From Wikipedia, the free encyclopedia
Светлана Алексиевич, Светлана Александровна Алексиевич (белар. Святлана Аляксандраўна Алексіевіч, 1948 елның 31 мае, СССР, Көнбатыш Украина, Станислав) — совет һәм беларус язучысы, журналист, публицист, документаль фильмнар сценарие авторы[2]. Рус телле язучы. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015) [3]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983).
Светлана Алексиевич | |
---|---|
С.А. Алексиевич | |
Тугач бирелгән исеме: | белар. Святлана Аляксандраўна Алексіевіч |
Туу датасы: | 31 май 1948 (76 яшь) |
Туу урыны: | СССР, Украина ССР, Ивано-Франковск |
Милләт: | беларус-украин[1] |
Эшчәнлек төре: | язучы, журналист |
Юнәлеш: | нон-фикшн, публицистика |
Жанр: | документаль роман |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «У войны не женское лицо» (1983) |
Премияләр: | Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2015) |
Бүләкләр: | |
Имза: | |
Яшәү җире | Берлин |
1948 елның 31 маенда Көнбатыш Украинаның Станислав (хәзерге Украинаның Ивано-Франковск) шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Гомель өлкәсе Петриков районы Копаткевичи урта мәктәбен (1965), Беларус дәүләт университетының журналистика факультетын (1972) тәмамлаган.
2000 еллар башында Италия, Франция, Алманиядә яши. 2013 елдан янәдән Беларусиядә яши.
Мозырь районында тәрбияче, тарих һәм алман теле укытучысы булып эшләгән. БДУны (Минск) тәмамлагач, журналистика эшендә: «Прыпяцкая праўда» (Наровля районы, Гомель өлкәсе), «Маяк коммунизма» (Береза районы, Брест өлкәсе), «Сельская газета» (Минск), «Нёман» журналында (Минск) эшли.
2015 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булды. Нобель комитетының Алексиевич иҗатына биргән тәгъбире: «Прозасының күпаһәңле яңгырашы һәм газап белән батырлыкны мәңгеләштерүе өчен»[4].
Светлана Алексиевичка Нобель премиясен бирү карарын чыгарганда, авторның «Утопия авазлары» (Голоса утопии) китаплар шәкеле күздә тотыла. Бу шәкел үз эченә 4 китапны ала: «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» (У войны не женское лицо) (1985), «Соңгы шаһитлар. Бала тавышы өчен соло» (Последние свидетели. Соло для детского голоса) (1985), «Табуттагы малайлар» (Цинковые мальчики) (1989), «Чернобыль догасы. Киләчәк елъязмасы» (Чернобыльская молитва. Хроника будущего) (1997).
Әниеңне сайлап булмагандай, Ватаныңны да сайлый алмыйсың. Ул ничек бар – шундый. Ватаның турында яман сүз сөйлисең, аннан ояласың икән, димәк, син — Ватаныңның яман улы |
Светлана Алексиевичның язу стиле ике чиктә — публицистика һәм әдәбият. 3 пьеса авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.