Транссебер магистрале
Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыру / From Wikipedia, the free encyclopedia
Транссебер тимер юл магистрале (Транссеб), Бөек Себер юлы (тарихи исем) — Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыручы тимер юл. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә — бу озынлык буенча дөньяда икенче тимер юл.[1][2] Юлның иң биек ноктасы — Яблон үткеле (диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге 1019 метрны тәшкил итә)[3][4]. 2002 елда юл тулысынча электрлаштырылган.[5]
Тарихи яктан Транссеб булып Мияс—Владивосток өлеше санала, нәкъ бу өлеш 1891—1916 елларда төзелгән булган; аның озынлыгы — якынча 7 мең километр.
Транссеб Русиянең көнбатыш, төньяк һәм көньяк портларны, Аурупага тимер юл чыгуларны (Петербург, Мурманск, Новороссийск) Тын океан портлары һәм Азиягә тимер юл чыгулары (Владивосток, Находка, Забайкальск) белән бәйли.