From Wikipedia, the free encyclopedia
Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.[10]
Интерпол | |
ингл. Interpol | |
Нигезләнү датасы | 7 сентябрь 1923 |
---|---|
Рәсми исем | The International Criminal Police Organization – INTERPOL[1] |
Оешма җиткәчесе вазыйфасы | Президент Интерпола[d] |
Җитәкче | Ахмед Насер аль-Раиси[d][2] |
Генераль сәркәтип | Юрген Шток[d][3] |
Оешма хезмәткәре | Александр Васильевич Прокопчук[d] |
Рәсми тел | инглиз теле, француз теле, испан теле һәм гарәп теле |
Шигарь тексты | Connecting police for a safer world һәм Relier les polices pour un monde plus sûr |
Әгъзалар саны | 194 ил |
Оештыру-хокук формасы | халыкара оешма |
Барлыкка килгән урыны | Вена[4] |
Уртак хезмәттәшлек | Халыкара граждан авиация оешмасы[d][5] |
Штаб-фатирының урнашуы | Лион, Франция |
Хезмәткәрләр саны | 756 (2013)[6] |
Алыштырган | International Criminal Police Commission[d] |
Бюджет | 113 000 000 $ |
Рәсми веб-сайт | interpol.int |
Хезмәт күрсәтү зонасы | бөтен дөнья[d] |
Оешмада рәсми күзәтүче статусы | Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы[7] һәм Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[8] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 281 641 һәм 26 900 ± 99[9] |
Интерпол Викиҗыентыкта |
Президенты — , баш сәркәтибе — Юрген Шток.
1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.
1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[11]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.