Фәрит Яхин
шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме / From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәрит Яхин, Фәрит Зәкиҗан улы Яхин (1961 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем) — шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2000), профессор (2004). ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре (2015 елдан), текстология бүлеге мөдире. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019). 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[2].
Кыска фактлар Фәрит Яхин, Туган телдә исем ...
Фәрит Яхин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Зәкиҗан улы Яхин |
Туган | 2 гыйнвар 1961(1961-01-02) (63 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем |
Яшәгән урын | Адоратски урамы[1] |
Милләт | татар |
Һөнәре | язучы, әдәбият галиме, профессор |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Җамал Вәлиди премиясе |
Сайт | Фарит Яхин |
Ябу
Википедиядә Яхин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.