![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/4e/990921%25EC%25A4%2591%25EC%2595%2599119%25EA%25B5%25AC%25EC%25A1%25B0%25EB%25B3%25B8%25EB%25B6%2580_%25EB%258C%2580%25EB%25A7%258C_921_%25EB%258C%2580%25EC%25A7%2580%25EC%25A7%2584_%25EC%25B6%259C%25EB%258F%259913.jpg/640px-990921%25EC%25A4%2591%25EC%2595%2599119%25EA%25B5%25AC%25EC%25A1%25B0%25EB%25B3%25B8%25EB%25B6%2580_%25EB%258C%2580%25EB%25A7%258C_921_%25EB%258C%2580%25EC%25A7%2580%25EC%25A7%2584_%25EC%25B6%259C%25EB%258F%259913.jpg&w=640&q=50)
Җир тетрәү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җир тетрәү яки Зилзилә — Җир кабыгында энергиянең кинәт бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә җир өслегенең тибрәнүе. Җир тетрәвенең сәбәпләре я табигый (тектоник процесслар), я кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә (шартлаулар, тауда казылган чокырларның убуы, сусаклагычларны тутыру) булырга мөмкин. Зур булмаган этүләр шулай ук вулкан атканда лаваның күтәрелүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин[2].
Җир тетрәү | |
![]() | |
Үлчәү шкаласы | Рихтер шкаласы |
---|---|
Обрабатывается, смягчается или управляется | earthquake preparedness[d], earthquake warning system[d][1], сейсмоусиление[d], earthquake-resistant structures[d] һәм Прогноз землетрясений[d] |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e5/Sanfranciscoearthquake1906.jpg/640px-Sanfranciscoearthquake1906.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e6/Pictures_from_bus_13.jpg/320px-Pictures_from_bus_13.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1e/Chuetsu_earthquake-earthquake_liquefaction1.jpg/640px-Chuetsu_earthquake-earthquake_liquefaction1.jpg)
Ел саен Җир шарында миллионга якын җир тетрәү була. Ләкин аларның күбесе кеше сизмәслек дәрәҗәдә көчсез була. Зур җимерүләр тудыра алган тетрәүләр якынча ике атнага бер тапкыр була. Бәхеткә каршы, аларның зур өлеше океаннар төбендә була, шул сәбәпле аларның нәтиҗәләре кешелек өчен куркыныч түгел (алар цунами барлыкка китермәгән очракта). Килеп чыгышы буенча тектоник, вулканик, ишелмә һәм техноген җир тетрәүләре аерыла.
Халыкара җир тетрәүләре артыннан карау системасы хәтта иң кечкенәләрен дә теркиләр[3].