From Wikipedia, the free encyclopedia
Телне нормальләштерү (телнең планлаштырылуы яки лингвистик нормальләштерү, ингл. Language planning, рус. Языковое планирование, интерлингва — Normalisation linguistic) – сөйләшүчеләр җәмгыяте эчендәге телләрнең яки диалектларның үзләштерелүенә, аларның структура һәм функцияләрен үзгәртү өчен махсус йогынты ясау торышлыгы.[1] Бу эшчәнлек еш хөкүмәтнең планлаштыруы белән ассоциацияләнсә дә, шулай ук хөкүмәткә карамаган оешмалар һәм шәхесләр тарафыннан да тәэсир ителә алган эшчәнлек. Милләткә һәм оешмага караганда, телнең хәлен нормальләштерү максатлары аерылып торса да, гадәттә үз эченә коммуникация уңайлылыгына юнәлгән карарларны кабул итүне һәм үзгәртүләрне кертүне дә ала. Телләрнең үзләштерелүен, аларның функцияләрен һәм структураларын планлаштыру өчен тагын бер мотивация буларак коммуникациянең нәтиҗәлелеген үстерүгә юнәлгән планлаштыру шулай ук нинди телнең кулланышына өстенлек бирергә яки ассимиляция кебек башка иҗтимагый үзгәрешләргә китерә алуы булып торуы.[2]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Телнең замана таләпләренә туры килүе өчен телне проектлаштыру эшчәнлеге уңышлылыгы өчен кирәк булган элементлар:[3] телнең стандартларын билгеләүче регуляторлар (рәсми яки рәсми булмаган агентлыклар, комитетлар, җәмгыятьләр яки академияләр) булдырылуы һәм чыгымнары һәм нәтиҗәлелеге ягыннан юрамалары фаразлана алган табигый тел эшкәртү (ингл.).
Телне проектлаштыру өлкәсе исәпләү лингвистикасы (ингл.) һәм табигый тел эшкәртү өлкәләреннән аерым тора.[4] Телне проектлаштыру өлкәсендәге соңгы тренд – санакларның эшкәртә алган лингвистик мәгълүматны булдыру, архивлау, эшкәртү һәм чыгару өчен Semantic Web технологияләрен куллану.[5]
Тел планлаштыру өлкәсендәге карарларга дүрт төрле лингвистик идеологияләр йогынты ясый:[2]
Бүгенге көндә дөньяда галимнәр тарафыннан тел планлаштыруның унбер максаты танылган (Nahir 2003):[6]
Тел планлаштыру өч төргә бүленә:
Тел статусы - телнең престижы һәм телнең функциясе белән бәйле булына карамастан, аерым бер төшенчә кала бирә. Тар мәгънәдә, телнең статусы - аның башка телләргә карата торышы.[8] Телнең статусы 1968 ел эчендә бәйсез буларак en:Heinz Kloss һәм William Stewart тарафыннан тасвирланган дүрт атрибуттан тора. Kloss һәм Stewart телнең статусын билгеләүче аның дүрт сыйфатын билгеләделәр. Методологияләре бераз аерылып торуларына карамастан, икесе дә уртак дүрт атрибутларын алга сөрә:
Телнең бер варианты телнең башка иҗтимагый яки региональ диалектларыннан өстенлек алуга телнең стандартлаштылыруы диелә.[10] Бу вариант супра-диалекталь, яки телнең ‘иң яхшы’ формасы буларак кабул ителә башлый.[11] Кай тел өстенлек алуы зур иҗтимагый нәтиҗәләргә ия, чөрки сөйләм һәм язу диалеклары сайланган стандартка иң якын булган кешеләр привилегияле хәлгә эләгә.[12]
