Камчатка краенда шәһәр тибындагы бистә (Россия Федерациясе) From Wikipedia, the free encyclopedia
Палана (коряк. Ӄычг'эт, Пыльг'ыльг'ын, рус. Пала́на) ― шәһәр тибындагы бистә, Россия Федерациясенең Камчатка крае составында аерым статуска ия административ–территориаль берәмлек ― Коряк округының административ үзәге. «Палана бистәсе» шәһәр округын тәшкил итә.
Халык саны | 793 (1939, Җанисәп), 924 (1959, Җанисәп), 2735 (1970, Җанисәп), 3687 (1979, Җанисәп), 4343 (1989, Җанисәп), 3928 (2002, Җанисәп), 3591 (2009, халык санын бәяләү), 3155 (2010, Җанисәп), 3159 (2012, халык санын бәяләү), 3134 (2013, халык санын бәяләү), 3057 (2014, халык санын бәяләү), 3007 (2015, халык санын бәяләү), 2947 (2016, халык санын бәяләү), 2922 (2017, халык санын бәяләү), 2920 (2018, халык санын бәяләү), 2922 (2019, халык санын бәяләү), 2915 (2020, халык санын бәяләү), 2837 (2021, Җанисәп) |
---|---|
Сәгать поясы | UTC+12:00 |
География | |
АТБ | Палана бистәсе |
Ил | Россия |
Мәйдан | 15 км² |
Координатлар | 59°5'3"тн, 159°57'1"кнч |
Почта индексы | 688000 |
Телефон коды | 41543 |
Камчатканың көнбатыш ярында, Палана[d] елгасының Охот диңгезенә кушылган урыныннан 7 км ераклыкта урнашкан.
Камчатка краеның административ үзәге Петропавловск-Камчатский шәһәренә кадәр (җир өсте транспорты өчен) 936 км, Тигиль[d] авылына кадәр 165 км. Бистәдән көнбатышка таба 4 км ераклыкта Палана[d] региональ аэропорты урнашкан.
Бистә исеме шул ук исемдәге елга исеме буенча аталган, ул коряк теленнән тәрҗемә иткәндә Пылылъын «шарлавыгы булган» дигәнне аңлата. Шулай ук бистәнең корякча Камэран («суынган кета йорты») һәм ительменча Кылхит («каен үскән урын») исемнәре бар.
Беренче тапкыр Атласовның[d] рус казаклары отряды хәзерге торак пункт урынына 1697 елда килеп чыга, ул вакытта биредә коряк торак пункты Ангавит урнашкан булган, казаклар аны Урта Паланский дип атаганнар[1]. Еш су басулар булу сәбәпле, 1876 елда торак пункт хәзерге урынына күчерелә. 1896 елга 16 йорт һәм 11 землянка исәпләнә, аларда 180 кеше яшәгән. Үзәктә чиркәү һәм кибет булган. Халыкның күпчелеге ительменнар һәм коряклар, руслар 20 кеше генә булган. Җирле халык балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнгән. Ул вакытта Палана кешеләре боланнар тотмаган, кышкы транспортның төп төре этләр булган.
1920 елга Паланада 250 кеше яши. Авылда чиркәү һәм мәктәп, 37 бура йорт һәм 3 землянка булган. 1925 елда чиркәү бинасына авыл клубы урнашкан, биш елдан соң бина сүтелгән һәм яңа мәдәният йорты итеп үзгәртеп корылган.
1926 елның декабрендә авылда фельдшерлык пункты, 1930 елның 16 октябрендә радиопочта бүлекчәсе, 1937 елда китапханә ачыла.
1937 елның 15 октябрендә БҮБК Президиумының 88-нче карары белән Ерак Көнчыгыш крае Камчатка өлкәсе Коряк милли округының[d] административ үзәге Коряк культбазасыннан[d] Палана авылына күчерелә[2].
1955 елның 23 августында Коряк өлкә башкарма комитетының 60-нчы карары белән Паланада урман хуҗалыгы оештырыла, ул бөтен округ территориясендә урман хуҗалыгы алып бару өчен җавап бирә башлый.
