![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/39/Tibetischer_Kulturraum_Karte_2.png/640px-Tibetischer_Kulturraum_Karte_2.png&w=640&q=50)
Тибет
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тибет (тибетчә བོད་, Вайли bod, бө, кытайча 西藏 Сиҗан) — Тибет таулыгында урнашкан Үзәк Азиянең төбәге. Тибет теленә һәм Тибет буддизмына хас булган мәдәни һәм дини уртаклык булып тора.
Тибет тибетчә བོད་ кытайча 西藏 Сиҗан | |
![]() | |
Вакыт |
VII гасыр - хәзерге вакыт |
---|---|
Урнашу |
КХҖ көньяк-көнбатышында |
Халык саны |
10,5 млн |
Мәйданы |
1,2 млн км² |
Керә |
Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/ea/Tibet_-_Trek_1_-_35_Samye_Monastery_%28150286130%29.jpg/640px-Tibet_-_Trek_1_-_35_Samye_Monastery_%28150286130%29.jpg)
Асаба халык - тибетлылар.
1950 елдан Тибет мохтари районы һәм Юньнань, Сычуань, Цинхай һәм Ганьсу вилаятләрендәге мохтари бүлгеләр буларак Кытай Халык Җөмһүриятенә керә. Әлеге төбәкләр арасында Тибетның тарихи өлкәләре - У-Цанг, Кам һәм Амдо бүленгән.
Лхаса - Тибетның тарихи башкаласы һәм Тибет мохтари районының мәркәзе булып тора.
1950 елда Чамдос хәрби операциясе нәтиҗәсендә Тибет төбәге Кытай гаскәре тарафыннан яулап алынган, бу факт әлегә катлаулы һәм каршылыклы мәсьәлә булып кала бирә.
Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә Тибет сөргендәге хөкүмәте урнашкан, 2002 елга кадәр аның җитәкчесе дөньяда танылган һәм хөрмәтле шәхес Далай-лама XIV булды.