![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/65/Korea_Pope_Francis_Gwanghwamun_Beatification_33_%252814932565852%2529_%2528cropped_v4%2529_%2528cropped%2529.jpg/640px-Korea_Pope_Francis_Gwanghwamun_Beatification_33_%252814932565852%2529_%2528cropped_v4%2529_%2528cropped%2529.jpg&w=640&q=50)
Франциск (папа)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Франци́ск (лат. Franciscus, итал. Francesco), тугач бирелгән исеме — Хо́рхе Ма́рио Берго́льо(исп. Jorge Mario Bergoglio) — католик дин әһеле, 266 нче Рим Папасы (2013 елның 13 мартыннан). Соңгы 1200 ел эчендә Аурупадан булмаган беренче Рим Папасы. Беренче папа-иезуит.
Франциск | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Һорһе Марио Бергольо |
Туган | 17 декабрь 1936(1936-12-17) (87 яшь) Буэнос-Айрес, Аргентина |
Яшәгән урын | Рәсүл сарае[d] Domus Sanctae Marthae[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Facultades de Filosofía y Teología de San Miguel[d] һәм Буйныс-Айрыс үнивирситите[d] |
Һөнәре | дин әһеле |
Ата-ана | |
Гыйльми дәрәҗә: | доктор богословия[d] |
![]() | |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d7/Coat_of_arms_of_Franciscus.svg/640px-Coat_of_arms_of_Franciscus.svg.png)
Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә. 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.
2001 елдан башлап — кардинал. Бенедикт XVI хакимияттән баш тартканнан соң 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайлана.