Татарстан язучылар берлеге
Татарстан профессиональ язучылар оешмасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан язучылар берлеге — Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оеша.
Берлекнең идарә рәисе:
- 2016-2021 елларда ― Данил Салихов.
- 2021 елдан ― Ркаил Зәйдулла
Татарстан язучылар берлеге | |
Тип |
иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр |
РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы |
Казан шәһәре |
Төп фигуралар |
Ркаил Зәйдулла, |
Бүлендек оемалар | |
Веб-сайт |
Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. СССР таркалгач, миллион ярым татар кешесе Урта Азиядә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, милли әдәбиятыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү көннән-көн кыенлаша.
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пинсә яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.