1962 елның 20 июлендә Палана авылы эшчеләр бистәсе статусын ала[3].
1990 елда Паланада Коряк педагогика училищесы ачыла.
2000 елда Тын океан флотының атом су асты көймәсенә «Палана» исеме бирелә, шул ук вакытта Коряк автономияле округы администрациясе һәм су асты көймәсе экипажы шефлык элемтәсе турында килешү төзи.
2003 елның 1 июнендә мәдәният һәм ял паркына нигез салынган[4].
2005 елның 18 февралендә эшчеләр бистәсе шәһәр округы статусын ала.
2007 елның 1 июленә кадәр Палана эшчеләр бистәсе Россия Федерациясе субъекты булган Коряк автономияле округының[d] административ үзәге булып торган, аннары яңа төзелгән Камчатка крае составына аерым статуска ия административ-территориаль берәмлек буларак кергән.
1992 елның февралендә Паланада «Палана» ДТРК («Камчатка» ДТРК территориаль бүлеге) оештырылган булган. 2005 елда, ВГТРК[d] инициативасы буенча, «Камчатка» ДТРК белән берләшү нәтиҗәсендә «Палана» аның территориаль бүлекчәсенә әверелә, тулысынча үз телеэфирыннан мәхрүм кала[15].
1-нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе. 1892 елда ачылган. 1937 елдан ― җидееллык, 1950 елдан ― урта мәктәп. 1970-еллар башында ике яңа типовой бина төзелә. 450 гә якын укучы белем ала[16].
Паланадан 7 км ераклыкта, Палана елгасы тамагында урнашкан рейдтагы диңгез судноларын бушату пункты (портпункт) бар. Портпункт Петропавловск-Камчатский, Владивосток, Находка һәм Магаданнан ягулык, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары алып килгән корабларны бушатуны тәэмин итә. Диңгез навигациясе өчен елның иң уңайлы вакыты ― май – октябрь.
Җирле һава линияләре аэропорты (Камчатка авиация предприятиесе) бар, ул Петропавловск-Камчатский һәм район бистәләреннән очкычлар һәм боралаклар кабул итә. Шулай ук йөк ташу өчен кулланыла.
Паланадан 440 км озынлыктагы кышкы юл (зимник) буенча автомобиль транспортында Камчатка краеның Быстринский районында урнашкан Эссо[d] һәм Анавгай[d] авылларына кадәр, аннан автомобиль юлы буенча Петропавловск-Камчатскийга кадәр барырга мөмкин.
Бистә, бөтен төбәк кебек үк, Ерак Төньяк районнарына карый.
Палана климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,4 | 3,6 | 6,8 | 18,1 | 20,6 | 27,6 | 30,0 | 27,7 | 24,4 | 17,8 | 12,6 | 6,4 | 30,0 |
Уртача максимум, °C | −5,1 | −4,5 | −1,8 | 2,1 | 6,6 | 11,9 | 15,0 | 15,9 | 13,2 | 7,8 | 1,0 | −3,5 | 4,9 |
Уртача температура, °C | −7,6 | −7,1 | −4,6 | −0,6 | 3,4 | 8,2 | 11,5 | 12,5 | 9,7 | 4,9 | −1,3 | −5,8 | 1,9 |
Уртача минимум, °C | −9,8 | −9,4 | −7 | −2,6 | 1,2 | 5,7 | 9,3 | 10,2 | 7,1 | 2,6 | −3,3 | −7,9 | −0,3 |
Абсолют минимум, °C | −28,6 | −31,7 | −24,8 | −14,8 | −7,2 | −5,5 | 2,5 | 2,6 | −1,1 | −7,5 | −16,5 | −26 | −31,7 |
Явым-төшем нормасы, мм | 118 | 80 | 84 | 90 | 64 | 53 | 62 | 91 | 111 | 174 | 130 | 109 | 1166 |
Чыганак: «Погода и климат» |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.