Заманалаштыру - телнең функцияләрен үтә алуы өчен куллана алган ресурсларны киңәйтергә кирәге туганда урын алган тел планлаштыру формасы. Модернизация еш телнең статусы үзгәргәндә урын ала - мәсәлән ил колониаль көчтән бәйсезлек алганда яки тел укыту сәясәте (ингл.) үзгәргәндә.[10] Заманалаштыруның иң әһәммиятле көче буларак - телгә замандаш семантик мохитләрдәге (ингл.) төрле темалар турында аралашуда кулланылу мөмкинлеген бирүче лексикон киңәйтүе булып тора. Телне планлаштыру белән маташучылар гадәттә аерым игътибарны яңа техник терминнарны билгеләү өчен яңа исемлекләр һәм глоссарийлар (ингл.) әзерләүгә юнәлтә. Шул ук арада, яңа терминнарның җәмгыять эчендәге аерым секторларында бердәм тәртибендә кулланылуына да игътибар итү зарур. Японча һәм венгерча кебек аерым телләр заманалаштыру таләпләренә туры килүләре өчен тиз лексик киңәюен (лексик экспансия) яшәсә, гарәпчә һәм һинди кебек башкалар бу мәсьәләне уңышлы буларак урынга китерә алмадылар..[11] Лексик киңәюне тиз арада башкара алугә ярдәм итүче фактор - яңа терминнарны дәреслекләрдә һәм профессиональ басмаларда, шулай ук специалистларның аралашуында еш кулланылышы. Лексик экспансия процессында лингвистик чисталык мәсьәләләренә еш югары игътибар бирелә, ләкин техник сүз байлыгы аның тел эченә кайдан килүенә карамастан (булсын тел эчендәге сүзләрне формалаштыру (ингл.) яки алынмалар (ингл.) юлы белән) нәтиҗәле була ала.[11] Мәсәлән, венгер теле очрагында яңа лексиканы булдыру гомумән алганда телнең эчке ресурсларына нигезләнеп оештырылса, япон теле үзенең заманалаштыру процессында күп сүзләрне инглиз телендән алынма буларак кабул итте.
Киң таралган ирланд милләтчелек һәм мәдәни кемлек хисләренә нигезләнеп, Ирландияның үзбилгеләнүе алдыннан ирланд телен илнең беренчел теле буларак кире кайтаруга юнәлгән хәрәкәть башланды[13] Ирландиядә инглиз һәм шотланд телләре диалектлары белән гел көндәшлектә булган ирланд теле, Ирландияның Бөекбританиядән бәйсезлек өчен сугыш башлануына кадәр шундый зур яклауны тапмаган иде. Ирландияны де-англификацияләү өчен, тиз арада мәктәпләрдә ирланд телен үзләштерелүен алга сөрүче Гэль лигасы (ингл.) булдырылды.[13] Ирландияның 1922 елда бәйсезлеккә ирешүеннән соң, Лига ирландча теле ил буйлап башлангыч мәктәпләрендәге иң азыннан көнгә бер сәгать укытуда кулланылган тел булырга тиешлеген игълан итте. Ирланд теле укытучылары эшкә алынды, аларны әзерләү өчен педагогика колледжлары булдырылды.
