![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/VFPt_Solenoid_correct2.svg/langtt-640px-VFPt_Solenoid_correct2.svg.png&w=640&q=50)
Кулон законы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Куло́н кануны – нокта электр корылмалары тәэсирләшүе кануны.
1785 елда Кулон тарафыннан ачыла. Металлик шарлар белән бик күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, Шарль Кулон канунга мондый формулировка бирә:
Вакуумдагы ике корылган нокталы җисемнәр арасындагы тәэсир итешү көче, бу ике җисемне тоташтыручы туры сызык буенча юнәлгән, һәм ул корылма зурлыкларының тапкырчыгышына туры, ә алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ.
Канун дөрес булсын өчен түбәндәгеләр кирәк:
- корылмаларның нокталыгы – ягъни корылган җисемнәр арасындагы ераклык, аларның үлчәмнәреннән күпкә зуррак булырга тиеш.
- аларның хәрәкәтсезлеге. Әгәр алай булмаса, өстәмә эффектланы исәпкә алырга кирәк: хәрәкәт итүче корылманың магнит кырын, һәм аңа тиңдәш, үзгә корылмага тәэсир итүче өстәмә Лоренц көчен.
- Вакуумдагы тәэсирләшү.
Ләкин, канун, кайсыбер дөресләүләр белән, тирәлектәге һәм хәрәкәтләнүче корылмалар тәэсирләшүенә дә дөрес.
Ш.Кулонның канунын векторлы формада түбәндәгечә язалар:
монда – 1 корылманың 2 корылмага тәэсир итү көче;
– корылмалар зурлыгы;
– радиус-вектор (1 корылмадан 2 корылмага үткәрелгән, һәм модуле буенча корылмалар арсындагы ераклыкка –
) тигез булган вектор;
– пропорциональлек коэффициенты.
Шулай итеп, канун бер тамгалы корылмаларның этешкәнен, ә каршы тамгалыларының тартышканын ачык күрсәтә.