мәгълүматлар кертү өчен билгеләнгән тәртип буенча урнашылган төймәләр комплекты From Wikipedia, the free encyclopedia
Төймәсар яки клавиатура — нинди дә булса җайланманы идарә итү өчен яки мәгълүматлар кертү өчен билгеләнгән тәртип буенча урнашылган төймәләр комплекты[1]. Кагыйдә буларак, төймәләргә кул бармаклары белән басалар.
Төймәсар дип төймәле электромузыка коралын да атыйлар[1].
Төймәсарның ике төп төре була: музыка һәм әлифба-саннар төймәсарлары.
Музыка төймәсарлары музыка коралында уйнар өчен ясалганнар. Аларда төймәләр җыелмасы бар. Шул төймәләргә билгеле тавыш зурлыклары туры килә. Төрле диапазонны төймәсарларны очратырга була. Кул бармаклары өчен төймәсарлар ничек рояльдә, органда, клавесинда, челестада, синтезаторда, шулай ук баянда, аккордеонда һәм башка коралларда бар.
Шулай ук тәбәлдерекле төймәсарлы музыка коралларын очратырга була. Аларда аяк белән уйный торган төймәләр рәте була.
Төймәсарлы музыка кораллары төймәле музыка коралларына керәләр.
Әлифба-саннар төймәсарлары техник һәм механик җайланмаларны (язу машинасын, санакны, калькуляторны, касса аппаратын, төймәле телефонны) идарә итү өчен кулланылалар. Һәр бер төймәгә бер яки берничә билгеләнгән символлар туры килә. Төймәләр тиңдәшлекләре белән төймәсардә эшли торган гамәлләр санын кубәйтеп була.
Электро җайланмага мәгълүматне төймәсар белән кертү — җыю дип атала. Механик яки электрон язу машинасында — бастыру дип атала.
Төймәсарга карамыйча сүзләрне җыю ысулы бар — «сукыр» җыю ысулы дип атала.
Сан төймәсарым — саннар җыю өчен ясалган бер берсенә якын урнашкан саннар төймәләре барлыгы. Шундый төймәсарларда ике төрле саннар урнашуы була.
Телефоннарда төймәләрдәге саннар зурлыгы сулдан уңга һәм өстән аска таба арта торган төймәсарлар кулланыла. Шулай ук, мондый төрле төймәсарлар ишек телефоннарында, һәм башка аудио элемтә чараларында (мәсәлән, Skype программасында), шулай ук дистанцион идарә итү пультларында (мәсәлән, телевизор белән идарә итү пультларында) кулланыла.
Калькуляторларда төймәләрдәге саннар зурлыгы сулдан уңга һәм астан өскә таба арта торган төймәсарлар кулланыла. Күп төрле санак төймәсарларында уң яктан, калькулятордагы төймәсар кебек сан бүлеге бар.
Санак төймәсары — санакка мәгълүмат кертү өчен ясалган төймәсар (кертү җайланмасы). Киң тарату алдылар IBM PC/AT сериәле санаклар белән тәэмин ителгән төймәсарлар һәм аларның күчермәләре. Аларны «PC/AT төймәсарлары» дип яки «AT-төймәсарлары» дип атыйлар, һәм аларда 101 яки 102 төймәләр була.
IBM PC һәм IBM PC/XT сериәле санаклар белән тәэмин ителгән төймәсарларда 83 яки 84 төймәләр булган[2].
AT-төймәсарларында төймәләр урнашуы гомуми кабул итү схемасына буйсына. Ул инглиз әлифбасындагы хәрефләрне җинел итеп җыю өчен ясалган.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
imagemap_invalid_title | Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | ||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.