Әлмәт
Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Әлмәт | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1740[1] |
---|---|
Рәсми исем | Әлмәт |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Әлмәт районы һәм Городское поселение город Альметьевск[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Әлмәт районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 155 988 (1 гыйнвар 2018)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 110 метр |
Кардәш шәһәр | Соргыт[4] |
Мәйдан | 114,98 км² |
Почта индексы | 423450–423465 |
Рәсми веб-сайт | almetyevsk.tatar.ru |
Беренче язма телгә алу | 1720 |
Җирле телефон коды | 8553 |
Әлмәт Викиҗыентыкта |
Ябу
Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.
Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.