Википедиянең татар телендәге бүлеге From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.
Татар Википедиясе Tatar Wikipediӓse | |
---|---|
URL | tt.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | татар теле |
Эшли башлау вакыты | 2003 елның 15 сентябре |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 501 988 |
Битләр саны | 828 928 |
Үзгәртүләр саны | 4 246 722 |
Теркәлгән кулланучылар | 52 933 |
Актив кулланучылар | 79 |
Идарәчеләр | 6 |
Тирәнлек | 2.2 |
Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.
Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.
Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.
2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.
Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 988 мәкалә бар, 6725 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.
Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица
2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.