From Wikipedia, the free encyclopedia
Фёдор Михайлович Керенский (1838 елның 2 феврале, Керенка авылы, Мукшы өязе, Пенза губернасы, Россия империясе — 1910 елның декабре, Санкт-Петербург, Россия империясе) — педагог, Хакыйкый статус киңәшчесе, мәгариф эшлеклесе, гимназия директоры, Төркестан уку округы башлыгы. Александр Керенскийның әтисе.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия империясе |
Туу датасы | 2 (14) февраль 1838 |
Туу урыны | Керенка[d], Мукшы өязе, Пенза губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 8 июнь 1912 (74 яшь) |
Үлем урыны | Санкт-Петербург, Россия империясе |
Балалар | Александр Керенский |
Һөнәр төре | укытучы, директор |
Эш урыны | Нократ ирләр гимназиясе[d], Сембер классик гимназиясе[d] һәм Сембер Мария хатын-кызлар гимназиясе[d] |
Әлма-матер | Пинзә руханилар симинариясе[d], Пензенское духовное училище[d] һәм Казан Император университеты |
Шәкертләр | Владимир Ленин һәм Александр Ильич Ульянов[d] |
Гражданский чин | хакыйкый дәүләт киңәшчесе |
Фёдор Керенский Викиҗыентыкта |
Федор Керенский 1838 елның 2 февралендә Россия империясе Пенза губернасы Мукшы өязе Керенка авылында туа.
Фёдор Пенза руханилар училищесын тәмамлый, ә 1858 елда беренче разряд белән (бишлегә) Пенза руханилар семинариясен тәмамлый.
1854—1863 елларда Түбән Ламу руханилар училищесында укыта, ә 1863 елда Пенза өяз училищесында укыта башлый.
1865 елдан 1869 елга Казан университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлаганнан соң төрле уку йортларында рус теле, педагогика һәм латин телен укыта[1].
1869 елдан — Казанның беренче классик гимназиясендә сүз белеме укытучысы, бергәлектә, Казан Мария хатын-кызлар гимназиясендә укытучы булып эшли[2].
1874 елдан Казан классик гимназиясе инспекторы, директордан соң икенче зат була.
Казанда Фёдор Керенский Казан хәрби округының топография бюросы башлыгы кызы Надежда Адлерга өйләнә. Әти линиясе буенча Надежда Адлер рус-алман дворян гаиләсеннән, ә әни линиясы буенча ныклы крестьян оныгы була[3].
1877—1879 елларда Фёдор Михайлович Керенский Вятка ир-атлар гимназиясе директоры була.
1879 елда Коллеж киңәшчесе итеп, Иван Васильевич Вишневскийны алмаштырып, Сембер ирләр гимназиясе директоры итеп билгеләнә[2].
1883 елдан — Сембер хатын-кызлар гимназиясе директоры.
1887 елдан — Хакыйкый дәүләт киңәшчесе[2].
Фёдор Керенскийның иң танылган шәкерте — Владимир Ульянов (Ленин) — аның җитәкче, Сембер училищелары директоры Илья Ульяновның улы. Фёдор Михайлович Керенский аңа, 1887 елгы алтын медаль иясе аттестатында (логика буенча), бердәнбер дүртле билгесен куя. Керенский киләчәктә Владимир Ульяновның сайлавына күңелсезләнә, чөнки ул Ульяновка университетның тарих-сүзлек факультетына укырга керергә киңәш иткән була[4].
Сембердә Керенский һәм Ульянов гаиләләрен дусларча мөнәсәбәтләр бәйләгән, аларның яшәү рәвешендә, җәмгыятьтәге хәлендә, мәнфәгатьләрендә, чыгышларында уртаклыклары күп була. Фёдор Михайлович, Илья Николаевич Ульянов вафат булгач, Ульяновларның балалары тормышында катнаша[5].
1887 елда, Александр Ильич Ульянов кулга алынганнан һәм җәзаланганнан соң, Владимир Ульяновка Казан университетына укырга керү өчен уңай характеристика бирә. Шул ук елны Керенский Хакыйкый дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсенә ия була, бу исә турыдан-туры дворянлыкка хокук бирә[6].
[Сембердә Керенскийлар гаиләсендә ике улы — Александр һәм Федор туа (моңа кадәр Казанда кызлары — Надежда, Елена, Анна барлыкка килә).
1889 елның 2 маеннан 1910 елның августына кадәр — Төркестан крае халык училищеларының баш инспекторы[1], гаиләсе белән Ташкентка күчеп килә, ә аннары Төркестан уку округын җитәкли.
1910 елның августыннан отставкада, Санкт-Петербургта яши, 1910 елның ахырында үлә.
Халык мәгарифен үстерүдәге казанышлары өчен Керенский Россия орденнары һәм Бохар Эмирыннан 1 нче дәрәҗә Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.