From Wikipedia, the free encyclopedia
Уралтау [1] [2] [3] ( баш. Урал + тау ) - Көньяк Уралдагы иң озын тауларның берсе. Көньяк Уралда - Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә төп су бүлүче сырт [4]. .
Уралтау | |
Тау сырты | Урал таулары |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 1068 метр |
Материал төре | метаморфическая горная порода[d] |
Эра | ташкүмер дәвере[d] |
Озынлык | 290 km |
Бу тау Башкортостан Республикасының Баймак, Бөрҗән, Әбҗәлил,Белорет, Учалы районнары һәм Чиләбе өлкәсе аша 290 км озынлыкка сузылган. Сыртның киңлеге үзәк өлештә 10 - 20 км. Сыртның биеклеге Уралның көнбатыш сыртлары белән чагыштырганда зур түгел һәм уртача 1000 метрдан артмый.
Уралтау сыртының иң биек түбәсе - Башкортстанның Белорет районындагы Әрвәкрәз тавы (1068 м), аның атамасы тауның итәгеннән агып чыккан Әрвәк һәм Рәз елгалары исемнәреннән кушылып барлыкка килгән.
Уралтау - Көньяк Урал елгаларының төп су бүлүчесе, көнчыгышка таба акканнары - Җаек елгасына һәм көнбатышка акканнары Агыйдел елгасына килеп коя, ә анысы үз нәүбәтендә Чулманга агып төшә [5].
Уралтау токым составы көнбатыш таулар составыннан (мәсәлән, Әвәләк, Ирәмәл һ.б.) шактый аерылып тора. Тау нигездә метаморфик сланецлардан һәм кварцитлардан тора, структурасы бөтен озынлыгында даими. Тектоник яктан ул Уралтау антиклинорийы булып тора. Сырт рельефы - тәбәнәк һәм уртача биеклектәге калкулыклардан, талгын күтәрелгән түбәле таулардан тора. Тау башларында денудацион кыяташ калдыклары - останецлар калкып чыккан.
Тауларда вертикаль дифференциация күренеше сизелә. Сыртның төньяк, биек өлешен аксыл ылыслы катнаш урманнар каплаган . Үзәк өлеше нарат һәм каен урманнары белән аерылып тора, туфраклары көлсу һәм соры. Көньякта, тауның тәбәнәгәйгән һәм тигезләнгән өлешендә, соры урман туфракларында нарат, каен һәм усак урманнары өстенлек итә [6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.