From Wikipedia, the free encyclopedia
Әдия Ситдыйкова (Әдия Хәбибулла кызы Ситдыйкова) – рәссам. БАССР атказанган (1973), халык рәссамы (1983). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1990).
Әдия Ситдыйкова | |
---|---|
Туган телдә исем | Әдия Хәбибулла кызы Ситдыйкова |
Туган | 12 декабрь 1913 Әгерҗе районы Мордыби авылы |
Үлгән | 29 май 2000 (86 яшь) Уфа |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | (1990) |
1913 елның 12 декабренда Казан губернасы (хәзерге Әгерҗе районы) Мордыби авылында туган. 16 яшендә Урта Азиягә чыгып китә. Мәскәү өлкәсендә яши. 1934 елдан Уфада. 1937 елда РСФСР сәнгать фондының Уфадагы остаханәләренә тәрәзә юучы булып эшкә урнаша, шунда эшләүче рәссамнарның хезмәтләрен өйрәнеп, кулына пумала ала. Башта трафарет буенча күбәләкләр, чәчәкләр төшерә. 1950 елда Рәшит Нурмөхәммәтов сәнгать остаханәләре каршында сәнгать студиясе оештыра. Ә. Ситдыйкова әлеге студияне тәмамлый.[2]
Беренче күргәзмәсенә әзерләнү өчен, ике еллык ялын алып, туган авылына кайтып китә һәм аның табигатен, кешеләрен, өйләрен киндергә төшереп, Уфага алып килә. 1957 елның көзендә Уфада беренче шәхси күргәзмәсе ачыла.
ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1964)
Ә. Ситдыйкова махсус белеме булмаган килеш, сынлы сәнгатькә килә, үзенең иҗат алымын таба. Аны «Башкортстан Сезанны» дип йөртәләр.
Уфада Әдия Ситдыйкова истәлегенә күргәзмә ачылды
Сафаров М. А. Теплота и спокойствие. Об Адие Ситдиковой и её полотнах // Идель. 2016. № 3. С. 68-71.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.