татар көйязары From Wikipedia, the free encyclopedia
Эльмир Низамов, Эльмир Җәүдәт улы Низамов (1986 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Сембер) — композитор, пианиночы, 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире[1], музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. М. Җәлил (2015) һәм Д. Сираҗиев (2016) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Эльмир Низамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Эльмир Җәүдәт улы Низамов |
Туган | 24 декабрь 1986 (37 яшь) СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор, педагог |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Җәлил премиясе (2015) Д. Сираҗиев премиясе (2016) |
1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Сембер шәһәренең 12- санлы музыка мәктәбен, рояль һәм композиторлык белгечлекләре буенча Сембер музыка көллиятен (Ольга Бурова сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов сыйныфы) (2011) тәмамлаган.[2] Вена операсында стажировка узган. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 2021 елдан ― Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире [3].
Музыкага балачактан мөкиббән була, ләкин музыка мәктәбендә соңга калып, 11 яшендә генә укый башлый. Яшьтәшләрен кыска вакытта куып җитә, ярты елдан музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм эскрипкә өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый.[4] 15 яшендә Сембер музыка көллиятендә, 19 яшендә Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри музыка белем ала башлый.
2014 — «Атлар чаба» җыры (музыка авторы) — «Төреквидение» фестивале (Казан), Айдар Сөләйманов башкара — II урын.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.