From Wikipedia, the free encyclopedia
Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе (ингл. International Orienteering Federation — кыскасы IOF) — спорт ориентлашуы буенча милли федерацияләрне берләштергән халыкара спорт оешмасы. IOF штаб-квартирасы Карлстад шәһәрендә (Швеция) урнашкан.
Халыкара спорт ориентлашуы Федерациясе | |
International Orienteering Federation | |
Штаб-квартира: | |
---|---|
Оешма төре: | |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Президент | |
Генераль секретарь | |
Нигезләү | |
Нигезләү датасы |
1961 елның 21 мае |
https://orienteering.sport/ |
Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе 1961 елның 21 маенда[1] Копенһагендагы конгресста оешты. Федерациянең беренче әгъзалары – 10 Европа иле – Болгария, ГДР, Дания, Маҗарстан, Норвегия, Финляндия, ФРГ, Чехословакия, Швейцария һәм Швеция булды.
Бүгенге көндә бөтен континентлардан да федерация әгъзалары булган илләр бар. 2016 елның гыйнварына әгъзаларның гомуми саны 80 иде. 1990-2010 елларда бу сан икеләтә артты. Азия, Көньяк һәм Үзәк Африкада интенсив үсеш күзәтелә. КАР озак вакыт Африкадагы бердәнбер IOF вәкиле булып торды, хәзер аңа тагын өч Африка федерацияләре кушылды – Кения, Сомали һәм Мозамбик.
Графикта 1961-2015 елларда әгъзаларның гомуми саны күрсәтелгән, шул исәптән даими әгъзалар (якынча 50) һәм provisional members – алдан сөйләшкән, вакытлы әгъзалар. Алдан сөйләшкән әгъзалык федерациягә алга таба яңарту мөмкинлеге белән чикләнгән вакытка бирелә. Бу вакыт эчендә IOF вәкиле (консул) илдә әлеге спорт төренең никадәр интенсив үсешен бәяли һәм киләсе конгресс әгъзалыкны яңартырга карар кыла.
IOF даими комитетлардан тора, аларның һәрберсе спорт ориентлашуының билгеле бер юнәлешен үстерү өчен җаваплы. IOF спорт ориентлашуы буенча бик күп халыкара ярышлар оештыра, шул исәптән спорт ориентлашуы буенча Дөнья чемпионаты. Штаб-квартира Финляндиянең Һельсинки шәһәрендә урнашкан. 1977 елда IOF Халыкара олимпия Комитеты тарафыннан танылды.
Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе спорт ориентлашуының дүрт төре үсешен алып бара:
Хайнц Чудин (1988—1994) Сью Харвей (1994—2004)
Оке Якобсон (2004—2012) Брайан Портеус (2012—2016)
2012 елның 20 июлендә британияле Брайан Портеус ике еллык вакытка федерация президенты итеп сайланды. Пенсиясе аркасында вазифасын калдырган элекке президент швед Оке Якобсон спорт ориентлашуы үсешенә өлеш керткән өчен IOF мактаулы президенты (IOF Honorary President) итеп сайланды. Аның алдыннан Сью Харвей гына шундый хөрмәткә ия булды.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.