From Wikipedia, the free encyclopedia
Хуан Гуайдо, Хуа́н Хера́рдо Гуайдо́ Ма́ркес (исп. Juan Gerardo Guaidó Márquez, 1983 елның 28 июле, Венесуэла, Варгас штаты, Ла-Гуайра) — Венесуэла сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Варгас штатыннан федераль депутат (2016 елдан). Венесуэла милли ассамблеясы спикеры (2019 елның 9 гыйнварыннан). 2009 елның 11 гыйнварында Венесуэла милли ассамблеясе Хуан Гуайдоны илнең күчеш чоры президенты итеп игълан итә[1]. Дөнья илләре, мәсәлән, Аргентина[2], Бразилия[3], Гаити[4], Гватемала[5], Гөрҗистан[6], Канада[7], Колумбия[8], Коста-Рика[9], Панама[10], Парагвай[11], Перу[12], Пуэрто-Рико[13], АКШ[14][15], Чили[16], Эквадор[17] хөкүмәтләре, Америка дәүләтләре оешмасы рәисе Луис Алмагро[18][19][20] (оешма үзе түгел[21]) Гуайдоны Венесуэланың күчеш чоры президенты дип таныса, Мадуроның вәкаләтен БМО әгъзаларыннан РФ, Кытай, Иран, Мексика, Куба, Төркия, Сальвадор таный. Шулай ук илнең Кораллы Көчләре Мадуро ягында икәнен белдерә.
Хуан Гуайдо | |
---|---|
Венесуэланың 76нчы (күчеш чоры) президенты (бәхәсле) | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 23 гыйнвары | |
Венесуэла милли ассамблеясе спикеры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 9 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Омар Барбоса |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 28 июль 1983 (41 яшь) Венесуэла, Варгас, Ла-Гуайра |
Сәяси фирка | VP |
Җефет | Фабиана Росалес[d] |
Белем | Андрес Беллоның католик университеты, GWU |
2019 елның 23 гыйнварында башкалада күп санлы кеше катнашында узган митингта үз-үзен Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы дип атый.
1983 елның 28 июлендә Венесуэланың Варгас штаты үзәге, Кариб диңгезе буенда урнашкан Ла-Гуайра шәһәрендә 8 балалы гаиләдә туган. Әтисе — авиаширкәт очучысы, әнисе — укытучы. Бер бабасы — Венесуэла милли гвардиясе сержанты, икенчесе — Венесуэла флоты капитаны. 1999 елның 15—17 декабрендә булган табигать бәла-казасы (шуышма, су басу, сил) нәтиҗәсендә гаиләсе вакытлыча йорт-җирсез кала. Урта мәктәпне (2000), «сәнәгать инженеры» белгечлеге буенча Андрес Беллоның католик университетын (2007) тәмамлаган. АКШта Җорҗ Вашингтон университетында (en) белем алган.
1999 елның декабрендә туган ягы - Варгас штатында булган табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерү өчен Уго Чавес хөкүмәтенең җитди адымнар ясамавы Гуайдоның сәяси карашларын формалаштыра, аны оппозиция тарафдары итә. Студент елларында сәяси хәрәкәттә катнаша башлый. 2009 елда социал-демократия тарафдары булган Венесуэланың Халык ихтыяры фиркасен оештыручыларның берсе була.
2010 елның 26 сентябрендә узган парламент сайлауларында альтернатив федераль депутат итеп сайлана.
2015 елның 6 декабрендә узган парламент сайлауларында милли ассамблеягә сайлана.
2019 елның 5 гыйнварында Венесуэланың милли ассамблеясе (парламенты) Хуан Гуайдоны ассамблея рәисе итеп сайлый[22].
Илдә дәвам иткән конституция һәм икътисад кризисы фонында 2019 елның 23 гыйнварында күп санлы кеше катнашында узган митингта үз-үзен Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы дип атый. АКШ президенты Д. Трамп Гуайдоны Венесуэланың күчеш чоры президенты итеп тануын белдерә[23]
Венесуэла генераль прокуроры Уильям Сааб Х. Гуайдога карата җинаять эше кузгата[24]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.