From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәдәният (гарәп. مدنيات — ватандашлык, цивилизация; مدني — шәһәрдә торучы ватандашлар сүзләреннән) яки культура (лат. cultura, colo, colere фигыленнән — эшкәртү, соңрак — тәрбия итү, белем бирү, үстерү, табыну/хөрмәт итү) — этнография һәм антропология фәннәренә нигез салучы галим Э. Тайлор сүзләре буенча, «кеше, берәр җәмгыять әгъзасы буларак, үз иткән белем, ышанулар, сәнгать, әхлак, хокук, гореф-гадәт һәм бар башка сәләтләр һәм гадәтләр җыелмасы».[1]
Мәдәният | |
... хөрмәтенә аталган | Культ һәм Ур[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | мәдәният тарихы[d], этнография, кешебелем, культурология[d], мәдәният фәлсәфәсе[d] һәм мәдәният социологиясе[d] |
Тема җәгърафиясе | мәдәни география[d] |
Мәдәният Викиҗыентыкта |
Мәдәният — татар теленә гарәптән кергән сүз. Махсус сүзлектә ул «культура» дип тәрҗемә ителә (кара: Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.— Казан, 1965.— 299 б.). Ә «культура» сүзе русларга латин теленнән кергән: «лат. cultura — возделывание, воспитание, образование, развитие, почитание»[2][3] Күпмәгънәле термин[4].
Шул ук вакытта «мәдәни» сүзе — «шәһәрдә торучы» дип тә тәрҗемә ителә. Гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә «культура» һәм «мәдәният» терминнары тигез хокуклы булып йөриләр. Шуннан чыгып, «мәдәният» терминының мәгънәсен «культура» термины мәгънәсеннән чыгып аңлатырга була.
Димәк, мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Дөрес, «культура» терминының иң беренче мәгънәсен татарчага тәрҗемә иткәндә «җир эшкәртү» «дип бирергә туры килә (чыннан да, «культура» термины башта бакчада үстерелә торган яшелчә төрләрен күздә тоткан). Ләкин бу очракта безгә терминның тәүге мәгънәсенә ябышып яту һич тә мәҗбүри түгел (күп кенә терминнарның тәүге мәгънәләре онытылуга да дучар була). Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».[5]
«Материаль культура» белән «рухи культура» аерыла. Материаль культурага завод-фабрикалар, таш пулатлар, тимер юллар, транспорт чаралары, төрле җиһазлар һәм кешеләр тарафыннан кулланыла торган меңләгән төр хезмәт чаралары керә. Рухи культура кешеләр тарафыннан табылган белемнәрне, уку-укыту системасын, традицияләрне, фольклорны, халыкларның профессиональ сәнгатен, фәнне һ. б. шушындый рухи кыйммәтләрне үз эченә ала.
Мәдәният исә «культура» күренешенең фәкать рухи өлешен генә «үзенә сыйдыра». Ләкин рус телендә «культура» термины, үз структурасына һәм рухи, һәм материаль өлкәләрне сыйдыра торган булса да, практикада фәкать рухи өлкәне генә күздә тота. «Культура» дигәндә гамәлдә рухи культура, ягъни мәдәният күздә тотыла.[6]
Мәдәният ул — кешеләр тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләр җыелмасы; кешеләрнең рухи кыйммәтләр тудыру өлкәсендәге эшчәнлеге; кешеләрнең тудырылган рухи кыйммәтләрне куллану эшчәнлеге. Әгәр дә бу билгеләмә мәдәният күренешен тулы рәвештә характерлый ала икән, бер генә нәрсәне ачыклыйсы кала, ул да булса: без нәрсәләрне рухи кыйммәтләр дип атыйбыз, нинди рухи кыйммәтләр җыелмасы мәдәниятне тәшкил итә? Мәдәният, җәмгыятьнең рухи күренеше буларак, түбәндәге кыйммәтләрне үз эченә ала: кешеләрнең дөнья турында белемнәре; милли тел; җәмгыятьтә урнашкан мәгърифәт системасы; халыкның көнкүрешендә барлыкка килгән йолалар, традицияләр, ышанулар, риваятьләр; халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, хокукый карашлар; халыкның сыйнфый һәм милли (этник) идеологиясе; халыкның дөньяга карашы, шул исәптән дине яисә атеистик карашлары; халыкның сәнгати фи- керләве һәм шуның иҗат җимешләре; фән, шул исәптән фәлсәфә һ.б.[7]
Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.[8]
XVIII һәм XIX гасырда Европа халыклары культура[4][9][10][11] төшенчәсен бүгенге мәгънәдә куллана башлаганнар, ул авыл хуҗалыгында яки умартачылыктагы кебек үсемлек үстерү һәм камилләштерү мәгънәләренә туры килгән. XIX гасыр дәвамында ул башта шәхесне, аеруча уку юлы белән, үстерү яки камилләштерү, һәм соңрак милли ашкынуларны һәм идеалларны чынбарлыкка ашыру мәгънәләренә дә ия булды.
XX гасырда, «культура» кеше генетикасы билгеләмәгән барлык феноменнар мәгънәсендә антропологиянең төп төшенчәсе буларак алга чыкты. Аеруча, түбәндәге ике мәгънәдә:
Бүгенге көндә бу төшенчә җәмгыять тудырган физик артефактлар, ягъни матди мәдәният, һәм мәдәниятнең нигез тәшкил итүче терминнары буларак кулланылган һәм матди булмаган барлык башка яклары[12], ягъни тел, гадәт, һ.б. арасындагы аерма мәгънәсендә киң таралган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.