From Wikipedia, the free encyclopedia
Тайра Линн Бэнкс (ингл. Tyra Lynne Banks; 1973 елның 4 декабре, Инглвуд, Калифорния, АКШ) — Америка супермоделе, актриса, җырчы, продюсер һәм телетапшырулар алып баручы.
Тайра Бэнкс | |
---|---|
Туган | 4 декабрь 1973[1][2] (50 яшь) яки 1973[3] Иңглвуд, Лос-Әнҗелес, Калифорния, Америка Кушма Штатлары |
Ватандашлыгы | Америка Кушма Штатлары |
Әлма-матер | Immaculate Heart High School[d], Һарвард эшмәкәрлек мәктәбе[d] һәм Walsh University[d] |
Һөнәре | киноактер, модель, телеалыпбаручы, эшкуар, актёр, телевизион актёр, эшмәкәр, җырчы, телепродюсер, ведущий игрового шоу, ведущий ток-шоу |
Парижда, Миланда, Лондонда, Токио һәм Нью-Йоркта модель булып эшләгән. «Топ-модель по американски» реалити-шоу оештырган, шулай ук Эштон Кутчер белән «True Beauty» шоуы алып барган һәм аның «Шоу Тайры Бэнкс» үз ток-шоуы булган (2005—2010).
2009 елда үз тапшыруларында һәм шоуда ҺБТК-бергәлек проблемаларын берничә тапкыр күтәргәне өчен GLAAD оешмасыннан махсус премиягә лаек була[4].
Тайра Бэнкс 1973 елның 4 декабрендә Калифорнияның Инглвудт шәһәрендә мода менеджеры һәм НАСА фотографы Кэролайн Бэнкс һәм компьютер консультанты Дональд Бэнкс гаиләсендә туа[5]. Тайраның әти-әнисе 1980 елда, аңа 6 яшь булганда, аерылышалар. Әмма аның әти-әнисе һәм аның абыйсы Девон Бэнкс арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә булып кала.
Тайра John Burroughs Middle School мәктәбендә укый, 1991 елда Лос-Анджелеста Immaculate Heart High School мәктәбен тәмамлый. Көньяк Калифорния университетына һәм Калифорния университеты кабул ителә, әмма модель карьерасына игътибар бирү өчен, укудан баш тарта.
Тайра 15 яшьтә, «Seventeen Magazine» журналының тышлыгы өчен төшеп, үзен модель ролендә сынап караган[6]. Соңрак, 17 яшендә, Парижга китә, анда подиумда күрсәтү өчен модель була. Парижда беренче атнада ук 25 дизайнер аңа үз күрсәтмәләрендә катнашырга тәкъдим иткән.
Шулай Тайра Бэнкс Anna Sui, Covergirl, Bill Blass, Chanel, Christian Dior, Dolce & Gabbana, Donna Karan, H&M, Michael Kors, Oscar de la Renta кебек иң популяр брендларга эшли башлый. Тайра GQ һәм Sports Illustrated Swimsuit Issue тышлыгына эләккән беренче кара тәнле модель була[7].
1997 елда Тайра VH1 музыкаль каналы версиясе буенча «Ел супермоделе» премиясен ала, шул ук елны ул Victoria's Secret каталогының рекламасы өчен төшкән беренче афроамерикалы була[8].
2005 елда телевидениегә бөтен игътибарны юнәлтү өчен модель карьерасын калдырырга булган. 2010 елда Тайра кабат IMG Models модель агентлыгы белән контракт төзи[9].
Модель булып эшләгән вакытта Тайра күп кенә күрсәтмәләрдә катнаша: Alberta Ferretti, Anna Molinari, Dolce & Gabbana, Donna Karan, Ralph Lauren, Yves Saint Laurent[10].
Соңгы күрсәтмә 2005 елда Victoria's Secret була.
Тайра Бэнкс Эштон Кутчер белән бергә 2009 елда «Чын матурлык» (ингл. True Beauty) реалити-шоу башлап җибәрә — шоу тышкы яктан матур кешеләрнең үз-үзләрен матур тота алмаулары турында. Шоуның беренче сезоны премьерасы 2009 елның 5 гыйнварында була.
Тайра шулай ук үзенең «Тайра Бэнкс Шоу» ток-шоуын алып барган. Шоу 2005 елның 12 сентябреннән 2010 елның 28 маена кадәр чыккан. Шоу форматы «Шоу Опры Уинфри» форматы белән кисешкән. 2008 елда Тайра шоу өчен Daytime Emmy Award премиясен ала[11].
Тик Тайра Бэнкска чын уңышны «Топ-модель по-американски» тамашасы китерә. Анда танылган модель әйдәп баручы, судья һәм продюсер ролендә чыгыш ясаган.
2008 елның гыйнвар ахырында CW телеканалы Бэнкска, модалы журналларга күзәтүдә нигезләнгән, Stylista яңа реалити-шоу оештырырга рөхсәт итә. Программаның премьерасы 2008 елның 22 октябрендә була.
2017 елда Тайраның телевидениедә бик күп проектлар була. Ул «Топ-модель по-американски» жюри составына кайта, «Америкада талантлар бар» дигән проектка кушыла, шулай ук «Идеальная игрушка» фильмының дәвамында катнашуын раслый. Тик фильмны Freeform каналыннан тулы бер сериалга әверелдерергә булганнар.
1998 елда Тайра Бэнкс, хатын-кызларга үзләренең табигый матурлыгын тоярга ярдәм итү максаты белән «Tyra's Beauty Inside & Out» китабын яза[12].
Шулай ук «Modelland» китабын язган. Әлеге сериянең өч китабын чыгару планлаштырылган була[13].
2013—2017 елларда Тайра фотограф Эрик Асла белән никахта торган[14]. 2016 елның гыйнварында аларның суррогат ана тапкан уллары Йорк Бэнкс Асла туа[15].
Тайра һәрвакыт күкрәкне арттыруын кире каккан. Үз тамашасында ул пластик хирургта сонограмма ярдәмендә тикшерү үткән[16].
Ел | Татарча исеме | Оригиналның исеме | Роль | |
---|---|---|---|---|
1993 | ф | Принц из Беверли-Хиллз | The Fresh Prince of Bel-Air | Джекки Эймс |
1994 | ф | Extra Terrestrial Alien Encounter | стюардесса | |
1995 | ф | Высшее образование | Higher Learning | Дея |
1999 | ф | К чёрту любовь | Love Stinks | Холли Гарнетт |
1999 | ф | Хьюли | The Hughleys | The Hughleys / Николь |
2000 | ф | Любовь и баскетбол | Love & Basketball | Кайра Кислер |
2000 | ф | Идеальная игрушка | Life-Size | Ева |
2000 | ф | Бар «Гадкий койот» | Coyote Ugly | Зои |
2000 | ф | Фелисити | Felicity | Джейн Скотт |
2002 | ф | Хэллоуин: Воскрешение | Halloween: Resurrection | Нора Уинстон |
2004 | ф | Каждый из нас | All of Us | Рони |
2004 | ф | Американские мечты | American Dreams | Кэролин |
2008 | ф | Солдаты неудачи | Tropic Thunder | камео |
2009 | ф | Сплетница | Gossip Girl | Урсула Найквист |
2013 | ф | Хор | Glee | Бишет |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.