Казакъстан премьер-министры (2024 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia
Олжас Бектенов, Олжас Абай улы Бектенов (каз. Олжас Абайұлы Бектенов; 1980 елның 13 декабре, СССР, Казакъ ССР, Алма-Ата) ― казакъстанлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Казакъстан Республикасы премьер-министры (2024 елның 6 февраленнән).
Олжас Бектенов | |
---|---|
Казакъстан премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 6 феврале | |
Президент | Касыйм-Юмарт Тукаев |
Аңа кадәр | Әлихан Смаилов |
Казакъстан президенты администрациясе җитәкчесе | |
Вазыйфада 2023–2024 | |
Аңа кадәр | Мурат Нуртлеу |
КР коррупциягә каршы тору агентлыгы җитәкчесе | |
Вазыйфада 2022–2023 | |
Аңа кадәр | Марат Ахметжанов |
Дәвамчысы | Асхат жумагали |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 13 декабрь 1980 (43 яшь) СССР, Казакъстан ССР, Алма-Ата |
Сәяси фирка | Nur Otan |
Белем | Казакъстан дәүләт юридик институты |
1980 елның 13 декабрендә Казакъ ССР башкаласы Алма-Ата шәһәрендә туган. 2001 елда юриспруденция белгечлеге буенча Казакъ дәүләт юридик академиясен (хәзерге Максут Нарикбаев университеты[d]) тәмамлаган[1]. Юридик фәннәр кандидаты (диссертация темасы: «Казакъстан Республикасында балигъ булмаганнарның административ деликтлыгын кисәтүнең оештыру-хокукый проблемалары»)[2].
2002—2005 елларда ― Алматы шәһәре юстиция идарәсендә бүлек баш белгече[1].
2005―2006 елларда ― Казакъстан премьер-министры канцеляриясенең юридик бүлегендә эксперт, аннары баш эксперт[1].
2006―2009 елларда Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев хакимиятендә эшли[1].
2009 елдан 2012 елга кадәр Казакъстан Юстиция министрлыгының теркәү хезмәте һәм хокукый ярдәм күрсәтү комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара[1].
2012―2014 елларда Казакъстанның икътисади һәм коррупцион җинаятьчелеккә каршы көрәш агентлыгы (финанс полициясе) үзәк аппаратында департамент башлыгы була[1].
2015 елның гыйнварыннан июленә кадәр Астана шәһәренең дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара.
2015―2016 елларда ― Астана акимының (мэр) аппарат җитәкчесе, Казакъстан Республикасы Президенты хакимияте җитәкчесенең секретариат мөдире.
2016―2017 елларда ― Астана буенча Коррупциягә каршы тору буенча Милли бюро (Коррупциягә каршы хезмәт) департаментын җитәкли[1].
2017―2018 елларда ― Акмола өлкәсе акимының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары[3].
2018 елның июненнән ― Дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору эшләре буенча Казакъстан Республикасы агентлыгы рәисе урынбасары[4].
2019 елның июненнән 2022 елның февраленә кадәр ― рәиснең беренче урынбасары[5], 2022 елның февраленнән 2023 елның апреленә кадәр — Казакъстан Республикасының коррупциягә каршы тору агентлыгы рәисе[1]. Бу вазыйфада илгә коррупционерлар чыгарган акчаны кайтаруга игътибар итә. Бектенов сүзләренчә, ул якынча 500 млрд. тенге кире кайтара алган[6].
2023 елның 3 апрелендә Дәүләт Башлыгы Указы белән Казакъстан Республикасы президенты администрациясе җитәкчесе итеп билгеләнә[7]. Анда структураны үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, аерым алганда, хакимият җитәкчесе урынбасарлары вазыйфаларын бетерә.
2024 елның 6 февралендә Казакъстан Республикасы президенты указы белән Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына билгеләнгән[8].
Коррупциягә каршы хезмәтнең генерал-лейтенанты (2022 елның октябре)[9]
Әтисе чыгышы белән Павлодар өлкәсенең Баянавыл районыннан.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли. Хатынының әтисе Әдилбек Жаксыбеков[d] 2016―2018 елларда Казакъстан Республикасы президенты администрациясе җитәкчесе вазыйфасын биләгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.