From Wikipedia, the free encyclopedia
Сти́вен А́ллан Спи́лберг (ингл. Steven Allan Spielberg; 18 декабрь 1946 ел, Цинциннати, АКШ) — сценарист, продюсер һәм иң уңышлы американ режиссёрларның берсе.
Стивен Спилберг | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Steven Allan Spielberg |
Әйтелеш | |
Туган | 18 декабрь 1946 (77 яшь) Цинциннати, Огайо, АКШ |
Милләт | яһүди |
Ватандашлыгы | Америка Кушма Штатлары[1] |
Әлма-матер | Лоң-Бичтәге Калифорния университеты[d], Saratoga High School[d] һәм Arcadia High School[d] |
Һөнәре | фильм төшерүче, сценарий язучы |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Җефет | Кейт Кэпшоу[d] |
Балалар | Саша Спилберг[d], Джессика Кэпшоу[d], Max Spielberg[d], Сойер Спилберг[d], Theo Spielberg[d] һәм Destry Allyn Spielberg[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Энн Спилберг[d] |
Бүләк һәм премияләре | «Оскар» (1993, 1998) «Алтын глобус» (1982, 1993, 1998) BAFTA (1993) |
Стивен Спилберг Цинциннатида (Огайо штаты, АКШ) инженер булып эшләгән Арнольд Спилберг һәм профессиональ пионист Лея Адлер гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә Энн, Сью һәм Нэнси исемле тагын өч бала була. Стивенның балачагы Аризона һәм Нью Джерси штатларында уза.
Ата-анасы аерылышканнан соң ул әтисе белән Калифорния штатындагы Саратогага күченә. Аның өч бертуган сеңлесе әнисе белән Аризонада кала. 1965 елда Стивен Саратога Югары мәктәбен тәмамлый.
Беренче кыска фильмнарын ул 10 яшьләрендә әтисе бүләк иткән камерага төшерә.
Калифорниядә Стивен ике тапкыр Көньяк Калифорния университетының киномәктәбенә кереп карый, ләкин аны алмыйлар. Аннары ул техник колледжка керә, ял көннәрендә исә 20 минутлык «Эмблин» фильмын төшерә. Бу фильмга гаять югары бәя биргән Universal Pictures компаниясе 1969 елда аның белән «Төнге галерея» сериалының беренче эпизодын төшерүгә килешмә төзи.
Ике елдан ул «Дуэль» исемле тулы метражлы беренче фильмын төшерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.