From Wikipedia, the free encyclopedia
Сугару (ирригация) — туфракның уңдырышлыгын күтәрү өчен басуларга каналлар, арыклар һ. б. ш. үткәрү, төзү. Сугару, сазлыкларны киптерү белән бергә мелиорациянең төп гидротехник төре булып тора[1]. Сугару үсемлекләрнең тамырларын су һәм файдалы матдәләр белән тәэмин ителешен яхшырта, туфрак өстендәге һаваның температурасын киметә һәм аның дымлылыгын арттыра.
Борын заманнардан башлап илләрнең көч-куәте һәм байлыгы камил сугару системаларына нигезләнгән була. Евфрат белән Тигр арасындагы җирләрдә систематик сугаруга карап авыл хуҗалыгы чәчәк ата. Иң борынгы мәдәният илләрендә: Кытай, Һиндстан һәм Мисырда, Яңа дөньяда — ацтеклар патшалыгында сугару корылмалары калдыклары табылган. Мисыр халкы басу-кырларын суландыру өчен Нилның даими язгы ташуы белән канәгатьләнмичә; аның суын тармакланган каналлар системасын уңдырышлы туфрак булган барча җиргә, чүл чигенә кадәр җиткерәләр. Соңрак алар суны тәгәрмәчле механизм аша биеккә күтәрергә өйрәнәләр[2].
Аурапада сугаруда беренчелекне этрускхалкы тота. Алар төзеп калдырган гигант каналлар калдыклары По елгасы буенда әле дә саклана. Аларның осталыгын римлылар дәвам итеп ала. Алары суны бик кадерлиләр: югарыда урнашкан бассейнннар, суүткәргеч каналлар, ясалма буалар һәм күлләр, сәнгатьчә бизәлгән су алу һәм чишмә урыннары яхшы чиста су китерүгә хезмәт итә[2].
XVIII гасырда сугару технологияләре Ломбардиядән Түбән Рейн өлкәсенә таралалар. Испаниядә сугаруны маврлар башлап җибәрә. Аларның тырышлыгы белән тау-ташлы Валенсия тирә-ягы тоташ бакчага әйләнә. Маврлар суны калдыру өчен тау елга-чишмәләрен җәйге вакытта буалап куялар. Таулардагы сусаклагычлар суы магистраль каналлар буенча агызылган, ә аларга тоташкан ян-як каналларынан суны, аерым кишәрлекләргә су норияләр (су тәгәрмәче, рәсемдә) белән сонылган. Һәр кишәрлеккә су күләме санап билгеләнгән булган. Артык су тоткан өчен штрафлар каралган.[2].
Туфракның уңдырышлыгын максат итеп куйган су режимын яхшырту чаралары гидромелиорация дип атала. Гидромелиорация су режимын үзгәртүгә яки төгәл көйләүгә хезмәт иткән инженерлык гидротехник корылмалар төзү юлы белән алып барыла. Суга кытлык булган якта сугаруны гамәлгә ашыру өчен башта территориянесуландырырга кирәк, чөнки сугаруга китәсе суны читтән китерү нәтиҗәсез һәм артык кыйммәт булыр иде. Суландыру өчен су табигый юллар белән китерелә, аны сугару максатларында кыенлыксыз тотарга була.
Сугару мелиорациянең башка чаралары белән бергә кулланыла. Мәсәлән агроурманмелиорациясе саклау урман полосалары һәм кишәрлекләрен күздә тота. Бу юл белән микроклимат шартларын үзгәртеп була, чөнки урман утырту туфракта дым әйләнешен яхшырта [3]. Коры якларда туфракну дымландыру гына ярдәм итмәскә мөмкин, чөнки коры җилләр дымны алып китә, үсемлекләр сула. Мелиорация төчеләндерү максатын да ку ала. Шундый юллар белән туфрактан зыянлы тозлар чыгарыла. Җылылык мелиорациясе, максат итеп культураларга җылы су сибүне куя.
