Франция
Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франция, Фәрәнсә[10]), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Европада өченче ил, Европадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.
- Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
| |||||
Шигарь: «Liberté, Égalité, Fraternité (Азатлык, Тигезлек, Кардәшлек))» | |||||
Франции милли һимны | |||||
Нигезләнгән | 843 (Верден килешүе) 1958 (Бишенче җөмһүрият) | ||||
Рәсми тел | француз теле | ||||
Башкала | Париж | ||||
Идарә итү формасы | президент-парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр | Эммануел Макрон Габриэль Атталь | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты | 674 685[1] км²/547 030[2] км² 0,26 % | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 66 200 000/63 460 000 | ||||
ТЭП • Барлыгы (2013) • Кеше башына |
|||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
2 957 879 759 264 $[3] һәм 2 782 905 325 625 $[3] $ | ||||
КПҮИ (2013) | 0,884[4] (үтә югары) | ||||
Акча берәмлеге | евро (EUR)[5] | ||||
Интернет-домен | .fr[6] | ||||
ISO коды | FR | ||||
ХОК коды | FRA | ||||
Телефон коды | +33 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+01:00[7] | ||||
Җини коэффициенты | 33,1[8] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь[9] |
Франция атом-төш коралына ия булган ил, Европа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.
Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз[11]), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар[12].
Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).