә тулысынча яки өлешчә 54 дәүләт урнашкан, шуларның дүртесе (Абхазия, Кытай Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, Көньяк Осетия) өлешчә танылганнар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.