Программаны азагына кадәр җиткерү күбесенчә программа кагыйдәләрен тулысынча үтәми торган аерым мәктәпләр кулында калдырылды. Өстәмә буларак, күп вакыт һәм көч таләп иткән тулы буынны өйрәтү эшенә Лига әзер булмады. Ирландчаның ничек кайтарылырга тиешлеге турында консенсус, системаның прогрессны һәм кешеләрнең теләкләрен күзәтү һәм үлчәү эшчәнлеге өчен план әзерләнмәде. Нәтиҗәдә, хәрәкәть үз көчен югалтты һәм инглиз теле илнең икенче рәсми теле һәм иң күп сөйләшелгән беренчел тел буларак кала бирә. Әлегә Ирландияның тел яңарышы торышлыгы уңышсыз.[14]
Перу’ның тел планлаштыру тарихы 16 гасырда испаннар тарафыннан колонизациясе белән башлана. Испаннар Перуга беренче тапкыр килгәндә, испаннарның җирле халыклары арасындагы аралашу теле (лингва-франка) буларак кечуа теле кулланылган иде. Еллар узуы белән испаннар испан теленең өстенлеген алга сөрде; нәтиҗәдә испан теле Перуда киң кулланылучы һәм доминант теле дәрәҗәсенә менде.[15] 1975 елда Президент Хуан Веласко Альварадо (en:Juan Velasco Alvarado) җитәкчелегендәге Перуның революцион хөкүмәте кечуа телен Перу дәүләтенең испан теле белән бер дәрәҗәсендәге рәсми тел буларак игълан итте.”[16] Дүрт ел узгач, канун үзгәртелә.[15] Перу’ның 1979 елгы конституциясе испан телен дәүләтнең бердән-бер рәсми теле буларак игълан итә; кечуа һәм аймара телләре өчен Stewart’ның классификациясендәге провинциаль функциясенә тиң “рәсми кулланылыш зоналары” билгеләнә. Шул вакыттан бирле кечуа провинциаль тел буларак яши. Бүген, кечуа телендә сөйләшүчеләр җәмгыятьләре Көньяк Америка буенча таралганы сәбәпле, чикле халыкара аралашу функциясен үти ( Аргентина, Боливия, Бразилия, Чили, Колумбия һәм Эквадор). Шулай да, кечуа теленең түбән статуслы булуы сәбәпле, күпчелек очракларында лингва-франка буларак испан теле кулланыла. Соңгы арада, кечу теле академик мохитенең игътибарын җәлеп итте - мәктәпләрдә укытылган дисциплина буларак һәм әдәби кызыксыну темасы буларак.
Кечуа теле Перуның рәсми теле булуыннан чыкканнан бирле, илдәге мәктәпләр кечуа телендә укый-яза белү таләбенә төрлечә карый.[17] Перу’ның мәгариф системасы күбесенчә илнең рәсми теле булган испанча теленә нигезләнә. Кечуаның түбән престижлы булуына карамастан, ул әлегә дә миллионларча испанчаны белүче җирле перу халкы тарафыннан кулланылышта кала бирә. Кайберәүләр төрле телләрдә укый-яза белү программаларын дәвам итү укучыларга белем алу тәрҗибәсен баета, төрле мәдәниятләрдә формалашкан тормышка төрле карашларны үзләштерергә мөмкинлеген бирә дигән карашларны алга сөрә һәм кечуа теленең үзенчәлекләрен саклау кирәклеген ассызыклый.[17] 1975 елга кадәр, Перуда икетелле белем бирү программалар гамәлдә булса дә, кечуа теле башлагыч һәм урта белем бирү мәктәпләрендә дәрес буларак укытылмый иде. 1975 елгы мәгариф реформасыннан соң, чикләнгән сөйләшүчеләр җәмгыятьләрендә икетеллелек программаларында кечуа һәм испан телләренең дәрәҗәсе бер булды. Хөкүмәтнең планлаштыру сәясәтендәге үзгәрешләр аркасында бу эксперименталь программалар соңрак туктатылды, һәм 1996 елдан гына кире кайтарылды. Милли мәдәниятара икетелле мәгариф (ингл.) программаларының булуына карамастан, җирле мәктәпләрдәге укытучылар һәм җәмгыять вәкилләре еш испан телен куллануына өстенлек биреп, икетелле мәгарифкә ярдәм итү торышлыгына аяк чала.[15] Югарыда күрсәтелгәненчә, мәгарифтә кулланылышы уңышлы булуы өчен телнең җәмгыять тарафыннан яклануы әһәммиятлелеген күрсәтә. Кайберәүләр, испан теленең престижы ил буенча югарырак булу сәбәпле, иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләр аркасында испанча өйрәнү һәм сөйләшү файдалырак дип ышана. Алга сөрелгән белем бирү программаларының мәгариф процессына файда китерүләре яки кечуа теленең статусын күтәрүләре икеле кала бирә.[15]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.