From Wikipedia, the free encyclopedia
Алсу Тимергалина, Алсу Адлер кызы Тимергалина (Юсупова) (1960 елның 28 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — рәссам (график), нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче. РФ рәссамнар берлеге (2006 елдан) һәм Татарстан рәссамнар берлеге (1995 елдан) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Китапларга иллюстрацияләре. | |
1960 елның 28 августында Казанда фантаст язучы Адлер Тимергалин (1931—2013) гаиләсендә туган. Тамырлары Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылыннан. Казанда сынлы сәнгать мәктәбен (Рәшит Төхбәтуллин классы), Казан сәнгать укуханәсен (1979), И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының (1930—1998 елларда институт, 1998 елдан университет)[1] сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.
Татарстан китап нәшриятының сәнгать редакциясендә эшли башлый, өлкән мөхәррир була. Вакытлы матбугатта («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») эшли.
Соңгы эш урыны — «Түгәрәк уен» журналы редакциясендә бизәүче-иллюстратор.
Күпкырлы рәссам: график рәсемнәр, натюрморт, майлы буяу белән ясалган картиналары бар.
Иҗатының саллы бер өлеше (китап бизәү) Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугат («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») белән бәйле.
Бизәгән китаплары: Шәүкәт Галиевның «Куян зарядка ясый», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»сы, Адлер Тимергалинның «Карурман аша» (2011) китабы һәм икетомлыгы, 5 китаптан торган «Балачак энциклопедиясе», Габдулла Тукайның «Шүрәле»се, Роберт Әхмәтҗановның «Орчык җыры», татар халык әкиятләре һ. б.
Майлы буяулар белән язган XX гасыр башы шәһәр күренешләре урын алган «Иске Казан», «Казан» шәкелләре[2].
Декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре: автор курчаклары, батикка ясалган эшләр.
Кайбер әсәрләрен авангард стилендә яза: «Җиде кыз», «Кызлар әйлән-бәйләне» һ. б.
Шәхси күргәзмәләре: Казанда «Парижский дом Д`Эль» галереясы, 2002; Яшел Үзән шәһәр галереясы, сентябрь, 2005; «Казан» ММҮ, сентябрь-декабрь, 2005; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ноябрь, 2010[3]; Йошкар Олада Республика татар мәдәнияте үзәге, Мари Ил, декабрь, 2014[4]; Сарман районы Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе, апрель, 2015; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, август, 2015 [5] һ. б.
Шәһәр, зона, Россиякүләм («Зур Идел», 1998; 2004; 2008, Чабаксар; Самар; 2009, Мәскәү; 2010, Түбән Новгород), чит илләрдә (Фәтхия, Истанбул, Төркия, 2004; Минск, Беларус, 2009 һ. б.) күргәзмәләрдә катнаша.
Эшләре «Казан» милли мәдәният үзәгенең музеенда, ТР милли музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, ТҮРКСОЙ тупланмасында, РФнең Истанбулдагы вәкиллегендә һәм РФ, Алмания, Испания, Көньяк Кореяда шәхси тупланмаларда саклана.
Әтисе Адлер Тимергалин (1931—2013). Энесе (әти бер, әни башка) Рөстәм[6].
Ире Ренат Кәримов, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Кызы Вероника, герман-роман телләре буенча КФУ тәмамлаган, дизайнер булып эшли.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.