Европа Берлеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Европа Берлеге яки Аурупа Берлеге — Европа килешүен имзалаган 28 Европа дәүләтенең берлеге. АБ – уникаль халыкара оешма, ул формаль рәвештә дәүләт тә, оешма да түгел, ләкин икесенең дә сыйфатларына ия. Берлек халыкара хокукның субъекты түгел, ләкин аның халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашырга хокукы бар, һәм ул аларда бик әһәмиятле роль уйный. 2012 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Байрак | |
Шигарь | Единство в многообразии |
---|---|
Башкала | Брюссель |
Халык саны | 447 706 209 (2020) |
Нигезләнгән | 1 ноябрь 1993 |
Сәгать кушагы | Үзәк Аурупа вакыты, Үзәк Аурупа җәйге вакыты, Көнчыгыш Аурупа вакыты, Көнчыгыш Аурупа җәй вакыты |
Рәсми тел | инглиз теле, француз теле, нидерланд теле, дания теле, эстон теле, фин теле, алман теле, юнан теле, маҗар теле, ирланд теле, итальян теле, литва теле, поляк теле, португал теле, испан теле, швед теле, болгар теле, словен теле, словак теле, румын теле, латыш теле, мальта теле, хорват теле, чех теле |
География | |
Мәйдан | 4,236,351 км² |
Координатлар | 50.1°N 9.2°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Аурупа комиссиясе |
Канун чыгару органы | Аурупа Берлеге Шурасы |
Башлык исеме | Аурупа кәмисиясе рәисе |
Нигезләүче | Италия, Франция, Лүксимбур, Бельгия, Нидерланд патшалыгы, Федератив Алмания Җөмһүрияте |
Икътисад | |
ТЭП | 17 187 870 миллион US$ (2021), 16 641 392 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Джини коэффициенты | 0.304 (2011) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул, уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | юк |
Интернет домены | .eu |
Ябу
2020 елның 31 гыйнварында Гринвич буенча 23:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән 1 февральдә төнге 2:00 сәгатьтә) Бөекбритания Европа берлегеннән чыкты[1][2].