Сугару максатларына кирәк булган су күләмен билгеләү керә. Моның өчен урындагы климатик шартлар, сугарыла торган үсемлек төрләрен һәм алар таләп иткән шартларны исәпкә алынырга тиеш. Үсемлекләр шундый үсеш чорларын кичерә: шыту яки борынлау, куаклану, чәчәк ату һәм җитлегү. Бөртекле культуралар куаклану чорында суны күп таләп итә, ә мамык — чәчәк ату фазасында.
Төп сугару ысуллары:
Сугару системалыры берничә компонентттан тора[4][5]:
Икенчел тозлану — арид (коры) климат шартларында сугаруның иң төп кәсафәтләренең берсе[6]. Ул минеральләшкән грунт суларының грунт өслегенә күтәрелүе белән бәйле. Тозларга бай грунт сулары шул арада тиз арада парга әйләнә башлый. Шуның исәбенә туфракта тозлар күләме арта. Җир өсте һәм грунт суларының пычрануы — шулай ук сугару игенчелегенең кискен экологик проблемасы. Сугару өчен уңайлы елгаларның суының минеральләшүе 0,2—0,5 г/л тәшкил итә. Хәзерге вакытта минеральләшү 10 тапкырга артты, һәм икенчел тозлануга сәбәпче булды. Туфракның һәм суларның тозлануына минераль ашламалар куллану үз өлешен кертә.
Ил | Мәйдан | Ил | Мәйдан |
---|---|---|---|
Кытай | 59,3 | Япония | 2,5 |
Һиндстан | 60,9 | Испания | 3,41 |
Америка Кушма Штатлары | 24,74 | Италия | 2,67 |
Пакъстан | 19,42 | Мисыр | 3,65 |
Россия | 4,5 | Бразилия | 4,45 |
Индонезия | 5,3 | Аргентина | 1,65 |
Мексика | 6,2 | Гыйрак | 3,525 |
Үзбәкстан | 4,223 | Болгария | 0,588 |
Румыния | 1,5 | Көньяк Африка Җөмһүрияте | 1,67 |
2010 ел корылыгы Россия авыл хуҗалыгы сугару чараларына ихтыяҗны ачык күрсәтте. Корылык нәтиҗәсендә миллионнарча гектар уңыш югады. Экспертлар бәяләмәсе буенча, илдә корылыктан 25 меңнән артык аграр хуҗалык зыян күрде. Авыл хуҗалыгы 30 миллион тонна ашлык, 36 миллион тонна чамасы мал азыгын һәм 20 процентка кадәр яшелчәне алып җиткермәде. Эссе җәйдә барлыгы 13,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Бу — зыян күргән төбәкләрдәге барлык чәчүлек мәйданның 29 проценты дигән сүз.
Бу зыянга ясалма сугару мәйданнарының кимүе, Россиядә мелиорация тармагының әкренләп юкка чыгуы шартлар тудырды. Галимнәр фикеренчә, илдәге сөренте мәйданнарның 80 проценты дымга сусый, 10 процентында ул нормадан югары. Корылык нәтиҗәсендә ашлык культуралары җитештерү 35 процентка кимегән бер вакытта ясалма сугарылган мәйданнарда уңышның 12 процентка гына төшүе күзәтелде.
Соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Россиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, Башкортстанда сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый.[7]
Проблеманың асылы шунда: узган гасырның 70-80нче елларында ил күләмендә мелиорация хезмәтен үстерү максатында төзелгән корылмалар, нигездә, бүген гамәлгә яраксыз. Басудагы “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары гына түгел, җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы да елдан-ел кими.
Дөньяда аграр эшчәнлек алып баручы барлык илләрдә дә диярлек авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сугару дәүләт тарафыннан финанслана. АКШ, Канада һәм Испаниядә, мәсәлән, мелиорация чыгымнарының 70-75 проценты дәүләт казнасыннан түләнә. АКШ, Кытай, Алмания, Бөекбритания кебек илләрдә сугарылучы мәйданнар барлык сөрентеләрнең 35-80 процентын тәшкил итә. Россиядә ул иң тотрыклы елларда да 10 проценттан артмады. Әлеге вакытта бу күрсәткеч 5 проценттан азрак тәшкил итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.