авыл, Сибай шәһәр округындагы торак пункт (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Төяләс (баш. Төйәләҫ, рус. Туяляс), 2004 елга кадәр Худолаз ― Башкортстанның Сибай шәһәре шәһәр округы составына керүче торак пункт, авыл (1998―2004 елларда шәһәр тибындагы бистә). Төяләс авыл советы авыл җирлегенең административ үзәге. 2021 елда халык саны 626 кеше (2010 елда 1075 кеше, 2002 елда 1062 кеше) тәшкил иткән.
Почта индексы — 453845, ОКАТО коды — 80443820001.
Төяләс | |
баш. Төйәләҫ | |
Нигезләнү датасы | XIX гасыр |
---|---|
Рәсми исем | Төйәләҫ |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Сибай шәһәре шәһәр округы[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны |
626 (2021)[2], 1062 (2002)[3], 1075 (2010)[4], 1070 (2012)[5], 1052 (2013)[6], 1041 (2014)[7], 1033 (2015)[8], 1019 (2016)[9], 1013 (2017)[10] |
Почта индексы | 453845 |
Рәсми веб-сайт | sibay-rb.ru |
Җирле телефон коды | 34775 |
1998 елда торак пункт шәһәр тибындагы бистә категориясенә кертелә һәм поселок советы үзәге була.
2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Төяләс штб авыл торак пункты категориясенә кертелә, ә поселок советы Төяләс авыл советы була.[11]
Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Төяләс елгасы янында, Көньяк Уралның Ирәндек тау сырты янында, Сибай шәһәреннән 15 км төньяк-көнбатышта урнашкан.
2009 ел ахырында авылда «Нур» мәчете ачылган.
Төяләс озак вакыт Сибай шәһәренең шәһәр төзүче предприятиесе булган Бакыр-күкерт комбинатының ярдәмче хуҗалыгы ролен үтәгән. 1990-еллар ахырында Төяләстә кавын үстергәннәр. Финанс кризисы җирле ярдәмче хуҗалыкны җимерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.