From Wikipedia, the free encyclopedia
Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы яки Төрки халыклар мәдәнияте һәм сәнгате оешмасы, ТӨРЕКСОЙ, ТҮРКСОЙ, , (төр. Uluslararası Türk Kültürü Teşkilatı – TÜRKSOY, русча ТЮРКСОЙ) — Халыкара төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек оешмасы.
Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 12 июль 1993 |
---|---|
Кыскача исем | TÜRKSOY |
Генераль сәркәтип | Полад Бүлбүлоглу, Касеинов, Дюсен Курабаевич[d] һәм Солтан Раев[1] |
Штаб-фатирының урнашуы | Әнкара, Төркия |
Рәсми веб-сайт | turksoy.org(төр.)(ингл.)(рус.) |
Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы Викиҗыентыкта |
Штаб-фатир Әнкарәдә урнашкан.
Оешманың төп максатлары — төрки халыклар арасында хезмәттәшлек итү, төрки халыкларның материаль һәм мадәни һәйкәлләрен киләчәк буыннарга тапшыру.
Оешманың хәзерге генераль директоры — Казакъстан элекке мәдәният министры Дүсен Касеинов.
1992 елда Бакы һәм Стамбул шәһәрләрендә мәдәният министрлары оешманы оештыру хакында карар итә. 1993 елның 12 июлендә Алматыда оешма рәсми рәвештә оеша.
2015 елның башында ТӨРЕКСОЙ оешмасына 14 катнашучы кергән, шул исәптә дәүләтләр, төбәкләр, мохтари өлкәләр.
2015 елның ноябрендә Сүриядә Төркия үз чиге районында Россиянең истребителен бәреп төшерә, ике рус хәрбие үтерелә. Шул вакыйга Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрен шактый боза, нәтиҗәдә Мәскәү Россия Федерациясенә кергән төрки республикалардан Төркия белән мәдәни бәйләнешләрне туктауны таләп итә[2]. Нәтиҗәдә Россия Федерациясе кайбер субъектлары — Алтай, Башкортстан, Тыва һәм Хакасия Республикалары Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына күрә оешмадан чыкты[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.